- 08.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №22 (4 июнь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Элеккеге заманнарда безнең әби-бабайлар туй алдыннан җиде буынны төптән тикшереп белеп алган. Кыз ягын да, егет ягын да тикшермичә берсенә дә ризалык бирмәгәннәр. Әти-әниләр бик дөрес эшләгән шул. Шулай иткәнгә күрә, аерылышулар булмаган. Булса да йөзгә-меңгә бер очрак туры килгән. Әле безнең вакытта да кияүдән кайту бик зур хурлык санала иде. Ир баланың бәхете хатын-кыз кулында икәне көн кебек ачык. Юкка гына: «Ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын», – дип әйтмиләрдер шул.
Элеккеге һәм безнең буын гаиләләренең бер-берсен ничек санлап, хөрмәтләп яшәүләре турында сөйләсәң, хәзерге кызларның күзләре маңгайга менә. Алар исә кияү итеп тәртипле генә егетне эләктереп алалар да, үз кубызына биетә башлыйлар. Егет үз сүзен әйтә алмый икән, тормыш үзенең кануннарын күрсәтә башлый инде…
Туйларга килгәндә, кәләшләргә матурлык кына кирәк. Алар фикеренчә, туй мәшәкатьләрен егет ягы гына күтәрергә тиеш. Әле шундый чыгымнар тотып, әйбәт кенә яшәп китсәләр ярый. Күбесе 2-3, кайберсе бер елга чыдый. Менә сиңа гаилә! Моның сәбәбе бик гади: ул җилбәзәк кыз балалар тормышны туй күлмәге киеп, түр башында утыру гына дип күз алдына китерә.
Менә сезгә бер мисал. Минем бер танышымның улы өйләнде. Эчми-тартмый, тәртипсез кызлар белән дә йөрмәгән, институт тәмамлап, яхшы эшкә урнашкан. Бер кыз белән таныша бу. Ул исә, бер-ике очрашуда егетнең акыллылыгын аңлап ала да, аны тиз генә өйләнергә күндерә. Мәхәббәтнең күзе сукыр диюләре хак – егет ризалаша. Ана кеше нишләсен инде, банктан ссуда алып, туй уздыра. 8 ай үтүгә, яшьләр аерылышып та куялар. Ә чыгымнар әни кешенең җилкәсендә әле тау кадәр. Киленнең эшкә керү исәбендә дә юк, ди. Кияүгә чыгуның сәбәбе – «Мин авырга уздым», – дип ялганлау. Әле ярый егет аңлап ала. Аерылгач, килен кеше әйтә икән: «Бәхетең! Балам булмады, мин синнән олтырак ясый идем. Синдәйләрне күп имдем инде».
Шул танышым малаеның тормыш хәлләрен сөйләгәч, уйлап-уйлап утырдым. Бу кыз балаларны нигә бик азындырды икән дөнья? Әллә өйдә әтисенә күрсәтелгән түбәнчелек күреп үсә микән ул кызлар? Ярар, бергәләшеп уйлашыйк әле бу теманы!
Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.
Мамадыш районы.

Комментарии