- 07.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №13 (4 апрель)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Ашыга-ашыга эштән кайтам. Юл өстендәге азык-төлек кибетенә кереп, икмәк аласы бар. Хәзер тиз генә керәм дә чыгам… Тиз генә булмастыр. Минем кебекләр шактый икән. Ярый, нишлисең, чиратка басыйм.
Чират дигәнең гаҗәеп күренеш ул. Беренчедән, бер-бер артлы баскан кешеләр үзләрен сабырлыкта сынаса, икенчедән, һәрберсе – аерым шәхес, һәрберсенең үз язмышы, хис-кичерешләре. Кызык һәм кызыклы, син, Чират дигән галиҗанәп.
Менә сатучы каршына ирле-хатынлы пар килеп басты. Дөресрәге, кем белә, бәлки, дуслар яки хезмәттәшләрдер? Төгәлрәк, шешәдәшләрдер. Икесеннән дә тирә-якка аңкыган аракы исе әлеге фикерне дәлилләде. Нишлисең, Ходайның кеме юк! Өс киемнәре таушалган, аяк киемнәрендәге көзге пычрак кибет идәнен «пичәтли». Куллары да күптән су күрмәгән: бөгәрләнеп беткән акча, төрле тиеннәр тоткан ир-ат кулы шул турыда сөйли. Йөзләре күренми: ир безгә арты белән тора, ә хатын башын игән, бәйләгән яулыгы битен каплый. Сатучы кыз киштәдән бер шешә аракы, сыра китереп куйды. Ир-ат акча түләде дә:
– Матурым, боларны пакетка сал инде, яме. Хәзер үзем күтәрермен. Сиңа туңдырма да алыйммы?
– Акчаң җитсә, ал.
Ир тиз генә учындагы вак акчаларга күз төшерде. Кызганыч, сөеклесенә туңдырма алырга җитми иде, ахрысы…
– Матурым, башка вакытта алырбыз, яме.
– Ярар, ярар.
Ир «матурым» сүзен шулкадәр мәгънәле, йомшак итеп әйтә – аның янында басып торучы матурлык иясен күрү теләге артканнан арта бара иде. Нинди ул? Чыннан да, Матурым күз явын алырдай гүзәлме? Бәлки, әкият алиһәсе булмаса да, сөйкемлелек нуры балкыйдыр йөзеннән?
Хатын ашык-пошык әйберләрен пакетына ыргытты да, шул ук тизлек белән чайкала-чайкала чыгу юлына таба юнәлде. Кибет ишеге хәтсез тыгыз булып чыкты, ярдәм сорап, иргә мөрәҗәгать итәргә туры килде… Шул мизгелдә чираттагыларның күңелендә нинди хис тугандыр, белмим, мин исә бер мәлгә сүзсез калдым. Дөресрәге, тынсыз-аңсыз. Хатын йөзендә ярасыз урын юк: күзләре ниндидер начар чирдән эренләп, керфекләре бер-берсенә ябышкан, ирене ярылып кутырлаган, чигәсендә дә ниндидер сыдырылудан калган яра эзләре төзәлеп бетмәгән… Шулар өстенә, борыны, йөзенең ярадан буш урынындагы пычрак таплар әлеге күренешне тагын да чиркандыргыч итә. Киемнәреннән аңкыган сасы истән чираттагылар йөз сытып, башларын читкә борды. Ләкин ул – МАТУРЫМ. Беләм, тышкы матурлык түгел, эчке матурлык мөһимрәк. Адәм баласы эш-гамәлләре белән матур. Хатын-кызның матурлыгы нәкъ менә хатын-кыз булуда түгелмени? Ни бу? Аңга сыймый… Димәк, бу ир заты матурлык төшенчәсен үзенчә аңлый. Димәк, аның өчен шушы хатыннан да матуррак хатын юк дөньяда. Күрәсең, матурлыкның мин белми торган чагылышлары да бар.
Алдагы сатып алучылар да кибеткә парлашып килгән. Чиратта ап-ак шәл бәйләгән, өстенә кыска кара жакет кигән әби тора. Кигән киемнәре үзенә бик тә килешә, чисталыгы, пөхтәлеге белән дә аерылып тора. Читтәрәк – кыскарак кына буйлы, ләкин төз гәүдәле бабай. Икесенең дә йөзендә – сабырлык, тыйнаклык чаткылары.
– Карчык, нәрсәләр кирәк? Барысын да ал. Онытылып калмасын.
Бабай чиратка тыгылмый, карчыгы алганнарга риза булып читтән күзәтә.
– Белмим шул…Барысын да алдык кебек… Икмәк, май, ярмалар…
– Тәмле әйбер ашыйсың килмимени? Кайсы конфетны алырбыз икән? Сеңлем, кайсы конфетларыгыз йомшак, тәмле? Әбиегезгә иң тәмлесен күрсәтегез әле.
Сатучы кыз тартмалардан берничә төрле конфет алып килде. Күрсәтә, мактый торды, бәяләрен дә әйтергә онытмады. Икеләнеп кенә бер әбигә, бер бабайга күз төшерде.
– Юк, юк, кызым, бәяләре бик кыйбат, кирәкмәс. Өйдә бал да, вареньебыз да житәрлек.
Сатучы кыз төймәләргә баскан арада, карчык алган әйберләрен сумкасына тутырды да, тыйнак кына читкәрәк китте. Аның урынына җитез хәрәкәтләр белән атлап, карт килеп басты:
– Сеңлем, сез күрсәткән конфетларның барысын да яртышар кило үлчәп бирегез. Әбиең белән тәмләп карыйк. Ошаса, тагын килербез.
Менә ичмасам матурлык! Мөнәсәбәтләр матурлыгы! Бернинди артык хәрәкәт, артык сүз юк. «Матурым» дип төчеләнеп тә тормыйлар. Чираттагы һәркайсының йөзендә елмаю чаткысы пәйдә булды. Урамда салкын, пычрак көз булуга карамастан, әйтерсең, язгы кояш нурлары кибет эченә кереп башыбыздан сыйпап иркәләде, җылылык бүләк итте: күңелдә әйтеп бетергесез рәхәтлек урнашты. Сокланып һәм көнләшеп карап тордым. Әле генә асты-өскә килгән аҗаганнан соң, күңел тынычланды, хисләр үз урынын алды. Һәм бу халәтне югалтасы килми, аны озаккарак сузасы иде…
– Матурым, матурым дигән булалар, – дип, авыр сулап куйды янымда басып торучы ханым. (Күрәсең, әлеге манзара аны да тетрәндергәндер.) – Ул сүзнең кадерен белергә, мәгънәсенә төшенергә кирәк шул. Ирләргә аларга барысы да «матурым»: муенына асылынган яшь сөяркәсе дә, битен юа белмәгән шешәдәше дә… Ә өендә ашын әзерләп, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, ирен көткән газиз хатыннарына әйтә беләме соң алар ул сүзне?!
Ачу, нәфрәт белән әйтелде бу сүзләр. Юатырдай җавап таба алмадым. Әлеге нәфрәтнең сәбәбен дә сорарга батырчылык итмәдем.
– Минеке ун ел бергә яшәп, балалар үстергәч: «Синең матурлыктан ни файда?» дигән гаеп ташлады. Нинди файда көткәндер инде ул минем матурлыктан?!.
Ханым сөйләнә торды, тын гына тыңлый бирдем. Ләкин тыңлаучының булу-булмавы аның өчен әһәмиятле түгел иде кебек. Йөрәгендәгесен сөйли иде шул ул.
«Матурлык дөньяны саклап калыр» дигән гыйбарәне искә төшерсәк, бүгенге «Матурым»нар үти алырмы бу вазифаны? Әллә инде хатынының матурлыгыннан файда эзләгән ирләргә йөкликме бу җаваплы эшне? Ә саклап калучылар бар бит! Бер-берсен сүзсез генә, күз карашыннан аңлаучы карт белән карчык бар дөньяга сөрән салып түгел, ә тыйнак кына мөнәсәбәтләр матурлыгын, барыбызга да үрнәк булырдай матурлыкны саклап кала алганнар. Күз генә тимәсен.
Гөлнара НОГМАНОВА.
Матурлык фәлсәфәсе ,

Комментарии