- 06.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №35 (3 сентябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
«Безнең гәҗит» газетасын яратып укыйм. Берничә язмам анда басылып та чыкты. Бигрәк тә сөендергәне шул, язмаларымны үзгәртмичә, тунамыйча бастырдыгыз. Рәхмәт. Инде бу юлы, билгеле сәбәпләр аркасында, исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм. «Безнең гәҗит»тә чыккан «Көнче хыянәтче« язмасы (№31, 6 август, 2014) кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Сәкинә газета укучылардан киңәш сорап язган.
Киңәш бирү җиңел, ә менә йөрәкне йөгәнләү кыен. Монда синең үзеңә хәл итәсе, гафу итәргәме юкмы… Ә мин гафу итәр идем. Шулай гафу итеп яшәдем гомер буе. Хыянәттә тотмадым. Шигем булса да, дәлилең булмагач, нишләп була. Тотсаң да, кая барасың. Бәлкем, тотарга теләмәгәнмен дәдер.
Үлеп көнләште минеке дә. Бар тавыш шул көнләшү аркасында килеп чыга иде. Тормыш итәргә начар ир булды, димим. Балаларны да яратты, булышты, тырыш булды. Тормышны икебез дә җигелеп тарттык. Эчеп, азып-тузып йөрмәде. Бәлкем шуңа да түзгәнмендер. Нахак көнләшүләре белән газаплы гомер үтәргә туры килсә дә, үкенмим. Башкаларныкы әнә айнымады, әле дә аек көннәре сирәкләр җитәрлек. Үлгәнче эчәргә җыеналар, ахыры. Тормыш хатыннары өстендә. Аның өстенә шул исерек башлар да көнләшә, тавыш чыгара. Шуңа күрә ирләрдә көнләшү була инде ул. Минеке ичмасам, көнләшсә дә, гаиләсе өчен барын да эшләде. Инде газаплы үткәннәрем өчен бүген рәхәт кичерәм. Ирем үзгәрде. Көнләшми. Көнләшәдер, сер бирмиме шунда. Көлеп, котыртып та карыйм, кул гына селти. Балалар үсеп җитте, кайтып, килеп йөриләр. Без икәү генә бер-беребезгә иптәш-сердәш булып гомер кичерәбез. Авыр үткәннәрне матур киләчәк алыштыра, менә без дә матур картлык чорына кереп барабыз. Исән-имин тигезлектә генә яшәргә язсын, бер-бер-беребездән аермасын Ходай. Ул миннән калса, мин аннан калсам – нишләрбез. Чын ихлас ярату безгә әле генә килде сыман миңа.
Сәкинә, сеңлемдер инде син миңа. Киңәшем шул: горурлыгыңны таба алмаслык итеп йөрәк түренә бикләп куй да, аек акыл белән уйлап, җайлап кына якынай иреңә. Берүк капыл якынайма, җиңел бирелмә, әмма сабырлык белән ипләп кенә якынай. Үзеңнең дә горурлыгың канәгать калыр, аңа да сабак булыр… Тик үзеңне дә, балаларыңны да ятим итмә. Юкса, бик нык үкенергә туры килмәгәе. Инде ирең дә сабак алгандыр, менә күрерсең, ул үзгәрер, башка кешегә әйләнер. Ышан, сезне дә бәхетле тигез гаилә тормышы көтә.
Бәхетләр теләп Саимә апаң, дип белерсең. (Газета укучылар мине белә язмаларым аша, исемемне үзгәрттем, кызым исемен куйдым)
Комментарии