Ирләрне уч төбендә йөртегез!

Ирләрне уч төбендә йөртегез!

«Замана ахырында 40 хатынга бер калыр, кырыгы да шул артыннан чабар, дигәнең агач башына качар!» – ди иде яраткан әбием Бибигарәфия абыстай. Инде әбием күптән мәрхүм.
Һәр каберлекне барып карасак, шәһәрдәме, авылдамы, гел ирләр һәм яшьләр күплеге күзгә чалына. Әле бит аларның күбесе гаилә кормый калган. Ни өчен гаиләсез соң бүгенге ирләр? Җавабы бик гади: -кыз белән идарә итә белмәгәнгә.
Ир – ул үзе икенче имчәк баласы, ди иде әбием. Мәсәлән, без яңа туган балага, елама, астыңа пес итмә, дип әйтик. Ул безне тыңламаячак та, аңламаячак та. Ирләр дә нәкъ шулай ук. Аракы эчмә, йә ул эшне алай эшләмә, йә булыш әле, дип әйтәсең. Ә ул нәкъ имчәк баласыдай үзенекен итәчәк.
Әбием әйтүенчә, ирләрне, нәкъ баладай, учта йөртергә кирәк. Хәзерге хатыннар балага имчәк бирми (имеш, фигурасын саклый, йә бөтенләй сөте юк) – машина, фатир, кеш тун алып бирмәсә, ирләр белән якынлык кылмый. Менә шайтан шул була да инде. Үзен тун белән машинага сатучы хатын янына, ирләр урынында булсам, гомумән, якын килмәс идем. Эшләгән ир – хатыны һәм баласының колы, чиновник колы, эшләмәгәне – эчкече, бомж. Ирләр, гомумән, юк.
Хәзерге заманда хатын-кыз рәвешендә чыгар ди дәҗҗал, бөтенесе иярер, ди иде әбием. Күргәнегезчә, хатын-кызларның күбесе җәй җитүгә урамда чишенеп йөри, ирләр дә трусиктан, ямьсез йонлы аякларын шәрә итеп чыга. «Күз тия бит!» – дип уйлаучы юк. Ә соңыннан шушы чишенгән хатынга өйләнү өчен 100-500 мең сум акча тотыла. Кем ресторан, кафеда, кемдер өендә туй ясый һәм ул мәҗлескә барасы кунак бүләкнең кыйммәтлесен әзерләргә, затлы, килешле кием кияргә тиеш була. Шул бәягә төшереп узган туй мәҗлесеннән соң бүләкнең ниндилеген ике яктан да (ир белән хатын ягы) тикшерү китә. Тавыш һәм бәхәсләшү шул вакытта чыга. «Имеш, синең як аз салган бүләкне, минем як күп!» Әле җитмәсә, мәҗлестәге хатын-кызның туй күлмәге дә ачык изүле. Ярый әле ирләр трусиктан ЗАГСка китми, модасы юк әлегә.
Өстәлләр әзерләнә, ул ризык 20 көнгә җитәрлек була. Билгеле, ярлы кеше баласы туе бурыч белән башлана, ә чиновникныкы кеше рәнҗеше һәм күз яше төшкән акчага. Ике очракта да Ходай кушканча түгел. Ә хәмерле туй уздыру – үзе үк зур гөнаһ. Мулла килә, көндез никах укый, ә кич яшьләр туе исерткеч эчемлек тулы өстәлләр белән дәвам итә. Никахта да булачак хатыннарның күбесе хәзер көмәнле килеш утыра, «әче» кычкырып, аңа исерткеч эчемлек эчертәләр. Берәр кеше туачак баланы уйлыймы?! Юк, ул берәүгә дә кирәкми.
Еш кына шундый күренешкә тап булам: яшь гаилә урамнан бара, коляскада ята. Ир дә, хатын да чишенгән, икесе дә сыра, тәмәке тоткан. Менә шушы инде дәҗҗалның үзе. Мондый хатынга өйләнгәнче, ир кеше башын эшләтсә иде. Чишенгән иргә һәм хатынга күз тия. Ничек сәламәт тусын инде монда, Аллам сакласын.
Халкы динле булган авыллар турында газетада языла, йә телевизорда күрсәтелә, тик бу бик сирәк күренеш. Шәһәрне әйтәсе дә юк.
Безнең бала чакта гаиләдә әтиләр хуҗа булды, тәртип иде. Гаиләдә 5-6 бала үсте. Хәзер исә хатын-кыз идарә итә, тәртип юк.
Миңнур НУРИЕВА.
Түбән Кама шәһәре.Ирләрне уч төбендә йөртегез! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии