- 06.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №39 (3 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Минем күршем Галя Чимкент шәһәреннән ерак булмаган тимер юл разъездында дөньяга килә. Әтисе – татар, ә әнисе – урыс кешесе. Шулай итеп Галя катнаш гаиләнең сөю җимеше була. Бала чагы, мәктәп еллары шунда ук үтә. Югары сыйныфларда укыганда аның белән бергә укучы Корея егете Гриша аны кайчак озатып куя, ә кайчак сумкаларын күтәреп кайта. Алар арасында җылы, дусларча аралашу башлана, әмма шуннан ары узмый. Галя 10 сыйныфта укыганда, әти-әнисе Татарстанга кайтып, Бөгелмә шәһәрендә урнашалар.
Мәктәпне тәмамлагач, билгеле, Галя да әти-әнисе янына кайта. Гриша мәктәптән соң Алма-Ата шәһәрендә институтта укый башлый. Соңгы курста ул үзенең курсташ урыс кызына өйләнә, ике уллары туа. Гриша институтны яхшы гына тәмамлап, чит ил белән уртак предприятиедә баш инженер булып эшли башлый. Уллары үсеп җитә, башлы-күзле булалар. Әтиләре аларга фатир алып бирешә һәм үзләре өчен Алма-Атада коттедж сала. Йорт салынып беткәндә, хатын машина белән ире янына, йортны күрергә дип юлга чыга һәм юл һәлакәтенә дучар булып, бакый дөньяга күчә. Гриша бу хәлне бик авыр кичерә, әмма үзен кулга ала, эшенә бар вакытын, тырышлыгын биреп, онытылып эшли. Озакламый аны генераль директор итеп билгелиләр.
Ә Галя бу вакыт эчендә техникум тәмамлый, комсомол горкомында сәркатип булып эшли һәм озакламый урыс егетенә тормышка чыга. Аның кызы Аллочка туа, мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, институтка юл тота. Галя кызын укыту өчен күп акчалар кирәген аңлый һәм акча эшләү нияте белән Грециягә китеп бара. Ире инде бу вакытта вафат була.
Галяның кызы Казанда Халыкара туристлык академиясен уңышлы гына тәмамлап, Төркиягә эшкә китә. Анда төрек егете Сәлим белән очраша һәм алар гаилә корып, бергә яши башлыйлар.
Галя анда яшәгәндә кызы һәм туганнары белән интернет аша аралаша. Беркөнне алар интернетта Гриша белән табышалар һәм аралаша башлыйлар. Һәрберсе үз тормышы, үз язмышы турында сөйли, киләчәктә нинди генә кыенлыкларга да карамыйча, очрашырга һәм бергә булырга сүз бирешәләр.
Шуннан соң 1,5 ел үтеп тә китә, Галяның илгә кайтыр вакыты да җитә. Гриша йортын сатып, балаларының ризалыгын алып, Галя белән очрашу өчен Мәскәүгә килә, алар күрешәләр. Шулай итеп бик күп сикәлтәле юллар үтеп, бу ике йөрәк бер-берсен таба һәм бүгенге көндә кешеләр сокланырлык итеп яши алар.
Халык дөрес әйтә: чын мәхәббәт ул сүнми дә, сүрелми дә.
Шушы хәлләрдән чыгып, бүгенге яшьләргә дә әйтер сүзем бар. Өйләнешәләр дә бер-берсенең холыкларын үзгәртергә керешәләр, үзләренә яраклаштырырга телиләр. Бигрәк тә бу «чир» хатын-кызлар арасында киң таралган. Мондый хатын-кызлар ярата белмиләр, яраткан кеше юкка-барга бәйләнми, әрепләшми дә. Яратмагач, ялгыз яшә, бәхетле бул, әмма башкаларны бәхетсез итмә. Кияүгә чыгып, ир-атны бәхетсез итмә, ә яратасың икән, ничек бар, шулай кабул ит. Ир кеше синең хосусый милкең түгел, шуны онытырга ярамый. Гаилә бит ул хатын-кыз акылы белән саклана. Әгәр хатын-кыз акыллы булса, ул вакытында кирәкле ягымлы сүзен дә, киңәшен дә әйтә ала. Ир кешегә, балаларга да бер ягымлы сүз, якты караш җитә.
Кызлар! Иргә чыгасыз икән, аны һәм аның туганнарын якын итегез, һәрвакыт туры сүзле булыгыз, арагызга кечкенә генә булса да ялган кермәсен.
Аракы яки сыра, тәмәке хатын-кызга ят нәрсәләр. Үзегезне һәм туачак балаларыгызны яратыгыз, шулар хакына начар гадәтләр белән шөгыльләнә күрмәгез. Юкса бик соң булуы бар. Ялгышлыкны эшләү җиңел, ә төзәтүе бик кыен.
Үзен-үзе хөрмәт иткән хатын-кыз беркайчан да андый начар гамәлләр белән шөгыльләнмәс һәм һәрвакыт иренә, балаларына тугрылыклы булып калыр. Ул үзенең дөньяда яшәгәненә һич тә үкенмәс, чөнки ул бәхетле кеше, аны ире һәм балалары хөрмәт итә.
Клара апагыз СӨЛӘЙМАНОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Комментарии