- 07.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №1 (1 гыйнвар)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Хәтер көндәлегемне барлыйм. И-и, япь-яшь көе ниләр генә күрергә, ишетергә, кичерергә туры килмәгән икән… Бу сүзләрне гомер уртасына җиткән ир-ат яисә хатын-кыз әйтсә, аптырарлык та булмас иде, бәлки. Ә язмыш дигәнең олысын-кечесен аерып тормый икән. «Аллаһы Тәгалә сөекле бәндәсен генә сыный» дигән гыйбарәне соңгы вакытта бик еш ишетергә туры килә. Мин дә әнә шул «сөекле»ләр исемлегенә керәм, күрәсең…
Гомер йомгагымны ерактан – бала чагымнан башлыйм әле. Юк, әби-бабайлар кебек ачлы-туклы яшәдек, өстебезгә кияргә кием дә юк иде, димим. Җылы өебез була торып та, урам «саклап» уздырган салкын төннәр бүгенгедәй хәтер сандыгында. Ул чакта, сабый акылы белән, күп нәрсәгә төшенмәгән булсам, хәзер, акыл утырткач, аңлый төшәм. Шулай булуына карамастан:
– Әни, нигә түздең? Үзеңне генә түгел, мине дә тилмерттең бит. Ә ул сабырлыгың өчен рәхмәт әйтүче кеше булдымы?! – дигән сорауларны бик еш бирәм.
Моңа каршы әнинең җавабы һәрчак әзер:
– Балам, үзем әтисез үскәч, сезне үксез итәсем килмәде.
– Исерек ата белән рәхәт чигәрләр дип уйладыңмы?
Аракы. Күпме кешенең тормышын җимергән, гомерен өзгән зәхмәт бит ул. Ә минем самими балачагымны, хыялый яшьлегемне урлады…
…Бакчага йөргән башка балалардан аермалы буларак, мин өйгә кайтасы килмичә елый идем. «Монда уйныйм, кайтмыйм, анда әти бар», – дип үксегәнемне тәрбияче апалар әтинең үзенә дә җиткергәннәр. Аларны гаеплисем килми, әмма дәшмичә калсалар, ни булган инде?! Бала нәрсә генә әйтмәс тә, нәрсә генә сөйләмәс. Шуннан соң әти чәчемнән йолкып тотып, авызыма тимер кашык белән суга-суга кыйнады. Күп дигәндә, биш яшьләр чамасы булгандыр миңа, тик иреннәремнең ничек әрнеп авыртканы әле хәзер дә исемдә.
Менә тагын бер «истәлек». Башлангыч сыйныфта укыган чагым. Дәресләрдән соң, классташларыма ияреп, чана шуарга киттем. Кайтып керүгә үк мине әтинең «нурлы» йөзе каршы алды:
– Кайда йөрдең? Ник сорамыйча киттең?
– Без… Без тау шуарга бардык.
– Ишегалдындагы карны кем көри?
Җавап кайтарырга да өлгермәдем, аракы сөременнән аңы томаланган әти, пальто якамнан җилтерәтеп алды да, мине урамга алып чыгып китте. Ярый әле әни, вакытында кайтып җитеп:
– Үтерәсең бит баланы – дип, әтинең кулыннан көрәген тартып алды.
Аңарчы хәйран «төшкәләргә» өлгергән иде инде. Бөтен тәнем кара көеп, гәүдәмне дә кыймылдата алмыйча ике көн өйдә яттым. Укытучыга исә, салкын тиеп авырый, дип әйттеләр. Әнә шул чакта көрәк белән бик каты кыйналып, аркам гел сызлый торган булып калды. Үзем зарланмагач, табибка күрсәтергә әнинең дә уена килмәде.
Матур күренеш булмаса да, шуны әйтмичә булдыра алмыйм: әтисез балалардан ак көнләшү белән көнләшә идем мин. Шундый ике дустым күршебездә генә яшәде. Әниләре көнозын эштә булып, Фәйрүзә белән Нәргизәгә тиешенчә игътибар, тәрбия дә җитмәгәндер, бәлки. Пычрак өс-баш, атна буе таралмаган чәч белән йөрүләренә карамастан, аларның йөзләрендә беркайчан да моңсулык күргәнем булмады. Әле дә шулай.
Элегрәк (бәлки хәзер дә шулайдыр) дәрескә соңга калып килүчеләрне мәктәп җыелышында исем-фамилияләрен әйтеп орышалар иде. Фәйрүзә белән Нәргизәне исә, шул исемлектә иң беренчеләрдән булып торуларына карамастан, телгә алучы кеше булмады. Янәсе, аларның әтиләре юк, шуның өстенә әниләре иртә таңнан фермага эшкә китә, ә кызларны мәктәпкә кем әзерләп җибәрсен?
Минем үземне шул исемлеккә ике тапкыр керттеләр. Әти куып чыгарып, күрше авылдагы туганнарда төн уздырган чакка туры килгән иде ул. Менә аны укытучыларга ничек аңлатасың? Хәер, андый вакытлар бик күп булды ла ул…
Нинди генә исерек булмасын, гаиләдә әтинең сүзе генә сүз булды. Берәр сорау белән мөрәҗәгать итсәм йә булмаса киңәш сорасам, әни һәрчак: «Әтиең нәрсә әйтер?!» – ди торган иде. Хәзер дә шул ук хәл.
Бераз үсә төшеп, яшьтәшләрем клубка чыга башлагач, минем дә өйдә утырасым килмәде. Тик менә кич чыгып йөрүләргә әти теше-тырнагы белән каршы килә торган иде. Берсендә тәки ризалаттым бит үзен. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган елның җәе иде ул. Фәйрүзә белән Нәргизәгә ияреп клубка киттем. Андагы яшьләрнең күплеген күреп шаккаттым. Күрше авылдан егетләр килгән, шәһәрнекеләр дә кайткан. Соңгылары арасыннан берсе мине бик озак күзәтеп торды да тәки танышырга булды бит. Кыяр-кыймас сүз каткан бу егет оялып кына озата да кайтты. Ул чакта кесә телефоны заманы түгел, шуңа күрә өйнекенең номерын сорады. Әйтмәдем. Әти өйдә чакта шалтыратып борчыр, янәсе. Ә ул, кемнәндер белешеп, тәки тапкан бит.
Икенче көнне төштән соң әни:
– Кызым, сиңа ниндидер Булат шалтырата, – дигәч, югалып калдым.
Сөйләштек. Кичен ул безнең капка төбенә киләчәген әйтте. «Әти рөхсәт итсә, чыгармын», – диясе идем, тукталып калдым. Чөнки танышкан мизгелдә үк йөрәгемә ут салган, күңел кылларын башка төрле тирбәлергә мәҗбүр иткән Булатны үземнең дә бик күрәсем килде.
Һич булмаганны, ул көнне уздыра алмыйча иләс-миләс йөрдем. Йөрәктә беренче мәхәббәт хисләре бөреләнү шул иде, күрәсең. Булат белән килешенгәнчә, кичке унны көттем. Эңгер-меңгердә әти кайтып керде. Өзек-өзек сүзләреннән аңлашылганча, җыелышып кәрт сукканнар да, бу җиңелгән икән. Шуның ачуын бездән алды: әнинең тәлинкәгә салып куйган ашын өстәлдән сыпырып кына төшерде. Идәнне сөртергә иелгән әнигә берничә тапкыр каты итеп типте, чиләген төртеп аударды да, сүгенә-сүгенә караватка барып ауды.
Беләм, исерекнең дә төрлесе була: кайберләре, үзләрен бик зур гаеп эш кылган дип санап, тавыш-тынсыз гына йөри дә ятып йоклый, ә кайсылары, үзләрен белештермичә котырынып, тузынып, төне буе сугышып чыга. Әти дә әнә шундыйлардан – эчсә, акылын җуйганчы эчә. Инде йоклап китте дигәннән соң да яңадан торып, кулына пычак алып, пычрак сүзләр кычкырып, үтерәм дип янап йөри.
Аңлашылганча, кичен Булат янына чыга алмадым. Сөйләшенгән вакытка килгән булган ул. Ачык тәрәзәдән ишетелгән тавыш-гаугадан соң борылып китеп тә барган. Бу турыда миңа икенче көнне Фәйрүзә җиткерде.
Шушы хәлдән соң клубка аяк басмас булдым. Булат шалтыратканда, мең төрле сәбәп табып, сөйләшүдән дә кача килдем. Оялдым, гарьләндем. Дөрес, әти-әнине берәү дә үзе теләгәнчә сайлап алмый һәм аларның кылган гамәлләре өчен дә балалары җавап бирми. Шуңа да карамастан, егетләр телендә «исерек кызы» булып йөрисем килмәде.
НУРЗИЛӘ.

Комментарии