- 07.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №17 (3 май)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Авыр һәм йокысыз үткәрелгән төннән соң шешенгән күзләремне күпме генә яшерергә тырышсам да, мәктәптә барысы да шунда ук сизеп алды. Тынычлыкта калырга теләп, буш кабинет әзләп таптым. Шунда уйларым белән ялгызым калдым. Хәер, уйланырга вакыт төн буе да җитәрлек иде. Уйланудан бигрәк, күңелем ни уйларга белмичә, билгесезлектән интеккән бер мәлдә, кисәк бар тәнемне утлы күмер белән яндырып алгандай булды… Юк бит инде… Ул юк… Минем тормышым Аны хәзер бөтенләй кызыксындырмый. Тамагыма төер тыгыла. Күңел тула, тик агасы күз яшьләрем узган төндә бары да берьюлы тамып беткән, ахры. Үпкә дә, рәнҗү дә юк. Бары бушлык. Күңелдә бушлык кына иде…
Ул бүлмәдән чыкканда мин үземне күпмедер дәрәҗәдә тынычланган, дөньяга ачык күз белән караучы һәм күңеле бушап калган бер кешедәй хис итә идем. «Бар кеше дә бертөрле генә уйлый алмый. Фикер, хисләр, уйлар төрле була. Ләкин бер-беребезгә туры килмибез икән, димәк, шулай булырга тиештер дә. Нигә үземне битәрләргә?! Ни генә булса да, намус һәм үз горурлыгыңны, дәрәҗәңне, кешелеклелегеңне югалтмаска, алга таба тагын да ышанычлырак адымнар белән атларга кирәк бит!» – дигән ныклы фикерләр биләп алды үземне. Бу сүзләр бик дөрес һәм акыллы булып тоелса да, йөрәгем читендә барыбер нидер әрни, чәнчи иде.
…Тик Аны кабат күрү белән бар дөньямның асты өскә килде дә, берничә минут элек кенә газаплаган, үзәк өзгеч авыр хисләр кире кабынды. Кабат йотылып-йотылып елыйсы, кемгәдер барып сарылып, бу авырлыклардан котылдыруны үтенәсе, бушанасы килә башлады. Тагын шул үпкә катыш рәнҗү хисе йөрәгемне биләп ала да, бар тәнемне чымырдатып көзән җыера башлый.
Кайберәүләрнең киңәшләренә дә колак салмыйча ярамый, ләкин йөрәк икенче нәрсәне тәкрарлый: «Кичер син Аны, гафу ит, яратасың бит!» – ди…
Кичтән әйтелгән авыр, үткен һәм «очлы» сүзләр дә эзсез генә онытыла алмый. Нечкә күңел барын да якын кабул итә, тиз яралана…
Яз кояшы карый тәрәзәмә,
Шатлык кына иңми күңелемә,
Иңәр иде, берәү ачы яра салмаса,
Йөрәгемә әгәр кагылмаса…
Үзең өчен «чүп» дип алган сүзләр
Әйттең дә син – яшьләнде шул күзләр…
Үткен ханҗәр чәнчеде күк җанымны,
Ничек тыйыйм кызган канымны?!
Атлыйм һаман, абынам да кире торам,
Абынганда елап-ярсып мин кычкырам!
Ник шулкадәр бирелдем соң хыялларга?!
Ташланырмын кебек хәзер кыяларга…
Гөлнур.
Балтач районы.Нечкә күңел... ,
Комментарии