- 07.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №13 (4 апрель)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Үзен күреп белмәсәм дә, ул якын кешемә әверелде. Әйе, без аның белән ярты ел чамасы бары тик Интернет челтәре аша гына аралаштык. Минем тормышка ул кышкы салкыннар белән килеп керде. Күнелнең дә әле яңа гына якын дустымның хыянәтен күреп, туңып калган чагы иде. Мәңге шулай булыр кебек тоелды. Тик ул килеп керде дә, гомерлеккә йөрәгемнең иң түрендә урын алды.
Күрше республикада яшәсә дә, аралар ерак түгел иде. Шулай булса да, күрешү, очрашу турында уй башка да килмәде, чөнки безгә болай да бик әйбәт иде.
Айлар үтте. Интернет аша сөйләшүләр безне тәмам якынайтты. Фотолар белән алыштык, җырлар, шигырьләр җибәрдек. Кыска вакыт эчендә бер-беребезгә тагын да ияләштек. Сөйләшер сүзләр бетмәде. Күзләрем көлде, йөрәгем шашып типте, канатланып очтым.
Күпмедер шулай язышканнан соң, беркөнне очрашырга сүз куештык. Бу күрешү миңа эчкән су, сулаган hава кебек кирәк иде. Иртән торсам да, кич ятсам да, шул очрашу турында гына уйладым. Көн саен, сәгать саен көттем бу мизгелләрне. Төшләремә кереп саташтырды.
Менә ул көн килеп җитте. Иртәгә… Ниhаять, мин аның күзләрен күрәчәкмен, тавышын ишетәчәкмен, сулышын тоячакмын…
Булмады ул очрашу. Мин аны югалттым. Мәңгегә… Бар нәрсәгә дә нокта куелды. Йөрәк сыкрап елады.
Резеда.
Башкортстан, Бакалы районы.
Хыялдагы очрашу ,
Комментарии