- 08.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №17 (4 май)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Кояшлы матур җәйнең бер көнендә әтәчләрне күзәтеп утырдым. Ике күрше әтәче очрашты да бер-берсенә юл куймый сугыша башлады. Канга батты болар. Ә тавыкларның аларда эше юк, тик кырыйда чемченеп йөриләр. Куып аерганчы көч сынашты болар. «Бигрәк кешеләргә охшаганнар», – дип уйлап куйдым. Акыл дигән нәрсә булса да, егетләр дә бит кызлар өчен шулай тукмаша.
Ул кошларны күзәтсәң, әле тагын башка бик күп охшашлыкларга тап буласың. Мәсәлән, тавык качып йомырка сала да, аннан чебиләрен ияртеп кайта. Әтәчнең исә аңарда эше булмый. Чебиләрен үстергәч кенә, әтәче янына кунаклый ала башлый тавык. Адәм балалары да хәзер шулай бит. Кызлар шыпырт кына бәби тудырып куя, ә егетләрнең аларда эше юк. Килеп тә карамый ул бу хәлне ишеткәннән соң. Кайберләре өйләнеп куйса да, башкаларга каерыла. Яшь хатыннарга шуны әйтәсем килә: тавык кебек булыгыз! Ирләрегезне көнләшмәгез. Әтәч күрше тавыгын куып тота алмаган кебек, ул да сезнең янга кайта бит. «Кайда йөрдең?» – дип сорап та тормагыз, үзе аптырашта калсын сезнең шундый тынычлыктан. «Өйгә кайтам», – дип чыгып китә күрмәгез. Әгәр шундый бәхәс чыга икән, «Мине яратмаган кеше үзе чыгып китсен», – диегез.
Хатын-кызларга тагын бер киңәшем бар: ябыгам дип ашамый тормагыз. «Буйга» узгач, аннан тамакка болай да үтми ул. Аннан балага ашатырга сөт булмый. Ә ул сабый нык булсын өчен бик кирәк. Яшь парлар, тату яшәгез, ирләрегезне кирәкмәгәнгә әрләмәгез. Нишләсәң дә, алар безгә барыбер кирәк бит!
Халидә ХӘКИМОВА.
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Комментарии