Күз яшенә чыланган хат

Күз яшенә чыланган хат

Студент еллары бер-бер артлы үтеп китте. Ул институтны тәмамлап, кулына диплом алып, Казаннан, Татарстаннан, туганнарыннан аерылып, чит-ят җирләргә, Русиянең башка бер өлкәсенә эшкә билгеләнеп, китеп барды. Бер генә татар да яшәмәгән шактый зур район үзәгенә килеп төште. Укыганда татар егет-кызлары белән татарча сөйләшкән егеткә монда очраган кешеләр белән урысча гына аңлашу бераз сәеррәк тоелды. Шулай сораша торгач, үзе эшкә билгеләнгән оешманы эзләп тапты ул. Әйтергә кирәк, аны ачык каршыладылар, сөйләштеләр, аңлаттылар һәм ул коллективка бик тиз ияләшеп, эшли башлады.

Аны фатирга ялгыз яшәүче бер марҗа әбисенә урнаштырдылар. Белгеч буларак аңа 10 кубометр утын һәм электр уты бушлай тиеш иде. Марҗа әби шактый хәлле, хәтта бай диярлек, егеттән акча алмаска да риза иде. Ләкин егет, фатир өчен түлим, дип каршы килде. Шулай итеп килештеләр. Карчык, ялгызлыктан котылуына сөенеп, егеттән барысын да сораштырды, белеште. Ул иртән эшкә барды, кич кайтты, телевизор карады, йоклады, тагын эшкә китте, тагын кайтты һәм шулай көн артыннан көн үтте. Карчык бераздан: «Мин күрәм, син яхшы тәрбия алган егет. Татарлар белән аралашкан бар, аларның күбесе шундый тәртипле. Бигрәк тә татар кызлары оялчанрак. Яшь чакта Түбән Новгородта сугыш вакытында алар белән бер заводта эшләдем. Бик ярдәмчел, тыйнак кызлар иде. Ә безнең урыс егетләре эчә, тарта, сүгенәләр, сугышалар. Кызларыбыз да әллә ни мактанырлык түгел», – диде. Егет: «Хәзер татарларда да бар андыйлар», – дигәч, карчык: «Ә барыбер сезнекеләр тәртиплерәк, яхшырак», – дип җавап бирде. «Син яшь кеше, монда мине, дүрт почмакны саклап ятканчы, район мәдәният йортына барыр идең. Анда яшьләр, бию кичәләре була», – диде аңа марҗа карчык.

Чыннан да, егетнең күңеле төшкән иде. Чөнки гел эштә, ә ул карчык әйтмешли «не старик ведь», ә яшь егетнең да үз яшьтәшләре белән танышасы, аралашасы килә. Әй, яшьлек! Иксез-чиксез яшьлек! Ул аны каядыр ашкындыра, ымсындыра. Әле ул яши генә башлый, алда аны гүзәл яшьлекнең күрмәгән, белмәгән мизгелләре үзенә тарта, ашкындыра шул!

…Ул эштән кайтты һәм бераз яхшырак киемнәрен киеп, тәвәккәлләп урамга чыгып китте. Мәдәният йортына бер 15-20 метрлар калгач, аның колагына тынлы оркестр уйнавы ишетелә башлады. Бу талгын гына вальс иде. Егетнең йөрәге ешрак тибә башлады. Ул бинаның ишеген ачып эчкә үтте. Кергәч, аның колакларын ярып, вальс тагын да көчлерәк яңгырый башлады. Бераз аптырабрак як-ягына каранды һәм залның бер почмагына барып сыенды. Шау-шулы залда таныш булмаган егет-кызлар шау-гөр килеп сөйләшә, көлешә, бөтерелеп бииләр иде. Ул аларның берсен дә белми, алар аны белмиләр. Читенсенеп бераз торгач, үзенең монда артык кеше икәнен сизеп, кыенсынып ишеккә юнәлде. Шул арада кичәне алып баручы егет: «Ә хәзер «белый танец»! Кызлар егетләрне чакыра!» – дип, микрофоннан игълан итте.

Егет ишеккә барышлый бу тавышка борылып карады һәм каушап, коелып төшкәндәй булды. Каршысында елмаеп, энҗедәй тешләрен күрсәтеп, зур, зәңгәр күзләрен аңа төбәп: «Сезне биергә чакырырга мөмкинме?» – дип, чишмәдәй челтерәп торучы тавыш белән эндәшүче, сары бөдрә чәчләре җилкәсенә төшкән кызны күреп туктап калып, өзеп кенә бернинди җавап бирә алмады. Кыз инде аның бер кулыннан тоткан, егетне үзенә таба бераз тартып куйды. Ул аңа тартылды. Шуны гына көткәндәй, кыз аны биюче егетләр, кызлар арасына алып кереп китте. Авыл малае булса да, студент чагында әзрәк вальс биергә өйрәнгән иде. Ул сынатмады, кызны җиңел генә әйләндереп биеде. Кыз да аның көчле кулларын тойды һәм үзен бик иркен тотты. Алар кич буе бергә булдылар. Кыз егетнең кем икәнен сорашкач, исеме татарча булуына бераз гаҗәпләнде. «Син татарга охшамаган бит, мин сине урыс егете дип уйлаган идем», – диде. Ул үзе шушы мәдәният йортында җитәкче булып эшли, әтисе – район үзәгендәге колхозның рәисе, әнисе район хастахәнәсендә табиб иде.

Тырыш, тыңлаучан, эшен бирелеп башкаручы татар егетен эшендә дә бик яраттылар, үз иттеләр. Вакыт үтә торды. Бер ел эшләгәч, чираттагы ялга туган авылына кайтты. Кайткач, үзендә ниндидер бер сәер халәт кичерде, сәбәбен эзли торгач, тапты. Чит өлкәдә урыслар арасында ел буена бер дә татарча сөйләшмәгән иде. Моңа шул кадәр күнеккән ки, бу хәлгә әллә ни әһәмият тә бирмәгән. Ә монда туганнары, дуслары белән татарча сөйләшә алуына ул шулкадәр сөенде, туган телен шулкадәр сагынган булуына гаҗәпләнде. Анда, чит җирдә, урыс телендә сөйләшергә мәҗбүр булуын аңлады. Булдыра алса, сөйләшмәс иде, тик бу һич мөмкин түгел шул.

Ул шулай 3 ел буе кайтып-китеп йөрде. Кайтып бераз ял иткәч, ашкына-ашкына китте. Әнисе: «Улым, анда марҗалар күптер инде. Берүк марҗага өйләнә күрмә инде. Үзебезнең татар кызлары бетмәгән, табылыр әле сиңа да тиңе», – дип үгетләп озата иде. Егет шаяртыбрак: «Эх, әнием, тумаган әле андый кыз. Әле өйләнергә иртәрәк кебек», – дип җавап бирә иде. Ана йөрәге аның ашкынып-ашкынып китүенең сәбәбен сизенә, ләкин турыдан-туры сорарга кыенсына.

Фатир хуҗасы марҗа әби: «Сиңа бәхет елмая, өйлән рәис кызына, яхшы гаилә, байлар. Кыз укыган, чибәр. Тот та өйлән, йөрмә болай», – дип үгетләде. Егет: «Мин белмим, әти-әнием каршы килер бит. Мин бит татар егете, ә ул рус кызы. Без төрле кешеләр», – дип җавап бирүенә, карчык: «Хәзерге вакытта кем моңа игътибар итә? Бернинди аерма юк, шундый ук кешеләр», – дип үгетли иде.

Кызның ата-анасы да тыйнак, тәртипле, эчми, тартмый торган татар егетен үз иттеләр, ошаттылар. Егет ике ут арасында калды. Бер яктан чибәр, ягымлы урыс кызы, икенче яктан әнисенең: «Марҗага өйләнмә, улым, үзебезнең татар кызына өйлән», – дигән сүзләре колагында яңгырый. Аптырашта калган егет ни әйтергә дә, нишләргә дә белмәде, бернинди карарга килә алмады. Йөрәге теге чибәр урыс кызында булса, аңы белән әнисенең үтенечләрен дә аяк астына салып таптарга ярамаганын аңлый иде ул.

Беркөнне егеткә хуҗабикә: «Мин синең әти-әниеңә хат яздым. Сиңа нинди бәхет килүен, яхшы, тәртипле кызга өйләнәсең, ата-анасы бик абруйлы, яхшы кешеләр дидем», – дип әйтте. Егет: «Кирәкмәс иде инде, мин үзем язган булыр идем», – диде. Ул борчылып, туган яклардан берәр хәбәр көтте. Тәмам сулыкты, ябыкты. Үз-үзенә урын таба алмады. Ары сугылды, бире сугылды, тик бер җирдә дә үзенә тынычлык тапмады. Кыз егетнең үзгәргәнен сизде, күрде. «Әллә авырыйсыңмы?» – дип сорагач, егет: «Юк, эштә бераз борчулар бар», – дигән булды.

Бер кичне хуҗабикә аңа бер хат бирде. Ул хат авылдан, әнисеннән иде. Егет аны калтыранган куллары белән ачты. Укырга тотынды һәм аның йөзе әкренләп үзгәрә башлады. Ул хатны бик авырлык белән укыды. Бер-ике җире бөтенләй укырлык түгел иде. Хәрефләре, сүзләре төссезләнеп беткән иде. Ул моңа башта әллә ни әһәмият бирмәде, укуын дәвам итте. Әнисе: «Улым, без сине марҗа өчен үстермәдек, безнең риза-бәхиллегебез юк, хәер-фатиха бирмибез. Өйләнмә, улым, марҗа кызына, башың булса. Кайт, бер көн дә торма чит җирләрдә, бетмәгән үз илебездә дә татар кызлары», – дип язган иде. Хатның танымаслык хәлдә булуын ул башта суга төшкәндер дип уйлады. Кинәт ул сискәнеп кулыннан хатны төшереп җибәрде. Юк, хат суга төшмәгән иде, яңгырга да эләкмәгән иде. Ул ниһаять аңлады, әнисенең күз яшьләре белән чыланып, таралган иде хаттагы хәрефләр. Егетнең сулышы кысылды, йөрәге сикереп чыгардай булып тибә башлады. Ул хатны алып күкрәгенә кысты, ике күзеннән атылып күз яшьләре чыкты. Алар әкрен генә ике бите буйлап аска тәгәрәп төштеләр.

Егет бер катгый карарга килде, теге кыз янына бармады. Ул үзе килде. Егет авыр булса да хәлне аңлатты: «Әти-әнием каршы, мин китәм», – диде. Боларны ишетүгә, кыз аның муенына сарылып, үксеп елады. «Мин аның шулай икәнен сизенә идем инде», – дип үкседе ул. Йөрәге өзгәләнгән егет, үз-үзен җиңеп, аның чытырдатып ябышкан кулларыннан әкрен генә аерылырга көч тапты.

…Ак яулыклы, күбәләктәй җиңел гәүдәле әнисе аны басу капкасы төбендә каршы алды. Йөгерешеп килеп энеләре-сеңелләре аның муенына сарылды. Ниһаять, ул туган авылында, туган җирендә, туган халкы арасында, сөекле Ватаны Татарстанда, аның саф һавасын сулый, яшел хәтфә чирәменә басып, аллы-гөлле чәчәкләрнең йөгерек җилдә селкенеп чайкалуларын сокланып күзәтә. Саумы, Туган ил! Саумысез, туганнарым, газиз халкым, тагын бер улыгыз сезне сагынып кайтты, инде бүтән аерылмаска дип кайтты. Бәхетең, сөйгән ярың, уңган-булган, чибәр татар кызы сине кайдадыр көтә, ул синең юлыңда бер очрар әле…

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии