- 08.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №5 (3 февраль)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Бу хәл сугыш алдыннан була. Авылыбызда ишле гаиләсе белән Сәрвәр атлы карт яшәгән. Аның Фәүзия, Сәлимә, Бикә, Асия исемле берсеннән-берсе чибәр, тыйнак, ипле, басынкы кызлары һәм Сәхап атлы бик иркә малайлары булган. Ул вакытларда Тәкмәк авылын һәркөнне, өй башыннан ике өй гаиләсе әгъзалары берләшеп, чиратлашып, кичке уеннан иртәнге сәгатьләргә тикле төрле хәвеф-хәтәрләрдән, бур-караклардан саклаганнар. Аларның каравылга чыкканлыкларын белдереп, кыңгырау тавышы авылның бер башыннан икенче башына ишетелеп торган. Сәрвәр карт авылны саклаучыларның чиратын барлап, тәртипкә салып торган. Эшен бик төгәл башкарган. Гаиләсен дә гел тәртиптә, тәрбиядә тоткан. Ул гел: «Алга!» – дип әйтергә яратканлыктан, колхозга да «Алга» исемен биргәннәр.
Боларның 2-3 км ераклыктагы күрше Бишкүмәч авылында туганнары яшәгән. Бикә еш кына бу авылга ике-өч көнгә утырмага барып кайта торган булган. Аңа шушы авылдагы бер егетнең күзе төшә. Бер-берсен күргәч, яшьләр кыенсыналар, бигрәк тә Бикәнең хис-тойгылары көчле була, егетне күргәч – каушый, күзен күтәреп карарга да ояла.
Бикәнең бер баруында хуҗабикә апа ипи салырга җыена. Мич пумаласының сабы сынганлыктан, «Бикә, күршеләрдән тиз генә пумала алып чык әле!» – ди. Бикә йөгереп күршеләргә керсә, әллә кызның кунакка килгәнен сизгән, теге күз төшергән егетен шунда күреп, каушавыннан: «Исәнмесез, Пумала!» – дип, сорарга кергән пумаласын да онытып, кире чыгып йөгергән. Җитмәсә, абынып, баскычтан мәтәлеп төшкән. Бикә, оялуыннан, туганнарына да кермичә, туган авылына элдерткән. Шушы хәлдән оялып, туганнарына бармыйча йөргән. Егет аны сагынып, ике авыл арасындагы «Шифа» чишмәсенә суга баручы кызларның берсе артыннан хат юллый, хәтта мәхәббәт сүзләре арасында мондый юллар да була.
Пумалалар да туза,
Гомерләр зая уза!
Авылыбыз кешеләре озак вакытлар бу мәзәкне кызык итеп сөйлиләр, күрешкәндә, бер-берсенә: «Исәнмесез, Пумала!» – дип эндәшә торган булганнар.
Дилбәр ӘХӘТОВА.
Актаныш районы, Югары Яхшый авылы.
Комментарии