Киленемнән куркып яшим!

Бу көнемә кадәр бик рәхәттә яшәгәнмен икән. Өебезгә килгәннән бирле, бер тынычлыгым калмады!

Ирем белән өйләнешеп, бер ел үткәч, тупырдап торган, алма битле туды. Шушы шатлыгым өстенә, табиблар борчулы хәбәр дә җиткерде: бүтән бала алып кайтырга ярамый икән. Моңарчы йөрәкнең кай җирдә урнашканын да белмичә яшәп яткан көнемдә, йөрәгемдә кимчелекләр барын әйттеләр. Шулай да, янымда тыйнак кына ятучы баламны сөеп, «Аллага шөкер, ярый әле без исән-сау» дип сөендем.

Улыбыз Рафис әкрен генә үсә торды. Ә без ирем белән бар тапканыбызны улыбызның киләчәге өчен җыя бардык. Өебез җитеш, бар нәрсәбез бар. Өстәлдән тәмле ризыкның беткәне юк. Ирем белән минем төп максат – улыбыз өчен яшәү, аны яхшы итеп тәрбияләү, укыту булды.

Рафис әтисеннән үрнәк алып, тәрбияле, сәләтле булып үсте. Мәктәптә дә укытучылар аның тырыш булуын искәртеп торды. Улым математика, алгебра, физика фәннәренә өстенлек бирде. Без аны шул өлкәләргә караган белгечлек буенча укытырбыз дип тырыштык.

Тырыштык… Укырга керде. Өч көн саен, авылга кайтып килде. Казанда укый башлагач, тереләнеп, үсеп тә китте. Компьютерга терәлеп, көне-төне нәрсәдер эшләп утырган улым, кичләрен дуслары белән йөрергә чыга башлады. Эчеп кайтканын белмим. Дөресен генә әйткәндә, мин аны алай сагалап, көтеп тә утырмый идем. Атасы да: «Ятып йокла», – гына дия иде.

Менә шулай ятканбыз инде йоклап. Икенче курска укырга кергәч, улым укуын ташлап кайтты. Бер атна да узмады бугай, өйләнәм диде. 19 яшьлек улымның бу сүзләре артыма утыртты. Укуы буенча чыккан тавышның да беткәне юк иде әле, ә хәзер, өйләнәм, дип авыз күтәреп тора. Шулай да: «Кемгә? Кайчан?» – дигән булдым, шаяртуга борып. Ә чынлыкта шаярудан узган икән инде. Күптән түгел безнең авылга Мари якларыннан күченеп килгән аналы-кызлы гаилә, минем улымны әллә кайчан эләктереп, үзләренеке иткән икән.

Алина дигән 21 яшьлек бу кыз бер җирдә дә укымаган. Күрше авылдагы кибеттә сатучы булып эшли иде. Әнисе авыл фермасында кайнашып йөри бугай. Эчә дип тә ишеткәнем бар. Улымның шушы гаилә тирәсендә чуалганын бер кеше дә әйтмәде, ичмасам. Берәр юньлерәк кыз булса ярар иде. Беткәнмени?! Менә дигән сыйныфташ кызлары да бар бит аның. Шушы яшьтәге малайларны нәрсә белән кызыктыруы, әлбәттә, билгеле инде. Алинаның корсагы ике айлык икән…

«Яратасыңмы соң, ичмасам?» – дип сорадым бер көн улымнан. «Ошый инде», – ди бу. «И, улым», – дип барып кочакладым. Бу арада гаиләдәге тавыштан бик тә арыган идем инде. Нәрсә булса, шул була, баламның баласы бит, өйләндерергә кирәк дип уйладым.

Туйлар үткәргәндә киленемнең корсагы да беленә башлаган иде, өченче ае гына димәссең. Кыз ягыннан, әнисеннән кала, тагын бер-ике апасы гына бар иде, гаиләсе белән. Ә безнең яклар, өерләре белән килеп, өстәлне тутырып утырды. Килен үзен бик тыныч тотты. Улым исә, гел дулкынланды. Менә шулай итеп, туй буе мин аларны күзәтеп утырдым. Тормышта да нәкъ шулай булачак, дип кем уйлаган бит?!

Туйдан соң, Алина да безнең белән яши башлады. Әкрен генә корсактагы бәби дә үсте. Мин көне буе ашарга әзерләп, үз өемдә аяк очына гына басып йөрергә ияләнеп киттем. Хуҗабикә булып, иремнең эштән кайтканын гына көтеп утырган көнемдә, эшләрем күзгә күренеп артты. Киленемнең киемнәренә кадәр юа башладым.

Алина еш кына, усалланып, кәефсезләнеп йөрде. Улыма да үз фикерләрен такты. Улым: «Алина болай тели, Алинага тегеләй ошый», – дип әйтә башлады. Безнең өйдә бар нәрсә ул теләгәнчә иде. Шулай беркөнне ирем: «Әйдә, бүген әниләрне урап кайтыйк, үзләре генә калсыннар, ашарга пешерсеннәр», – диде. Мин каршы килмәдем. Ләкин өйгә кайтып, юылмаган табак-савыт, буш өстәлне күреп, аптырап киттем. Үземне: «Яшь бит әле ул, корсаклы да», – дип юатып карыйм. Әмма үземнең шул яшьтә инде килен булып, каенанам яратырмы икән, дип куркып йөрүләрем искә төшә.

Залда ирем белән телевизор карарга утырсак, болар да диванга кереп ята. Шуннан, Алина улыма массаж ясый, аннары кочаклаша, үбешә башлыйлар. Ирем уңайсызланып, йокы бүлмәсенә чыгып ята. Улыма үзе генә булганда, алай ятарга ярамаганын да кисәтәм, юк инде, тыңламас булды. «Без бит әле яшь», дип кенә җибәрә.

Каенаналар белән торганда, без ирем белән ятак селкенсә дә, оялып куя идек, ә болар аны уйлап та бирми. Баланы да белмиләр. Күз йомып, колакны томалап ятабыз. Йокы бүлмәләре янәшә булуы бик уңайсыз.

Оныгым туды. Өебездә яңа аваз барлыкка килде. Хәзер инде киленем теләсә кайда халатын салып, бала имезеп утыра. Ирем дә күргәли инде. Яшь тәненә кызыкмасмы, дип тә куркам. Улым да хатынының авызына карап кына тора. Бала да аныкы. Гомумән, хәзер барыбыз да аны көйләп, аныңча гына яшибез. Ярый инде, баласын карый. Аңа нидер эшләтү юк инде ул. Тавышы гына чыкмасын.

Ярый әле анасы безнең бусаганы атлап керми. Урамда күргәндә, сөйләшеп торам үзе, ләкин кунакка чакырмыйм. Балалар генә бара күрсеннәр. Бу хатын баласын да дөрес тәрбияләмәгән, үзе дә тәрбиясез. Алинаның да бер нәрсә эшли белмәвен аннан гына күрәм. Кызы да – үзсүзле, ялкау.

Иремә, балаларны аерып чыгарыйкмы әллә, дигәч, бала әзрәк үссен инде, аннары улыңны да ачка үтерер дип әйтә. Нәрсә эшләргә белгән юк. Арыдым. Инде анасы шикелле эчүгә генә кызыга күрмәсен. Бар теләгәнем шул!

Исемемне язмыйм, танырлар. Болай да артыгын яздым бугай.

Комментарии