Мәхәббәт тарихы

Вәлиулла бабайга үз яшен биреп тә булмый. Кулыннан килгәнчә малайларына булышам дип кенә тора.

Кышның салкын булмаган кояшлы бер көнендә бабай үзләренең сарайларындагы атны җикте дә, оныгын утыртып, малае баскан итекләрне сату нияте белән, күрше авылларга чыгып китте.

– Улым, җайлабрак утыр! Чана авыш юлда салулый ул, төшеп калуың бар.

– И бабай, төшсәм дә, барыбер җирдән түбәнгә китмәм. Ярар, чананың алгы ягына ук кереп утырам. Аннан берничек тә төшеп калмыйсың.

– Алла боерса, әти-әниеңә күп итеп акча алып кайтып бирербез. Иң үтә торганы сүчинкә инде. Кәлүш киертеп киеп куясың да, аягың көне буе җылыда йөри. Әле мин, өр-яңа сүчинкә дигәненең артына күн дә тегеп куям бит. Кеше кызыга-кызыга ала. Озын кунычлы. Бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел. Шалкан бәясе генә.

– Бабаем, беркөнне Кәлимулла бабайларның капка төбендә утырдык. Шунда миңа бер бабай әйтә, әнә сакаллы бабай бар бит әле, шул әйтә: «Синең бабаңның тагын бер хатыны бар иде», – ди. – Берсе – әбием, ә икенчесе кем була соң?

– Улым, озын телләр күп сөйләшә шул. Яшермим, бар иде. Сугыштан соңгы еллар. Мин Сәхипҗамал исемле кызга өйләндем. Бригадир булып эшләгән чагым. Өй саен кереп, эшкә чыгарга әйтергә кирәк. Шул чагында авылыбызның икенче башында яшәүче Сәрбиназ дигән кызга күзем төште. Бер кергәндә эчке күлмәген салып, күлмәк киеп яткан чагына туры килдем. И балам, шул көннән соң мине алыштырып куйдылармыни. Шул кыз, ятсам да, торсам да, күз алдымнан китмәде. Аны гел дә очратасым килә иде. Үземә якынайту өчен, бер җәйдә аны ындыр бригадиры итеп куйдым. Кеше күрмәгәндә аңа кагылгалап та китә идем. Юк, әшәке ният белән түгел: йә биленнән кочаклап, йә булмаса матур сүзләр әйтеп куям. Авылда ир-егетләр юк диярлек. Күбесе сугышта үлеп калган. Сәрбиназ да минем матур сүзләремә шундый ук сүзләр белән җавап кайтара башлады.

Улым, мин моны сиңа гына сөйлим. Син ир буласы кеше. Өйләнгәндә уйлап, яраткан кешеңә генә өйләнергә кирәк. Аның белән бөтен гомер буе яшисе бит. Син, улым, яраткан кызыңа гына өйләнерсең, яме.

– И бабай, мин өйләнгәнче, кызыл кар явар.

– Кызыл кар яумас, улым. Синең өйләнгәнеңне күрергә язсын иде әле. Юк, алай озак яшәп булмастыр. Улым, мине димләп өйләндерделәр. Мин Сәхипҗамал әбиеңне ярата алмадым. Ул да миңа салкын иде.

Кич Сәрбиназларның тәрәзәсеннән карау дисеңме, мунча яккан көнне мунча тәрәзәсеннән карау дисеңме, берсе дә калмады. Сихерләде бит ул мине. Улым, ярату шундый буладыр инде. Сәхипҗамал әбиең белән бер-беребезгә ияләнә алмагач, аерылыштык. Ул икенче егеткә кияүгә чыкты. Бик бәхетле яшиләр, дип әйттеләр. Хәзер ул гүр иясе инде. Мин Сәрбиназ артыннан бер ел йөрдем. Аннан өйләнештек.

– Теге бабай ялганламаган икән ике хатыны бар иде дип. Шулай булгач, ике хатының булган бит инде.

– Әйе, улым, ул дөресен әйткән. Менә шулай, Сәрбиназ әбиең белән яшь аермабыз да шактый булуга карамастан, менә дигән итеп яшәдек һәм яшибез. Бер-беребезне беркайчан да рәнҗетмәдек. Улым, әле Сәрбиназ әбиеңә өйләнгәч тә, яшь кызлар үтеп киткәндә, артларыннан карап кала идем.

Матурлыкка күзең төшү, яратуның ни гаебе бар? Гашыйк булу, ярата алу үзе бер сәнгать бит ул.

– Улым, өйләнсәң шундыйга өйлән, сиңа – аның белән, аңа синең белән рәхәт булсын һәм ул синең бердәнберең булырга тиеш.

Сүчинкә дигәннәрен шактый саттылар. Вәлиулла бабай итек күтәреп, кешегә кереп киткәндә, оныгы чанадагы әйберләргә, атка күз-колак булып торды. Әле бер танышлары, әбәт вакыты булу сәбәпле, ашка да дәште.

– Бабай, эчтә бүреләр улый башлаган иде. Шәп булды әле бу. Җылынып та киттем, – диде оныгы. – Бабай, атка да солы ашаттым.

Алар кайтыр юлга чыктылар. Ат чанасы бер җирдә салулап алды. Вәлиулла бабай чанадан тәгәрәп төшеп, кар көртләре өстенә очты.

– И бабай, миңа әйткән буласың, төшеп калма диеп. Үзең иң беренче очтың бит.

– Улым, юллары шундый аның, зыян юк. Бу трактор йә булмаса машинадан очу түгел бит.

Өйгә кайтып керүгә, бабайның оныгы сөенечен яшерә алмады.

– Әтием, әнием, әбием, итекләрне сатып бетерә яздык бит. Менә кечкенәсе генә калды.

– И-и, рәхмәт яугыры, улым.

– Синең белән барганга сатылган ул. Бабаңның үзеннән генә булмас иде әле.

Алар кайнар өчпочмак ашарга утырдылар.

– Әбием, бер нәрсә әйтимме?

– Әйт, улым.

– Бабай әйтә, мин яшь чакта Сәрбиназ әбиеңне кич өй тәрәзәсеннән, мунча яккан көнне мунча тәрәзәсеннән карап йөри идем, – ди. – Син мунчага кереп кача идеңмени?

Вәлиулла бабай: «Улым, мин сиңа сер итеп кенә әйтәм дидем бит! Син сертотмас үрдәк икәнсең!» – диде елмаеп.

Сәрбиназ әби:

– Шушы яшемә җитеп, мин ул турыда белми идем. Әле син яшертен генә, мине күзәтеп тә йөргән идеңмени, картлач?

– Үзең кич чыкмый идең бит. Шулай, сине читтән күзәтергә генә кала иде. Яраткач күзәттем инде.

– Әйе, улым, бабаң белән бик тату һәм яратышып яшәдек. Мәхәббәт дигәнең беркемне дә читләтеп үтми. Ул үскәч, сиңа да килер, улым. Сиңа да, әти-әниеңә дә Сәрбиназ әбиең белән Вәлиулла бабаң арасындагы мәхәббәт насыйп булсын. Амин!

Рафилә ФӘТТАХОВА.

Кукмара бистәсе.

Комментарии