«Хыянәткә теш кысып яшим»

«Хыянәткә теш кысып яшим»

Газетада белән әңгәмәләр оештыруыгызны күрдем дә язарга булдым. Бик файдалы эш башлагансыз, рәхмәт! Хәзер газетаны алгач та иң беренче шул битне ачып укыйм.

Киңәш сорап язуым түгел, ә күңелемдә җыеп йөрткәннәрне сезнең белән уртаклашып, бераз бушанасым килә.

Быел ирем белән бергә яши башлавыбызга 15 ел тулды. Җиде ел очрашып йөреп, бер-беребезне яхшы белеп, бик яратышып өйләнештек. Икебез дә Казанда укып йөрсәк тә, күп очракта атнага бер тапкыр авылга кайткач кына очраша идек. Сагынышып кавышуыбыз да, ничәмә еллар йөреп бер-беребездән туймавыбыз да шул сирәк күрешүләр аркасында булгандыр, мөгаен. Мин шулай уйлыйм. Бәлки, минем күзләр томаланган булгандыр һәм, үзем бик яраткач, ул да мине шулай ук ярата дип уйлаганмындыр.

Яши башлавыбызның беренче ике елында ук бер-бер артлы ике балабыз туды. Җитеш тормышта, муллыкта яшәдек. Мин 5 ел буе балалар белән өйдә утырдым. Ирем гаиләне тәэмин итте, күп вакыт эшкә бик иртә китеп соң кайта иде. Эше дә дәрәҗәле булды…

Өйләнешүебезгә ике-өч ел да тулмагандыр, аның машинасында, кигән киемендә хатын-кыз хушбуе исе сизә башладым. Эшеннән соңга калып кайткан чакларында да кайда йөрүен аңлатып тормый, шик белдерсәм: «Минем беркемем дә юк. Булса да, син көнләшеп нәрсә үзгәрә, йортта тавыш кына чыгарасың», – дип кычкыра иде.

Шушы елларда ут йотып, кайчан башка берәү янына чыгып китәр дип яшәдем. Хәтта бервакыт аның сөяркәсен дә эзләп таптым. Йортыбызга чакырдым. Ике балам белән таныштырдым, гаиләгә кермәвен үтендем. Берни үзгәрмәде. Ул хатын кияүгә чыгып каядыр күчеп киткәч кенә ирем гаиләбезгә «әйләнеп кайтты».

Бервакыт аның иң якын дустым дип санап йөргән хатын белән йөрүен дә белеп алдым. Ә бит ул хатын безнең өйдә бик еш кунак була, чәйләремне эчеп, мин пешергән тәм-томнан авыз итеп утыра, бәлешләр пешергәндә дә булыша иде. Иремне күзләргә йөргән икән. Аннары ирем аны ташлап, үз оешмасындагы бухгалтер, аннары бер авылдагы кибетче белән йөри башлады… Әле мин белмәгәннәре күпмедер.

Иремә сөяркәләр хакында сүз кушсам, тавыштан гайре берни булмый. Тыныч кына утырып сөйләшәсе килгән чакларым да була иде юкса. Әлбәттә, ул үзен гаепле санамый. Тавыш чыгаручы буларак, мин генә иң начар кеше булып калам. Бер читкә йөргән ир гомер буе йөри диләр, ләкин мин бу әйбердән шулкадәр туйдым ки, балаларым бераз үсеп аякка басуга аерылырга телим. Үзем берничек тә итә алмыйм. Әгәр шушы дигән әйбер булмаса, без иң үрнәк, матур гаилә булыр идек. Хыянәтне күреп, тешеңне кысып яшәүләре бик авыр икән…

Гүзәл.

Саба районы.

Ир хыянәте Гүзәл ханымны гына борчымыйдыр… Бу хат киңәш сорап язылмаса да, без аны психолог Ләлә Шаһиморат кызы БӘҺРАМШИНА белән укып, башкаларга да сабак-гыйбрәт булсын дип, газета аша аңлатма бирергә булдык.

– Күпчелек хатын-кыз өчен хыянәт башка сыймаслык, мәңге гафу ителмәслек бер гамәл булып тоела. Көчсез җенес вәкилләре бу хәбәрне кабул итә алмый, аңламый, аңларга теләми дә. «Әгәр мин аны яратканмын, аңа бөтен барлыгымны, бар тормышымны багышлаганмын, балалар тапканмын, көн дә ашарга пешерәм, өс-башын чиста-пөхтә йөртәм, аны тәрбиялим икән, ул миңа шул кечкенә генә әйберне – тугрылыкны да «бүләк» итә алмыймы?! Әле ул миңа хыянәт итәргә җөрьәт итәме?» – Күпчелек хатын-кыз шулай уйлый.

Әйе, ир кеше вакыт-вакыт алдарга, балалар карауда ярдәм итмәскә, хатыныннан азрак хезмәт хакы алып кайтырга, үз әнисенә күбрәк игътибар бирергә, вакытының байтак өлешен дуслары янында уздырырга мөмкин… Болар барысы да гафу ителә әле, тик хыянәт иттеме, җир шары үз күчәреннән тайпылды дигән сүз. Хатын-кызлар күп әйбергә күз йомып, күп вакыйгаларны кичерергә сәләтле, тик хыянәтне кичерү – иң авыры.

Иң кызыгы: ирләр дә моны аңлый. Алар хатын-кызга бу хәбәрне ишетү ничек кыен булуын да, әлеге авыр хәлдән чыгу өчен аның күз яше түгәсен дә, үзен шул хатынның бөтен дус кызлары, әнисе каргаячагын да белә, тик барыбер хыянәткә бара. Ни өчен?

Иң беренче чиратта, җенси мөнәсәбәтләр аркасында. Хатын-кызлар өчен андый мөнәсәбәт изге бер төшенчә, мәхәббәт, шәһвәт (страсть) күрсәткече булса, ирләр өчен ул гап-гади физиологик акт буларак күзаллана. Организм сораган ризыкны кабып карыйсы килгән кебек… Ир кеше үз гаиләсен, хатынын, балаларын, йортын үлеп яратырга, үз хатыны аны җенси яктан да тулысынча канәгатьләндерергә мөмкин, ләкин ул шундый очракта да сулга йөрү җаен караячак. Ни өчен дигәндә, читтәге хатын аның өчен, – беренчедән, физиологик акт предметы һәм, икенчедән, аның ирлек күрсәткечләрен раслап, үз-үзенә ышаныч уятучы бер «хезмәт күрсәтүче». Тагын бер сәбәпкә соңрак тукталырбыз.

Ни өчен нәкъ менә хезмәт күрсәтүче генә? Ир-ат үзе чын-чынлап яраткан һәм хөрмәт иткән хатын-кызны җәмгыять алдында үзенеке итеп игълан итү яклы, чөнки ул башка ирләрнең бу хатынга кул сузуын теләми. Шулай ук ул үз хатынын материаль яктан тәэмин итә, аны яклый, саклый. Ә физиологик акт предметын Ул, «минеке» дип, әти-әнисенә, туганнарына күрсәтеп, кирәк булган бар чакта да яклый, саклый алмый. Әгәр сезнең авырып яткан вакытыгыз белән сөяркәнең авырган мизгеле туры килә икән һәм сез икегез дә бер үк вакытта ярдәм сорасагыз, ул, әлбәттә, сезне сайлаячак.

Әгәр ир кеше үз хатынын шулай ярата һәм аның борчылуын белә икән, нишләп соң ул хыянәтен дәвам итә, диярсез.

Беренчедән, тирә-якта, гаиләле ирләр белән гыйшык-мыйшык уйнарга һәм хыянәт итәргә әзер булган хатын-кызлар һәрчак булган һәм булачак. Ә үзе муенга асылынган хатынга бик көчле ихтыярлы ир генә каршы килер, мөгаен.

Икенчедән, хыянәт итүче ирләрнең барысы да бу гамәлен яшереп кала алуына шикләнми. Әгәр сез аны сөяркәсе белән ниндидер бер яшерен мәхәббәт почмагында фаш итсәгез дә, ул әллә нинди аклану сүзләре уйлап чыгарып, сезнең алда гафу үтенәчәк һәм моның мәңге кабатланмаячагын вәгъдә итәчәк. Тик әгәр ул сезнең каршыда ачыктан-ачык хыянәт итә икән, димәк, сез аңа хатын-кыз буларак инде кызык түгел. Димәк, ул сезне югалтудан курыкмый.

Ә югалтудан курыкмаучы ирләр үз хыянәтен ике сәбәп белән аңлата:

– синең янда мин үзем теләгәнчә яшәп, хыялланган үрләргә менә алмадым;

– мин, ниһаять, үземә кирәкле, үз кешемне таптым.

Аның сүзләре ничек кенә яңгырамасын, алар ахыр чиктә шушы ике җөмләнең берсенә сыйган мәгънәгә кайтып калачак.

Шулай да ирегезнең читкә йөрүен аның ир-ат булуына гына сылтап калдырмыйк, чөнки монда сезнең дә гаеп бар.

Танышкан вакытыгызны искә төшерегез. Ялкынлы мәхәббәт, бер-берегезне сагынышып көтеп алу мизгеле, яшьлектәге шәһвәт… Болар бар да каядыр артта калган. Тормыш ниндидер ат чабышына охшап калган. Менә сез балалар таптыгыз, йорт сатып алдыгыз, коммуналь түләүләр түлисез, эшкә йөрисез, башкалардан калышмаска тырышып машина, мебель, туннар аласыз… Сез дә бу чабышка кушылдыгыз һәм бер-берегезнең ат булмавына да игътибар итмисез кебек. Хатынының элеккеге кебек матур итеп киенмәвен, бизәнмәвен, симерүен ир күреп тора. Сез хәзер аның каршында элеккеге кебек «биеп» кенә йөрмисез. Хәтта кайчакта ирнең янәшәгездә булу-булмавы да сезгә барыбер кебек. Эштән арып-талып кайткач, ниндидер шәһвәт турында сөйлисе дә юк. Икенче төрле итеп әйткәндә, йорт ниндидер ком сазына әверелде һәм ул, торган саен, сезне ныграк йота.

Әйе, сез үзгәрдегез, Ул да үзгәрде. Шулай булса да, иргә элеккеге очкын җитми. Сезнең аны элеккеге кебек яратып бәяләвегез кирәк. Рәхмәт сүзләре дә сирәк әйтелә, аннан ешрак тавыш-гауга куба… Йә Хода, сез шундый гаилә хакында хыялландыгызмы соң?! Һәм ирегез белә… яшьлектәге очкынны ул теләсә-кайчан башка бер хатында эзләп таба ала.

Икенчедән, кайбер хатыннар үзләре үк алдарга һәм алданырга әзер. Алар иргә үз таләпләрен куя белми. Гаилә корганда ук, син миңа фәлән бәйрәмдә чәчәкләр бүләк итәргә, эштә булганда ике тапкыр шалтыратырга, соңга калып кайтсаң алдан кисәтергә, җомга кичләрен гаилә белән үткәрергә тиешсең дип, үз таләпләреңне куйсаң, тормыш шул бер көйгә салынып дәвам итәчәк. Иргә дә үз бурычларын аңлап-белеп тору мөһим. Әгәр сез шул таләпләр арасында алдан ук: «Мин теләсә-нәрсәне кичерергә риза, ләкин хыянәтне беркайчан гафу итмәм!» дип әйтсәгез, аның сезгә хыянәт итү мөмкинлеге бермә-бер ким булыр иде. Әмма мондый очракта, хыянәт була калса, ул ирне калдырып китәргә әзер булыгыз, үзегезне күрәләтә түбәнлеккә төшермәгез.

Өченчедән, «булганның кадерен белмибез», дияргә яратабыз. Бу, бигрәк тә, ирләргә кагыла. Кайчакта аларга, әйбернең кыйммәтен аңлау өчен, аны югалтып карарга кирәк! Кайбер ирләр, хыянәт өчен аларны беркем дә җәзага тартмаганга, сулга йөрүен дәвам итә.

Дүртенчедән һәм иң мөһиме: бу җирдә үз урынын тапкан, җитлеккән ирләрнең тормыш кыйммәтләре инде күптән үз урынына куелган. Кыйммәтләр арасында беренче урында Аллаһ, аннан гаилә, өченче урында белем алу (кеше һәрвакыт укырга, камиллеккә омтылырга тиеш), соңыннан эш торса, андый ирләр хатыннарына (шул исәптән балаларына да) хыянәт итү турында уйлап та карамый. Кайбер ирләрдә, беренче урында Аллаһ тормыйча, гаилә торса да яхшы. Ләкин инде андыйлар үз тормышын ниндидер ышануларга таянып түгел, ә көннәрдән бер көнне болай яшәргә ярамавын аңлаганга шулай итеп корган дип уйлап була.

Алладан куркуның ирләре өчен нинди зур роль уйнавын аңлаганга, кайбер хатыннар хәтта ки махсус рәвештә ирләрен «читтән торып» тәрбияли башлый. Хәләл ризыклар гына алып кайтуын сорый, йортта дини китаплар пәйда була, хатын бердәнбер көнне намаз укый башлый… Бер түбә астында яшәгән ир дә тора-бара шуңа күнә һәм аның тормыш кыйммәтләре дә шуннан чыгып тезелә.

Гаилә учагы, тормыш-көнкүреш – бар да хатын-кыз кулында. Хыянәтне мөмкин кадәр чикләү өчен хатын-кызга нибары бераз акыл һәм хәйләкәрлек кенә кирәк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

«Хыянәткә теш кысып яшим», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии