Кияүле кызлар өметле

Кияүгә чыгучы, ап-ак күлмәге кигән кызларга һәрчак сокланып карыйм. Алар бит – булачак аналар, илебезгә кыз-малайлар үстереп бирәчәк кешеләр. Илнең киләчәге кияүгә чыгучы кызлар кулында, дисәк тә, ялгыш булмастыр. Ил өчен балаларның күпләп туып, сау-сәламәт үсүеннән дә зуррак байлык булуы мөмкин түгел. Шуңа күрә дә хөкүмәтебез яшь гаиләләр турында ныграк кайгыртса иде.

Кызганыч, шулай керсез ак күлмәк киеп, матур булып кияүгә чыгучыларның кайберсе күп тә үтми аерылыша. Сөйгәнең белән шалашта да яшәп була дисәләр дә, анда бер айдан артык торып булмый шул, баш өстеңдә чын түбә булу кирәк. Шуңа да хәзерге яшь гаиләләрнең таркалуына еш кына торак булмау сәбәпче. Әмма арада мәхәббәтләре тиз арада сүрелүчеләр дә, хыянәткә баручылар да, ирләренең ата-анасы, туганнары белән низаглашучылар да, гаилә йөген тартырга теләмәүчеләр дә очрый. Туйларда, гадәттә, яшьләргә күбесенчә сәламәтлек, бәхет-шатлык телиләр, әмма гаилә тормышының авыр икәнлеген, бик зур түземлек соравын, хыянәтне кичермәвен, тәмле теллелекне яратуын, хәтта күпмедер дәрәҗәдә артист та булырга кирәклеген әйтеп бетермиләр. Бәхет-шатлыклар менә шуларга бәйле.

Яшь киленнәргә әйтәсе теләкләремне җыр сүзләренә салдым. Үзем өчен генә булса да, баянда аңа көен дә таптым, вакыт булганда уйнаштыргалап шомартып маташам. Ноталар яза белмим, ә менә текстны сезнең газетага җибәрәм.

Кәләшкә

(җыр)

Туй күлмәгең бигрәк асыл икән,

Үзең исә гүя фәрештә.

Уңган-булган, өлгер булып,

Сынатмасаң иде тормышта.

Кушымта:

Өстеңдәге ап-ак туй күлмәге,

Ак хыяллар, сөю билгесе.

Керсез хисләр, тату гомер итү,

Булсын сезгә тормыш өлгесе.

Туй күлмәгең берүк керләнмәсен,

Ядкәр итеп сакла сандыкта.

Сөю көче калсын мәңгелеккә,

Сез алмашкан алтын балдакта.

Кушымта.

Туй күлмәгең – язылмаган язмыш,

Бәхет белән килсен көзләрең.

Шатландырып, бер-бер артлы үссен,

Сау-сәламәт малай-кызларың.

Кушымта.

Туй күлмәгең – яшьлек хатирәсе,

Якты маяк тормыш юлыңда.

Насыйп итсен, тигез гомер итеп,

Бәйрәм итү алтын туйны да.

Кушымта.

Җәүдәт ХАРИСОВ.

Комментарии