- 08.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №17 (4 май)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Кайда син? Мин сиңа дәшәм. Кайда синең матур, җылы сүзләрең? Нигә? Ни өчен син хәзер ерак? Ни өчен без башка күрешә алмыйбыз? Ни өчен мин нәкъ сине сайладым?
Дөньяда ничәмә-ничә егет. Ә мин синең белән булырга теләдем. Сине генә күрдем, сиңа гына карадым, сине генә ишетәсем килде. Күзләрең, кулларың, тавышың, елмаю-көлүең – барысы да минем өчен якын. Көрән күзләреңә карап, бер сүз дә әйтмичә озак утыра ала, сине сүзсез аңлый идем.
Әйе, яраттым. Артык яраттым. Сукыр мәхәббәт белән сөйдем. Синең белән бергә булган чакта, бар әйбер дә баштан-аяк үзгәрде. Чыннан да, чиксез бәхетле идем. Синең белән очрашуга килгәндә, бик дулкынлана идем, ләкин түземсезлек белән шул көнне көтә идем. Бервакыт урамга чыккач, яңгыр ява башлады. Син кинәт каядыр югалдың. «Әйтмичә дә китеп барды…» – дип, моңсуланып торганда, кулыңа зонтик тотып килеп чыктың. Әниеңнекен кача-кача алып чыккансың икән…
Әбиләр чуагы бигрәк кыска инде. Нәкъ синең мәхәббәтең төсле. Хисләреңне мәхәббәт дип атап булса. Кояш чыгып, кешеләрне котырта. Көзге ямьсез, салкын көннәрне яктырта, җылыта. Һәм ничек көтмәгәндә килә, шулай китеп тә бара. Синең хисләрең дә шундый иде. Минем хисләр генә, әйтерсең лә, гомерлеккә калды.
Урамда инде кыш. Җил өйгә, җылыга керергә маташкандай, тәрәзәгә бәрә, дулый, моңсу җырлар җырлый. Я Хода, инде өченче ел үтеп бара бит. Ә мин сине кичәгедәй истә тотам. Бер көн дә синең хакта уйламыйча узмый. Мине хәтер, истәлекләр җибәрми, һаман сине искә төшерә. Син һаман җитмисең миңа, әле дә кирәксең. Шушыдыр инде ул чын мәхәббәт. Нинди генә булсаң да, яратам. Һаман яратам.
Ә бүген минем туган көн. Синең истә түгелдер инде. Шушы өч ел дәвамында бу көндә бала чага төсле бер генә теләк телим – шалтыратма, язма миңа, тик уйла, искә төшер. Синең уйларың минем турында булсын иде.
Бары тик сине генә көтәм. Ялгышам: көтәргә кирәкми. Алга барырга. Кызганыч, син әйләнеп кайтмассың. Шулай да сине күңелдән сызып булмый әлегә. Кайчан килер инде ул мизгел, кайчан сүнәр сөю учагым?!
Моны башка үземдә тота алмыйм. Сер булмасын. Бу язмамны укысаңчы син.
Ильмира ХӘМИДУЛЛИНА.
Алабуга яшь журналистлар берләшмәсе.

Комментарии