Мин бәхетсез түгел...

Мин бәхетсез түгел...

Мин кеше бәхетен җимереп, бәхетле булам дип, гаиләле ир-атлар артыннан чапкан хатыннарны аңламыйм. Дөресрәге аңламый идем. Үзем дә шул хәлдә калганчы... 
Аның белән тукталышта сөйләшеп киттек. Ничектер күңелемне җәлеп итә алды ул. Сүзгә сүз ялганды, ахырда ул телефонымны сорады. Мин әйттем дә, үз автобусыма утырып киттем. Әмма күңелем, ни өчендер шалтыратсын иде, дип теләде. 
Ул шалтыратты. Очрашырга сүз куештык. Матур гына кафеда утырдык. Күбрәк ул сөйләде. Үзе турында күп сөйләде. Гаиләле булуын, улы да үсеп килүен дә яшермәде. Мине шунда корт чаккандай булды, ничек мин аның гаиләле булу ихтималын бөтенләй уйламаганмын, дип эчемнән үземне битәрләдем. Ул моны сизде бугай. Кабаланып акланырга теләгәндәй әйтеп салды:
– Син миңа беренче күрүдә үк ошадың. Минем гаиләмдә бәхетем юк. Мин анда артык. Хәзер аерылу алдында. Үземнең киләчәгемне ул хатын белән күз алдына китерә алмыйм... Шуңа күрә начар уйлама, кума мине, – диде ул.
Минем уйга калуымны сизде. Әмма аерылышканда тагын очрашырга сүз куештык. Мин карышмадым. 
Икенче очрашуга барганчы озак уйландым. Өстә әйткәнемчә, гаиләле ирләр белән типтерүче танышларым күп, мин аларны кискен гаеплим, бәхәсләшәм дә. Аларның үз карашлары бу нисбәттән. Миңа да төрттерәләр. Янәсе, картаеп барасың, юк хәзер рәтле ирләр. Әнә шул рәтлеләрен кемдер эләктерергә өлгергән. Син дә авыз ачып торма, тартып ал, рәхәтләнеп яшәп кал... 
Әйе, бер яктан алар хаклы. Минем яшем бара. Инде 32не тутырырга җыенам. Ләкин ялгыз калам дип, кеше бәхетен җимеримме? Мондый каргышлы адым белән мин бәхетле була алырмынмы, сайлаган кешемне дә бәхетле итәрменме? Әнә шулай бик тирәнтен уйлыйм шул мин. Артык җитди булганга күрә, бүгенгәчә ялгыз калдым да инде. Игътибар итмәделәр түгел, булды минем белән дә аралашырга теләгән егетләр. Арада төрлесе булды. Үзләренә кызык өчен генә очрашырга теләгәннәре дә, җитдиләре дә. Җилбәзәкләрне үзем якын җибәрмәдем, очрашыр алдыннан белешеп, мәгълүмат туплый идем дә – араны өзә идем. Ә җитдиләре үзләре суынды, минем артык тәрбияле, тирән уйлаучан, җитди булуым өркеткәндер күрәсең. Менә нәтиҗә хәзер күз алдында, янымда берсе дә юк. Мин ялгыз. Хәзер инде егетләр түгел, әнә шул хатынлы ирләр генә миңа игътибар итә ала, юкса. Ә мин һаман да шул кеше бәхете, дип үземне тыеп торам. Юкса, һичьюгы иптәшкә балам булып, ялгыз калмаска, дип тә уйлап куям үзе. 
Белмим, никтер ул миңа ошады. Нәрсәсе беләндер җәлеп итте күңелемне. Һәм мин, ни булса булыр, дип язмышым агымына иярергә, карышмаска, буйсынырга булдым. Аерылып ятышым, дип акланды бит өстәвенә. Мин аермыйм, мин булсам да, булмасам да, аерылышасылар. 
Шулай берничә тапкыр егет белән кыз кебек очрашып йөргәннән соң, ул минем туган көнемне белеп алды. Мин аңа үзем турында күп сөйләмәскә тырыштым. Артык җитдилегемне аңлап, монысы да таяр, дип шүрләдемме... Ә менә туган көнемә ул фатирыма килде. Каршы килә алмадым. Бу беренче тапкыр шулай аулакта очрашу иде. Бер бүлмәле фатирымны яхшылап җыештырдым. Булдыра алганча, мул сыйлы табын кордым. Киендем, ясандым. Миңа бит бүген 32 яшь...
Ул бер сумка күчтәнәчләр, чәчәк бәйләме тотып килеп керде. Ничектер үз кеше кебек килеп керде ул миңа. Әйтерсең, гел шушында минем белән яшәгән. 
Табын янына утырдык. Ул бик шат. Үзе алып килгән шәрабын бокалларга салды. Шунда ул үзенең миңа бүген әйтергә тиешле ике яңалыгы барлыгын әйтте. Кайсысыннан башлыйм, дип сорап куйды. 
– Кайсыннан телисең, шунысыннан, – дидем мин.
– Ярар монысыннан, безнең арада сер калырга тиеш түгел, – диде дә ул, паспортын миңа тоттырды. 
– Нишлим мин аның белән? – дидем мин.
Ул эндәшми генә гаилә хәлләре теркәлә торган битне ачты. Анда аларның аерылышулары турында тамга тора иде. Көне дә әллә кайчангы түгел, әле 4 кенә көн узган. Мин дәшмәдем. Аннан ул паспортын өстәлгә алып куйды да, кесәсеннән кечкенә генә тартма алып, ачып миңа сузды. Анда алтын алкалар иде. Аптырап калдым.
– Бу бит бик кыйммәтле бүләк. Мин ала алмыйм. 
– Юк, кыйммәтле түгел. 3–4 мең сумлык бүләк арзан да әле ул синең өчен. Кыйммәтлесен алырга курыктым, аңламассың, дип уйладым. Бүген син минем бу беренче бүләгемне аласың, һәм миңа синең яныңда калырга ризалык бирәсең. Юк икән, юк, үпкәләмәм. Кыен булса да, торам да чыгам да китәм... – диде дә ул алкаларны минем кулыма тоттырып бокалындагы шәрабны каплап куйды. 
Мин нишләргә дә белмәдем, капыл ишетелгән сүзләрдән аңым томаланды. 
– Уйларга да вакыт бирмисеңмени? – дип кенә җаваплый алдым. 
– Нәрсәсен уйлыйсың инде. Мин начар кеше түгел. Сине дә инде аңладым. Гаиләмә кайтмыйм. Син кертмәсәң, тулай торакта бүлмәм бар. Торыр урын өчен килмәдем сиңа. Бәхетле булыр өчен. Яшәп карыйк, бәхетебезне бергәләп төзик. Барысы да үзебездән тора, – диде ул.
Мин дәшми генә ванна бүлмәсенә кереп киттем. Нишләргә? Соң дөнья җимерелмәгән, каршы килмә, бәлкем барып чыгар, дип, әйтерсең кемдер колагыма пышылдады. Шунда үз алкаларымны салып, аныкыларны элдем. Килешә. Ошады. Берни әйтми, кире табынга чыгып утырдым. Ул алкаларны күрде, килешә дип кочып алды. Ә мин дәшмәдем...
Әнә шулай яшәп киттек. Әйе ипле, уңган ир булып чыкты ул. Эштән мин соңарып кайтсам инде ашарга әзерләнгән була. Тәмле пешерә ул. Белмәгән эше юк. Ял көннәрендә дә минем янымда, миңа булыша. Бакча алдык. Анда ниләр генә корып куймады. Авылларыбызга да кайтырга, булышырга өлгерәбез. Мин бик бәхетле идем. Әти-әниләре белән дә килештек. Минем әнием дә ошатты аны. Кыскасы, мондый ир-терәк турында кайсы гына хатын-кыз хыялланмый икән?!
Мин гел аптырадым, ничек шундый ир гаиләсенә сыешмаган соң? Аның сөйләүләре буенча хатыны чын эгоист. Бар эш, ашарга пешерү, юу, чистарту да ир өстендә булган. «Минем маникюрым бозыла, макияж ясатасым... Вакытым юк. Хатын-кыз беренче чиратта үзен карарга, туйганчы йокларга тиеш...» Әнә шундый нәзакәтле булган аның хатыны. Улына да игътибарын кызганган. Минем янымда ул ачылып, җиңеләеп китте. Тәмәке тартмый, эчү турында да гаме юк. Мин дә эгоист түгел бит. Улы белән аралашуын, аңа ярдәм итүе белән кызыксынып торам. Булыш, янында бул, дип тәкрарлыйм. Монда алып килергә дә сораган идем дә, хатыны рөхсәт итмәгән. 
Әнә шулай яшәп ятканда, минем иремнең соңарып кайтулары ешайды. Ял көннәрендә дә сәбәп табып чыгып китә башлады. Мин шикләнә калдым. Әмма сүз әйтмәдем. Көннәрдән бер көнне сиздермичә генә аның эш урынына барып көтеп торырга булдым. Ул чыкты, әмма китәргә ашыкмады. Телефонына төбәлеп нидер язды, аннан озаклап сөйләште. Шунда янына беренче хатыны килеп җитте. Кочаклашып күрештеләр. Араларында мәхәббәт ташыганы сизелеп тора иде. Ирем хатынын биленнән кочаклап машинасы янына атлады. Мин түзеп тора алмадым, каршыларына чыктым. Ул мине күреп коелып төште. Әмма үзен тиз генә кулга алып, башын иеп: «Гафу ит, мин аны гына яратам икән... Синең белән барып чыкмас безнең тормыш...» – диде. 
Мин дәшмәдем. Яннарыннан китеп бардым. Ул көнне өйгә кайтмады. Икенче көнне килеп әйберләрен җыеп алып китте. Сөйләшмәдек. Мин аңлатма бирүне һәм таптыруны кирәк санамадым. Ул исә үзе аңлатырга тырышты: «Бала бар бит, ул бик кызганыч», – диде.
Мин сүзсез генә озатып калдым. 
Бала бар бит... Беркөнне мин үзем дә эчемдә яңа җан яралганын тойдым. Ул безнең мәхәббәтебез җимеше. Мин аны табачакмын. Ул кызыммы, улыммы – минем чын дустым, кадерлем булачак. Мин инде башкаларга күңел җылым белән бүлешә алмам. Рәхмәтле мин аңа, мине ялгыз итмәде. Ә баласы барлыгын ул белмәде, белмәс тә. 
Яратаммы мин аны? Яраттым, моңарчы беркемне дә алай якын итә алмаганча, чын ярату белән яраттым. Минем саф керсез мәхәббәтемә лаекмы ул? Белмим, мин аны гаепләмим. Әгәр әйләнеп кайтса, мин аны кабул итәчәкменме, гафу итәрменме? Мөгаен, әйе... Әнә шундый тиле инде мин. Ул минем янымда җылынган, әмма салкын куышындагы учакны сагынып яшәгән булып чыга.
Мин исемнәрне язмадым. Юкса, шушы вакыйганы белүчеләр аңлап алырга мөмкин. Кызгануларын теләмим. Мин бәхетле, минем балам булачак. Миңа шул җиткән!
Әлфия. Чаллы шәһәре

Комментарии