- 07.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Соңгы вакытта Нияз биш яшьлек улы Идрисне шәһәр мунчасына үзе белән алып йөри башлады. Эсселеккә, себерке белән чабынырга өйрәнсен, кешеләргә дә күнексен дигән ният иде аның уенда. Баштарак ләүкәгә менәргә бик теләмәсә дә, тора-бара өйрәнеп китте ул. Хәтта теге яки бу сәбәп белән мунчага бара алмый калсалар, нәни таянычы: «Әти, кайчан юынырга барабыз инде?» – дип үзе сүз ката башлады.
Бүген дә сүзне беренче булып Идрисе башлады. Дөрес, улы әтисе кебек ике тапкыр ышкынып, өч тапкыр чабынып кына калмый, мунча буфетына кергәч: «Тегене ал, моны ал!» – дип тә аптырата. Әле чипсы, әле краб «бармакчыгы» алдыра ул әтисеннән. Минераль су эчәргә дә һәвәсләнеп китте. Хәер, үзе дә шушы шифалы судан артыгын кулланмый Нияз. «Соңгы ыштаныңны сатып булса да, мунчадан соң йөз грамм аракы эч!» – дигән юләр әйтем кармагына капмады ул. Юкса, бу әйтемне урыс полководецы Суворовка сылтап, күпләр шулай эшли ич, үзләренчә мунча тәмен табалар. Соңгы вакытта ул хәтта сыра эчүдән дә туктады. Шушы мунчага йөрүче агайлар белән гәп куертканда, сырага каршы фикер туды да инде Ниязда.
Хикмәт шунда: мунчадан соң эчкән сыра кызынганда-чабынганда бүленеп чыккан тир урынына тула, ә ул адәм баласы өчен файдалы түгел икән. Эчсәң йә минераль су, йә чәй эч, диделәр аңа мунча агайлары. Моның өстенә тамырларга тулган сыра йөрәк, бавырларга үтә дә зур йөк өсти, аларны көчәнеп эшләргә мәҗбүр итә икән. Менә шул хакта ишеткәннән бирле Нияз минераль суга күчте.
Бу юлы да, юынып-чабынып чыккач, әтисе белән улы буфетка керделәр. Гадәттәгечә, чипсы, краб «бармакчыгы», аңарга өстәп, пешкән йомырка да алды Нияз. Идрисе: «Ашыйсым килә», – дигәч, нишләсен инде ул. Малай чакта үзе дә өйдән читтә тәм-томнар авыз итүне бәхеткә саный иде. Тик чипсы дигәннәрен ишеткәннәре дә булмады аның малай чагында. Бәрәңге телемен янып торган тимер мичкә ябыштыралар да, шунда пешереп алгач, тозсыз-нисез ашап та куялар иде. Кая инде ул хәзерге кебек махсус рәвештә төрле тәмләткечләр кушып кыздырылган бәрәңге телемнәре?! Ул үскәндә кетчуп, майонез кебек әйберләрнең исемнәрен дә белүче юк иде. Ә хәзер? Шушы буфеттан гына да теләгәнеңне ала аласың. Ананас, абрикос, алма, чия ширбәтләре: «Менә мин монда, мине күрмисеңмени, алып эч инде мине!» – дип кызыктырып, киштәләрдә мөлдерәп торалар.
Шуларга карый-карый, үзләренә кирәклеләрен алып, өстәл янына килеп утырганнар гына иде, сөйләшер сүзләрен дә бүлмичә, буфетка, чабыш атыдай урынында таптанып торган, бер ир белән хатын килеп керде. Өс киемнәренә, үз-үзен тотышларына караганда, алар ирле-хатынлы булырга тиешләр. Үзләре исә мунчадан чыкканга да охшамаганнар: кибеп бетмәгән тирләре дә, мунча кирәк-яраклары салынган букчалары да юк.
Ир шунда ук прилавка янына килеп, үзе алачак әйберләрнең исемнәрен атый башлады. Ул күрсәткән ризыкларны бер урынга куя торгач, шактый җыелды алар. Акчасын да һич тоткарлыксыз гына чыгарып салды. Тик менә ризыкларны куярга буш өстәл генә күренми. Моңа кадәр ишек катында торган ханымның борчылуы йөзенә үк чыкты. Юлдашы исә югалып калмады, карашы белән буш өстәл эзләвен дәвам итте.
Шул мәлдә Нияз үзләре янында өченче кеше булып утырган берәүнең кузгала башлавын чамалап алды. «Әфәндем, бирегә урнаша аласыз. Кирәк булса, мин улымны теземә утыртырмын. Рәхим итегез!» – дип, таныш булмаган әлеге иргә дәште. Шуны гына көткән ир ризыкларын Ниязлар өстәленә күчерә башлады. Үзе исә: «Безгә урын җитә. Улыгыз урыныннан кузгалмасын!» – дияргә дә өлгерде.
Бу кеше күп әйберләр алса да, алар арасында спиртлы эчемлекне шәйләмәде Нияз. Шуңа күрә ул: «Кызык, үзләре мунчадан да чыкмаганнар, ә мондагы буфетка кергәннәр. Мондый ризыклар белән бу буфетта утырганчы, ресторанда йә кафеда кәефләнгәндә, күңеллерәк булыр иде бит», – дип уйлап куйды.
Ачык мөгамәлә күрсәткәнгә күңеле булыпмы, халыктан килгән гадәткә иярепме, шушы ир өстәлдәге әйберләре арасыннан «Твикс» шоколадын алып Идрискә сузды.
Таныш булмаган кешенең күчтәнәч бирүен көтмәгән иде Нияз. Шуңа күрә ул: «Рәхмәт, рәхмәт, кирәк түгел. Улым сораган әйберләрне алдым инде. Шулай бит, Идрис», – дияргә ашыкты.
Бу вакытта өстәлдәшләренең икесе дә үз урыннарын алып, алларында торган нигьмәтләрен авыз итәргә әзерләр иде инде. Әмма хатын, өстәлдәге әйберләрне игътибар белән күздән кичереп чыккач, татарча: «Мин яратып эчә торган сокны алмагансың икән», – дип куйды.
Тынгысызлыгы күзгә ташланып торган ир, хатынның авызыннан әлеге сүзләр чыгуга, янә буфет прилавкасына таба атлады, күз ачып йомганчы, тышына ананас кисәкләре төшерелгән ширбәт алып килде.
– Бүген кич китәсе. Һаман-һаман ашыгабыз, шуңа күрә монда гына утырып алырга булдык. Киткәнче кереп чыгасы, саубуллашасы кешеләр шактый әле, – диде яңа танышы, саф татарча, Ниязның улына туган телдә дәшүен ишетеп булса кирәк.
– Ашыкмаган кеше юктыр хәзер. Хәтта мунчага да әнә атна саен килеп булмый. Сәфәрегез еракмы соң?
– Чечняга китәсе. Шунда хезмәт итәм. Кыска вакытлы ялга гына кайткан идем, – диде. Һәм тагын: – Тынгысыз заманда яшибез шул. Мин тынычлыкны зиратка кергәч, каберләр өстенә үскән агачлар арасында гына табам, – дип өстәде.
Радио-телевидениедән Чечня турында көненә берничә тапкыр ишетеп торса да, Ниязның менә шушылай, кара-каршы утырган хәлдә, андагы ут эчендә кайнаган кешене күргәне юк иде. Шуңа күрә ул күптәннән инде тел очында йөргән соравын биреп калырга ашыкты:
– Ул сугыш кемгә кирәк соң? Күпме кеше һәлак булды инде?! Бер гөнаһсыз гади халык кырыла. Минемчә, чеченнарның бер гаебе дә юк. Алар үз азатлыгы өчен көрәшә бит.
– Мин сәясәтче түгел, фәкать солдат. Кушканны үтәүче генә.
Коры гына әйтелгән әлеге сүзләрдән соң Ниязга тагын сорау бирергә урын калмады кебек. Ләкин… ничек канәгать булсын инде ул бу җаваптан. Юк, тагын бер-ике сорау бирәчәк әле ул. Эчтән генә әнә шулай уйлап, Нияз авызын гына ачкан иде, нәкъ шул вакыт Идрисе:
– Әти, әйдә кайтыйк инде. Минем мәтрүшкәле чәй эчәсем килә, – диде.
Улының сүзләрен колак тирәсеннән генә уздыра алмый Нияз. Мәтрүшкәле чәй эчәргә Идрисне үзе өйрәтте бит ул. Ә мунчадан соң өйдә сөлгеләрне сыкканчы, самавырны екканчы дигәндәй, мәтрүшкәле чәй эчәләр икәүләп. Тик менә Чечнядагы хәлләрне сораша алмый кала инде. Хәер, солдатча гына җавап биргән кешедән нинди мәгълүмат алыр икән ул…
– Әти, әти, дим. Әйдә өйгә кайтыйк инде.
Кайту турында улының икенче тапкыр әйтүеннән соң, алар, бу очраклы танышлар белән саубуллашкандай итеп, урамга чыга торган ишеккә таба атладылар. Мунча баскычыннан төшеп, берничә адым атлауга ук Идрисе: «Әти, әти…» – дип, әтисенә таба елышты.
– Нәрсә, улым, кайтабыз бит инде.
– Әти, мин ул абый биргән «Твикс»ны алмадым.
– Ни өчен?
– Беләсеңме, әти, беркөнне телевизордан тыңладым. Ул абыйларга Чечнядагы һәр көн өчен 800 сум акча бирәләр икән, ә бит синеке 60 кына сум.
Менә сиңа мә! Ниязның җиде яшьлек улы әнә нәрсәләр белә икән. Чечнядагы солдатларга көненә – 800, офицерларга 915 сум түләгәннәрен Нияз күптән ишетте инде. Әнә шул акчага ия булучыларның эчкече булып кайтулары турында да ишеткәне бар аның. Ә менә Идрисе ул саннарны белә дип башына да китермәгән иде. Улын игътибар белән тыңлау өстенә, Нияз үзенең сорауларын бирүне дә дәвам итте.
– Минем 60 сум алганны каян беләсең?
– Апа әйтте.
– Ә ул каян белгән?
– Син үзең бит әнигә әйткәнсең! Мин айга 1800 сум акча алам, дигәнсең. Шул 1800не утызга бүлгәндә, 60 килеп чыккан. Димәк, ул синнән 27 тапкыр артык ала.
– Анысын да апаң хисаплап чыгарганмы?
– Әйе. Аны үз классларында математик дип йөртәләр икән.
– Апаң дөрес хисаплаган. Ә менә ни өчен син ул абыйның «Твикс»ын алмадың?
– Телевизордан бер полковникның чечен кызын көчләгәнен әйттеләр. Аннан соң ул полковник чечен кызын атып үтергән.
– Ул турыда мин дә ишеттем. Хәзер дә суд бара. Син шулай да «Твикс»ны ни өчен алмаганыңны әйтмәдең бит әле.
– Әй, әти, әти. Шуны да аңламыйсыңмыни?
– Нәрсәне аңламыйм икән мин, улым?
– Чечняда акчаны кеше үтергән өчен биргәнне. Ул кыз бит ападан өч яшькә генә зуррак булган. Шул акчага сатып алган «Твикс»ны ашыйсым килми минем.
Шулай сөйләшә-сөйләшә бара торгач, ата белән ул трамвай тукталышына килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Ә өйгә кайткач, чыннан да, алар тәмләп чәй эчтеләр. Идрис әнисенә «Твикс»ны ни өчен алмаганын сөйләде. Бу минутларда ата да, ана да уллары белән горурлану хисе кичәрәләр иде.
Харис ЗАКИРОВ.
Казан шәһәре.

Комментарии