Соңарган зөфаф

Соңарган зөфаф

Былтыр мин фәкыйрегезгә дә Баулы районында эшләп ятучы «Каенкай» ял йортында булырга туры килде. Табигатьнең кошлар җырына, чәчәкләргә күмелгән май ае иде. Ике кешелек бик матур, чиста бүлмәгә урнаштырдылар безне. Иптәшем Әнвәр – Сарман районының бер авылыннан ир уртасы егет, авылда механизатор булып эшли икән. Машина йөртергә дә правасы бар. Сукса, кем әйтмешли, тимер өзәрдәй кеше. Бик матур үзе, чиста итеп киенгән, берәр начальник, дип уйларсың. Ниндидер шатлыгы бар сыман гел елмаеп кына сөйләшә. Шатлыгын минем белән дә уртаклашасы килүе сизелеп тора.

– Наил абый, тыңласаң, баштан кичкән хәлләрне сөйлим әле, – диде.

– Әйдә сөйлә, мин тыңларга әзер, – дидем.

– Без Әлфия белән, беренче сыйныфтан алып урта мәктәпне тәмамлаганчы, бер партада утырдык. Кичке уеннарга да бергә йөрдек. Ике арада мәхәббәт уты кабынды. Әти-әниләр дә каршы килмәделәр. Тәртипле йөрегез, дип кенә киңәш бирделәр. Урта мәктәптән соң авылда тракторчы ярдәмчесе булып эшли башладым. Әлфия: «Шәфкать туташы булам», – дип, Казанга укырга китеп барды. Көн саен телефон аша хәбәрләшеп тордык. Аралар ерагайгач, ярату хисе тагын да көчәя икән. Мине армиягә алдылар. Әлфия белән мәңге аерылышмаска вәгъдәләр биреп аерылыштык. Ерак Көнчыгышта, Хабаровскида хезмәт иттем мин. Зарарлы урыннарда эшләргә туры килде. Исән-сау йөреп, авылга кайттым. Бераз ял иткәч, тагын тракторчы эшендә булдым. Әлфия белән бик еш очрашабыз, ярату да кимеде кебек, дәртем бетте. Оят булса да әйтим, ирлегем сүнде. Бу турыда аңа ничек итеп әйтергә дә белмәдем. Ул авылда шәфкать туташы булып эшли иде. «Яраткан кешең булса, кияүгә чык, без бәхетле була алмабыз», – дидем. Ул: «Мин сине генә яратам!» – дип, кочаклап елады. Йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды.

Еллар үтте, карт егет белән карт кыз булып йөри бирдек. Яшебез инде утызга җитеп килә. «Бигрәк пар килгәнсез, нигә өйләнешмисез?» – дип авыл халкы да аптырады. Әти-әниләр дә борчыла башлады. Ниһаять, өйләнештек. Торыр урыныбыз бар, бик зурлап туйлар уздырдык. Әлфия минем хәлне аңлады. Кыз белән егет булып ике ел яшәдек. Аның елаганына минем дә күзләр яшьләнә иде. Моны үз башына төшкән кеше генә аңлар. «Кыз килеш аерылып кайтсам да, барыбер «ирдән кайткан» исем алам», – дип, ул мине ташлап китмәде. Табибларга да күренеп карадык, файда булмады. Гаеп миндә икәне билгеле иде инде. Шуннан соң им-томнар белән эш итүче бер әби янына бардык. Башта әби мине өшкерде, ирлегемне тотып карады, шундый нык оялдым, җитмәсә, Әлфия дә янымда карап тора. «Курыкма, улым, оялма, мин ир белән гомер иткән кеше. Күкәйләреңдә төерләр бар, ай буе көн саен массаж ясарга кирәк, аны хатының эшләргә тиеш. Өчебезнең арасында гына калсын, бу серне беркем дә белмәскә тиеш», – диде. Башта Әлфия бик нык оялды. Әби кушканча көн саен массаж ясады. Көннәр, айлар үтте. Көткән көн ике айдан соң килеп җитте…

Уртак түшәк үзенекен итте, беркөнне Әлфия: «Авырым бар», – дип шатлыклы хәбәр җиткерде. Сөенечемнән аны кочып, үбеп алдым. Үземне күкнең җиденче катындагы кешедәй хис иттем. Канатланып эшлим, аруларым онытыла. Һәр кеше белән елмаеп кына сөйләшәм. Язның бер матур аенда Әлфиям үзенә охшаган кап-кара чәчле бик матур кыз бала тапты. Ул – әни, мин әти булдым. Кызыбызга Айгөл дип исем куштык. Бер яше тулганчы тәпи йөреп китте, «Әннә», – дип теле ачылды. Тормышыбыз түгәрәкләнде. Әлфиям тагын бәби алып кайтырга әзерләнә. Малай көтәбез, – дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.

Санаулы көннәр тиз узып китте. Телефон номерларыбызны алышып, кочаклашып аерылыштык. Көн саен булмаса да, хәбәрләшеп торабыз. Малайлары туган, аңа Ислам дип исем кушканнар. Мин аларны чын күңелдән котлап, бәхетле озын гомер теләдем. Аларны уңайсыз хәлгә куймас өчен исемнәрен үзгәрттем.

Мөнир АШЫТЛЫ.

Зәй районы, Ашытлы авылы.

Комментарии