- 07.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Бүген авыллар буйдаклар иле. Безнең авылның төп халкы (ул «дачный» хәзер) яздырып укыган «Безнең гәҗит»тә дә татар авылларының да таркалып баруы турында күп языла. Анда өйләнмәгән буйдак ирләрдән башка кеше дә юк инде. Кызлар кеше почмагында газапланып яшәсә-яши, барыбер кала ягын каера. Хәер, авылда егетләре дә юк бит инде аның. Күңелне аракы белән юатабыз. Аннан кызлар кайгысы да калмый, баш төзәтү мәшәкате генә барлыкка килә.
Мин инде мәктәптә дә начар укымадым, теләгем журналист булу иде. Конкурстан уза алмадым, армиягә киттем һәм әни янында калдым. Калдым да, авылда нишлисең – тамак «чылатырга» да ияләнеп киттем. Минем кебекләр аз түгел авылда, юкса, кеше булырга акыл-белем җитәр иде, ялгыштык шул. Кем белә, мин дә ярыйсы гына журналист булган булыр идем. Әле дә укырга яратам. Китаплар күп укыйм, газеталарны да күзәтеп барам. Вахта белән Казанга төзелешкә йөреп эшлим.
Безнең авыл дача авылына әйләнеп бара инде. Казаннан ерак түгел ул. Шәһәр байлары биредә үзләренә катлы-катлы хан сарайлары кора. Безнең йортлар хәзер алар янында карачкы гына. Күршебездә шундый 2 катлы ташпулат салдырдылар. Яшь кенә гаилә кайтып йөри. Дөресрәге җәен монда үткәрәләр, ә кышын мунча керергә күңел ачарга гына кайткалыйлар. Менә шул күрше аркасында минем бар тормышым асты өскә килде. Бу хакта беркем белми. Ләкин сөйләми дә кала алмыйм.
Күршеләребез бик кәттәләр булса да, безгә йомышлары төшкәли. Бу инде күз-колак булу, эшләрендә булышу кебек йомышлар. Беркөнне күршем мине унитаз рәтләргә чакырды. Ире яңаны калдырып киткән, алыштырырга өлгермәгән – ашыккан, мастерны икенче юлы алып кайтам, дип китеп барган. Менә шул искесе мастерны көтеп тормаган – ярылган. Күршем сорагач, мин ясап бирдем.
Күрше ханым бик чибәр, күзне алып булмый үзеннән. Бу миңа рәхмәт йөзеннән өстәл әзерләде, өстәлгә затлы коньяк чыгарды. Шулай утыра, серләшә торгач, хәтерләмим дә: ничек без ятакка килеп эләктек. Менә шул көннән соң минем тормышым алышынган кебек булды. Мин аңа гашыйк. Эчүне ташладым. Авылдан эшкә китеп торган чаклар еллар белән чагыштырырлык озын иде. Чибәркәй дә миңа гашыйк булган төсле. Үзем дә әле ярыйсы егет кисәге, формамны, төсемне җуймаган. Кара эштә эшләсәм дә – интеллигент күренәм. Менә шундый бер-беребез өчен кадерле булган көннәр бик тиз узып китте. Кыш җитте. Күршеләрем дә сирәк кайта башлады. Һәм күршеләрем бөтенләйгә югалды. Алар урынына туганнарымы, хезмәткәрләреме генә күренгәли. Алар да өйне генә карап китә. Бер сорагач, хуҗаларның 2 елга чит илгә киткәннәрен әйтте. Ире ике арада йөри, ә хатыны чит илдә генә яши икән.
2 елдан артык вакыт узды. Кайтып төште болар. Ялгызлары түгел. Нәни бер малайны да җитәкләгәннәр. Шунда йөрәгем жу итеп куйды. Малайны күрдем дә, телсез калдым. Ул минеке булырга тиеш, дигән уй башыма урнашты. Ханымда миңа карата элеккеге елмаю юк хәзер. Ул баш кагып кына исәнләшә, аннан салкынлык бөркелә.
Уй-шикләремнең урынсыз түгеллегенә алга таба тагын да ныграк инандым. Күршеләремне алып кайтып йөри торган шоферга «ачкыч яратып» махсус дуслаштым, аннан белдем: аның ире нәселсез икән. Баланы чит илдә махсус клиникада дәваланып кына алып кайта алганнар. Моны беркем белергә тиеш түгел, диде ул егет. Мин аңа әйтмәдем, үзем аңладым. Күршеләрем махсус минем белән шулай эшләгәннәр. Шоферлары да, чит илдән үз балаларын алып кайтканнар, дип белә. Бала минеке. Тик мин ни эшли алам?! Хәерче сукбай хәлендәге авыл мужигы шундый текәләр белән тартыша аламы? Аннан, мин ул хатынга нигә? Мин бит аңа һәм балама нормаль тормыш бирә алмыйм. Әнә шундый бәлагә тардым мин. Эчем януын аракы баскан кебек итә дә, аннан айныгач, тагын авыр була. Ә баламның әнисе мине бөтенләй күрми. Мин аны әле дә яратам.
Исемемне Р. дип кенә куегыз.

Комментарии