Мулла

Мулла

– Исәнме, Фирдүс хәзрәт!

– Исәнме, Ләйсән! Әйдә, түрдән уз!

– Син телефоннан, ашыгыч, дигәч, чаба-чаба килдем. Берәр әйбер булмагандыр бит?

– Болай барысы да сау-сәламәт, балалар да, Салиха да… Үз-үземә урын таба алмыйм. Мин инде сине күптәннән беләм. Син минем гомерем буена якын дустым булдың. Хәзер дә бары тик сиңа гына сөйли алам. Ә бит эчемдәге уйларны бөтен дөньяга ишеттерәсем килә – шушы сөйләгәннәремне газета битләренә язып чыга алмассыңмы икән?! Бәлки, газета аша миңа ярдәм итүчеләр булыр, киңәшләрен бирерләр. Әгәр риза булсаң, эчемдә янган ялкынны басар өчен, язмышымны сөйләр идем.

– Фирдүс хәзрәт, сине тыңларга мин һәрвакытта да әзер. Мин һаман да синең догаңда йөрим бит. Эшләгән яхшылыкларыңа гомерем буена рәхмәтле. Нәрсә борчый сине?

– Мин хәзрәт, бер яктан караганда, бер гөнаһсыз кеше булырга тиеш. Шулай да үземне гади кеше итеп сизү минем җаныма рәхәтлек, тынычлык бирә. Үтенеп сорыйм, әгәр дә мин сөйләгәннәрне газета битләренә бирергә теләсәң, гади сөйләм белән, бернинди дин сүзләре кертмичә генә язуыңны телим. Дин юлына басуымны, син беләсең инде, минем әти-әнием теләде. Ә заманында бит язмышымны авиация белән бәйләргә теләгән идем. Әти-әни кушканны барыбер эшләмәячәкмен дип яшәдем. Беркөнне әни янына чакырды да:

– Улым, дин юлына басарга тырыш, дин дөньясы бик чиста, пакь ул. Тыңла безне, сүзебезне җиргә салып таптама, – диде.

Әнинең әнисе абыстай булган. Әни үзе абыстай булмаса да, догалар, намазлар укыштыргалый иде. Ә әти заманында авыл мулласы булырга теләгән. Ләкин аның урынына башка кешене куйганнар. Шуннан соң ул үз-үзенә: «Әгәр дә улым туса, һичшиксез, үзен мулла итәчәкмен», – дип сүз биргән. Үч иткәндәй, кызлар гына туып торган. Инде, ниһаять, алтынчы бала булып мин туганмын. Үземне белә башлаганнан бирле, минем кулда дини китаплар булды, һәрвакыт дин дип колак итен ашадылар. Гомумән, дини дәресләр, мәчет, догалар һ. б. – барысы да минем көндәлек тормышым иде. Әмма мин качып-посып кына үземә кызык булган әйберләр белән шөгыльләндем. Газета-журналларда күргән авиация турындагы мәкаләләрне җыйдым, шул темага кагылышлы китаплар алып кайтып укый идем.

Вакыты җиткәч, шәһәргә мәдрәсәгә укырга җибәрделәр. Шулай да буш вакытым булдымы, үзем кызыксынган җирләргә чыгып чаптым, төрле очрашуларда булдым. Бер шәһәр кызы белән таныштым. Мәхәббәт дөрләп янды. Ләкин бу мавыгу озакка гына сузыла алмады, чөнки шәһәрдә нәрсәләр белән шөгыльләнеп йөргәннәрем әти белән әнигә дә барып ирешкән. Ялга кайткан җәйне алар мине өйләндерергә теләүләрен әйттеләр. Минем ризалык бирү-бирмәвем алар өчен мөһим әйбер түгел иде – тиз арада мине өйләндереп тә куйдылар.

Салиханың әти-әнисе безгә өч бүлмәле фатир сатып алып бирде. Яшә генә. Ә теге очрашып йөргән кыз белән аралар шулай берни аңлашмый, аралашмый гына өзелде.

Бер яктан караганда, Салиха бик уңган, акыллы хатын булды: сүземнән беркайчан да чыкмады, тыңлады, үзенең төпле киңәшләрен бирде, бер-бер артлы ике ул тапты. Үзең беләсең, тагын өченчегә авырлы. Икенче яктан караганда, беренче көннән үк аңа карата бернинди дә хисем булмады, һәм бүгенге көнгә кадәр мин аңа гашыйк була алмадым.

Аның әтисе минем өчен бик күп әйберләр эшләде. Ул районда инде ничә еллардан бирле баш мулла булып тора. Үзенең танышлары аша мине шушы мәчеткә мулла итеп куюга иреште. Ләкин бу миңа кирәкме-юкмы икәнен миннән, гадәттәгечә, беркем дә сорамады.

Мәчеттә дәресләр бирә башладым. Шунда минем игътибарымны бер малайның әнисе җәлеп итте. Танышып киткәннән соң, аның ялгыз хатын икәнлеген, биш ел элек иренең фаҗигале рәвештә вафат булуын, дөресрәге, асылынып үлүен белдем. Кадрия ире үлгәндә көмәнле булган икән.

Шулай беркөнне, яшәгән нигезенә укып алырга дип, өенә чакырды. Килеп керү белән танып алып, муеныма улы Марат сарылды. Үзенең иң якын кешесемени мине кочаклый гына, сакалларымнан, битләремнән сыйпый.

Хәл-әхвәлләр сорашкач, азан әйтеп, нигезгә укып алдым. Шуннан соң бераз сөйләшеп утырдык. Янымда Марат бөтерелә, ә күзләрем аның саен Кадриядә. Шул көннән башлап аларга йә сәдака кертәм, йә бәйрәм белән котлап чыгам, йә хәл белешкән итенәм. Гомумән, һәрвакыт төрле сәбәпләр уйлап чыгара торган идем. Бер килүемдә Кадрия өйдә үзе генә булып чыкты. Улын бертуган сеңлесе берничә көнгә кунакка алып киткән икән. Кадрия мине күрү белән каушап китте, шулай да күзләре очкынланды, йөзләре алланды, битендәге чокырлары үзен тагын да сылуландырып тора иде.

…Тынлык урнашты. Безнең күзләребез күзгә-күз очрашты. Шул мизгелдә ниндидер дулкын безне бер-беребезгә якынайтты. Яшен тизлеге белән мин Кадрияне кочагыма алдым, кулларым, үзем дә сизмәстән, аның нечкә билләренә сузылды, ә аның куллары минем муеныма сарылды. Колакларымны, яңакларымны кайнар сулыш яндырып үтте.

– Фирдүс, без нишлибез соң? Нәрсә соң бу? Болай ярамый бит, – дип, Кадрия колагыма пышылдады. Ә мин аның йөрәк тибешенә кадәр тоям, аның ничек сулкылдаганын хәтта ишетәм дә. Менә кайда адашып йөргән икән ул йөрәгемдәге бушлыкны юкка чыгаручы. Менә ул минем күптәннән йөрәк яндырып, әллә кайларда тилмереп адашып йөргән язмышым. Бер секунд эчендә бөтен дөньям онытылды. Ләззәт диңгезе бар тирә-якны чолгап алды. Ниндидер бер почмакка кереп поскан яшәү чаткылары дөрләп яна башлады. Йа Раббым, кайчаннан бирле, ничә еллар инде тилмереп көткән, эзләгән язмышым бит бу. Мин хәзерге көнгә кадәр, гомумән, утыз яшемә җитеп тә, шушындый ләззәтне кичергәнем булмады бит. Аның буй-сыны, куе, кара бөдрә чәчләре, карлыгачтай сызылып киткән кара кашлары, тулышып пешкән чиядәй иреннәре бар дөньямны да оныттырды, аның чәчләрендәге, муенындагы хушбуй исләре уйларымны чуалтты. Менә нишләтә икән ул хатын-кыз!

– Фирдүс, нәрсә булды соң әле безнең белән? Син мулла, мин укытучы. Икебез дә үрнәк күрсәтәсе кешеләр…

Бу сүзләр мине ничектер айнытып җибәрде.

– Барысы да яхшы, – дип бүлдердем Кадрияне. – Борчылма, без беркем алдында да гаепле түгел. Һәркемнең үз тормышы. Безне нәрсәдә дә булса гаепләргә беркемнең дә хакы юк.

– Ә синең хатының? Аның рәнҗеше, балаларыңның күз яше? Аларның бит бернинди дә гаебе юк. Аңла, Фирдүс, мин алар каршында гаепле, алай гына да түгел, синең каршыңда да гаебем зур, Ходай каршында гөнаһлы мин. Минем аркада син дә гөнаһка чумдың. Аллаһы Тәгалә безгә җәза бирмәсә ярый инде.

– Гаиләм өчен мин үзем генә җавап бирергә тиеш. Күптәннән инде үземә урын, җан тынычлыгы эзләдем, йөрәк җылысын таба алмый интектем. Ниһаять, менә ул – гомерем буена эзләгән теләк, син минем янымда. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, Кадрия!

– Фирдүс, син мулла кеше бит, болай ярамый.

– Ә кем әйтте соң сиңа мине мулла дип? Ул минем эшем генә. Минем мулла булып китүемне кемнәрдер теләгән әйбер генә ул. Ә җаным белән мин һәрвакытта да гади кеше. Мин, гомумән, мулла булырга теләмәдем. Мине бит ишетүче генә булмады. Бу бары әти-әни теләге. Мин аларның хыялын чынга ашыручы гына.

– Аллага тапшырдык инде, гөнаһка чумдык. Ходаем, кичер инде безне, – диде шуннан соң Кадрия.

Шул көннән башлап, бер-беребезне сагынып, очрашу мизгелләрен түземсезлек белән көтеп ала торган булдык. Бер елга якын очрашканнан соң, миңа озакка командировкага китәргә туры килде. Өч айдан артык юлда йөрдем. Казанга да бер-ике минутка гына кайтып килә идек. Дөресен әйтәм, бу командировкалар минем бизнесым буенча иде. Ә шул кайткан чакта Кадриягә сугылырга вакыт калмый иде. Шулай да шалтыраткалыйм, тик ул телефонын алмый, йә сүндереп куя, тора-бара телефонын бөтенләй кабызмый башлады.

Эшләрне бетереп кайткач, тизрәк Кадрия янына йөгердем. Очрашу мизгеле бик коры гына килеп чыкты. Үзенең минем белән башка очрашырга теләмәвен әйтте. Моның сәбәбе – ул башка кешедән балага узган икән. Җир убылып төштемени, бар шатлыгым челпәрәмә килде, яшәү дәртем тагын юкка чыкты…

Шулай ике ел узды. Бу вакыт эчендә ничек яшәгәнемне, миңа ничек авыр булганын сөйләп тормыйм. Ул – әйтеп бетергесез хәсрәт белән чолганып яшәлгән вакыт.

Шулай беркөнне эшкә җыенган вакытта телефонга ниндидер ят номер шалтырата. Бу Кадрия иде. Үзе елаган, үксегән, сүзләрен көчкә-көчкә сөйли:

– Фирдүс, мине бүлдермичә тыңлавыңны үтенәм. Зинһар, гафу итә күр, мин синнән ничә ел яшереп яшәдем, бала белән синең аяк-кулларыңны бәйлисем килмәгән иде. Шулай да дөреслекне әйтергә туры килә. Ислам – синең улың. Аңа кышка 2 яшь була. Ул бик каты авырып китте. Аңа әтисенең каны кирәк. Бары син генә ярдәм итә алачаксың…

Мин яшен тизлеге белән, әйтелгән адрес буенча больницага йөгердем. Үзем бер яктан улым барлыгына шатлансам, икенче яктан, аңа шундый бәла килгәнгә кайгырдым. Шулай да барысы да әйбәт булачак, Ходай ярдәменнән ташламас, дип, юл буена догалар укып бардым. Менә шунда гына Аллаһы Тәгалә минем исемә төште. Ике ай йокысыз төннәрдән соң, улыма хәл керә башлады. Аның да йөрәге яшәргә дип тибә башлады.

Бик күп уйланулардан соң да үземә һаман тынычлык таба алмый интегәм. Аллага шөкер, улым Ислам инде аякка басты, Кадрия белән янә очрашып йөри башладык, кулымнан килгәнчә булышып торам. Алар минем яшәү чаткыларым бит. Юк, олы улларымны да бер дә аермыйм. Балаларым барысы да тигез минем өчен.

Миңа ярдәм кирәк, үз кыйбламны табарга кирәк. Салиханы да, муллалыкны да ташлый алмыйм. Мин кайчандыр әнигә дин юлын сайларга сүз бирдем. Ә әти хәзер урын өстендә ята. Бу муллалык бигрәк тә әти теләге иде бит.

Күпләр, шушыларны оялмыйча сөйләп утыра бит, дияр. Ләкин мәхәббәт утында янмаган кеше генә мине аңламаячак, – дип, Фирдүс хәзрәт (исемнәр, әлбәттә, үзгәртеп бирелде) сүзен тәмамлады.

Кешенең шулай ике юл чатында калган вакытлары була. Фирдүснең дә шундый чагы. Бәлки, төпле киңәш бирүче булыр.

Ләйсән ЯРУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

Комментарии