Ирем кызлар «җыя» иде

«Безнең гәҗит»тә басылган «Ирегезнең сөяркәсен күрмәгез!» (12 сентябрь, 2012 ел) мәкаләсенең авторы аноним булса, мин үземнең адресымны да, исем-фамилиямне дә курыкмыйча яза алам.
Мин Осиново бистәсендә яшим. Биредә безнең гаилә тормышын уч төбендәге кебек күреп торалар һәм беләләр.
Без ирем белән 25 ел бергә яшәгәннән соң аерылдык. Ул да, язмадагы Зөфәр исемле кебек, гомер буе «сулга йөрде».
Без 1987 елда өйләнешсәк, 2005 елны мин аның үз куллары белән язган, «йөргән хатыннар» исемлеген таптым. Эзләмәдем, Ходай үзе каршыма чыгарып салган кебек килеп чыкты. Машинада барганда, бардачогын ачкан идем, ниндидер бөкләнеп беткән кәгазь күрдем, -кыз исемнәре язылганын абайлап алдым. Тиз генә кесәмә тыктым да өйдә ачып карадым. Әлеге кәгазьдә 100гә якын -кыз исеме иде. Аларның кем хатыны булуы, кайда эшләгәне, ничә ел очрашулары да язылган. Хәтта «1 тапкыр» дип күрсәтелгән, «трассадагы » дип билгеләнгәннәре дә бар иде! Боларны күргәч, шок халәте кичердем.
Мин ике кыз белән (зурысы инвалид) өйдә утырам. Читкә йөргәнен күптән белсәм дә, исемлекнең яртысы миңа таныш булса да, дәшмәдем. Беркөнне ирем, пычак белән янап, исемлекне кире сорады. Мин: «Ертып ташладым», – дип котылдым. «Син язган хатыннар – барысы да үзләрен бердәнбер дип уйлагандыр, ә син алардан ничек көлгәнсең, исемлек җыйгансың!» – дидем.
Авыру кызым белән шифаханәләргә еш йөргәнгә, психологлар белән дә очраша идем. Аларга бу хәлне сөйләп күрсәттем. «Авыру билгеләре бар, маньяклар хатын-кызның эчке киемнәрен җыйса, бу исемлек төзегән. Беркемне сөйми, тик күрсәткечләр җыя», – диделәр. Аерылмадым… Бергә булулар бөтенләй кимеде… Авыру кыз хакына яшәп калдым бугай…
Бистә кибетләренә чыксам, сөяркәләренең бер-икесе алдымда, бер-икесе артыма баскан булыр иде… Үзләре бәйләнмәсә, дәшмәдем. Сүз юк – талашырга да туры килгәләде. Исемлектә «6 ел» дип язылган ике хатыны бар иде. Алар үзләрен хатын дәрәҗәсендә тотып, миңа гел бәйләнеп тордылар. Яшьрәге йокы бүлмәсенең тәрәзәсен дә килеп кага иде… Түздем. Ә менә соңгы вакыйгалар барысына да нокта куйды.
Миңа гына түгел, балаларга да кул күтәрә башлады ул. Хәтта авыру кызының – балачактан инвалид баласының алдагы ике тешен сугып сындырды. Табиблар, полиция килде, ләкин полициядәге дусларының ярдәме белән судан коры чыкты ирем. Янаулардан куркып, судка гариза язмаска булдым.
Бу хәл 2011 елның 28 мартында булды. 23 яшьлек кыз алдагы ике сәламәт тешен җуйсын әле?! Минем гаеп, әллә йомшаклыгым, әллә куркаклыгым аркасында, эш суд юлына китмәде. Кызым алдында мин икеләтә гаепле икәнемне аңладым.
Быелгы хәлләр эшне үзгәртте. Март аенда иремнән аерылдым.
– Инде минем иске исемлекне ташла, алар хәзер 200! – дип үртәүләре мине бетерде. Авыру кызына теш куйдыртуны да уйламады. Акча юк, дип карышты. «Пенсия аласың бит, әнә куйдыр шуңа», – диде.
Ул аерылган көнне үк китте. Ярый әле аерылып өлгергәнмен, беркөнне нәни кыз күтәреп, 30 яшьләрдәге хатын килеп иремне эзләп йөрде. Иремнең баласы булуын әйтте. Аптырамадым, кайчан да булса килеп чыгасы хәл иде бит. Ирем ул хатыннан да качкан булып чыкты. Нәни кызны жәлләдем, нарасый әнисе кая алып барса, шунда бара бит. Әтисен эзли… Ә минем инвалид кызым бар, студент кызым бар, аларның әтисе юк.
Ирем машинасын сатты, үзенә кыйбатлы «Джип» алды… Бакчасыз да калдым, гараж ачкычларын да җыеп куйды. Ике кызымны алып Биләргә киткән чакта, өйдә кеше юклыгыннан файдаланып, телеаппаратураны да урлаган булып чыкты…
Инде хәзер мин прокуратурага барып, аңа каршы эш ачмакчы булдым. Интернеттан җавап та килде: ирегез инвалид балага суккан өчен, сез суд эше башлый аласыз, дигәннәр. Ә ник мондый «хәшәрәт» аталар җир йөзендә рәхәтләнеп яшәргә тиеш әле? Ул бит хәзер дә: «Яшь хатыным бар, яңа кыйбатлы машинам бар, йорт та төзим», – дип мактанып йөри. Студент кызым минем ярдәм белән генә 3нче курска керде, инвалид кызым инде бер ел тешсез кайгырып утыра.
…Кайчак сиңа кабахәтлек эшләгән кеше дәрәҗәсенә дә төшәргә кирәк икән.
Суд эшләренең башы гына әле… Ә Ходай җавабы нинди булыр?!
Данилә ханым.

Редакциядән: автор иренең исемен атаса да, без аны күрсәтмәскә булдык.Ирем кызлар «җыя» иде , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии