Бала кадере

Бала кадере

Әллә нинди заманда яшибез без. Бер чиктән икенче чиккә ыргыла кеше. Дингә кереп китсә, дөньявилыкны онытып, баш-аягы белән чума, безнең авылда берәү хәрам дип өйдәгеләренә хәтта телевизор карауны, кибет ризыгы ашауны тыя. Җинаять юлына басса, чит-ятларны түгел, иң кадерлесен иң авыр җәзаларга дучар итә, «планга кермичә» яралган үз нарасыен тууга тере килеш чүплеккә ата…

Шулай дип язып куйдым да ирексездән күз алдыма Тынычлык бистәсендә яшәүче абыемнарның мәчеләре килде. Әлеге ата мәче (!) өч яңа туган песи балалары ияртеп кайткач, шаккаткан идек. Карап торып уйната, бөтенесен җыеп ашата, кичләрен барлап чыга да, йоклатып үз «эшләре» белән чыгып китә. Бәлкем, аларның әниләре үлгәндер дә, балаларын карауны әтиләре үз өстенә алгандыр дигән фикергә килдек. Тәки үзе карап үстерде.

Кичләрен озак йөргәнгә орыша башлагач, мәктәптә укыганда әнигә ачу килә иде, янәсе, зур бит инде. «Үзең әни булгач, аңларсың әле», – дигәннәре хак булган икән әнинең. Балама әле бер яшь тә юк, ә мин тормыш мәгънәсенең әнә шул кечкенә кулларда икәнлеген җаным-тәнем белән тоям.

– Һәркемгә үзенеке кадерле шул, – ди хәзер каенанам да, оныгын сөя-сөя. – Кешегә дә, хайванга да.

кадере дип сөйләшеп утыра торгач, күптән булган бер вакыйга турында сөйләде.

Яшь вакытта Габделхай бабай (иремнең бабасы була инде) урманнан кечкенә генә бер бүре баласы алып кайта. Бүректәй йомшак бүре малае кулга, кешеләргә ияләнеп үсә, Габделхай бабайның артыннан калмый, гел ияреп йөри. Үзе бик йонлач, матур була.

Ә көннәрдән бер көнне…

Ишегалдындагы тавышка йөгереп чыксалар, ана бүре урманнан төшеп, абзардагы бөтен сарыкларны буып ташлаган. Иң кызыгы: баласы да анасыннан калмый, ияреп кире урманга кайтып китә. Капкадан чыгып карап кала Габделхай бабай:

– Бер борылып карады да анасы артыннан чапты, – ди.

Ничә айлар үтеп, кешеләр арасында ияләнеп беткәннән соң, анасын танып, шуңа ияреп китеп баруын күр син! Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый шул. Ана йөрәге дә, никадәр сабыр итеп, салкын акыл белән үч итеп, сабыен табып, кире алып китүенә шаккаттык. Бала кемгә дә кадерле шул. Кайбер кешеләр белән чагыштырганда, хайваннарга кадерлерәк тә…

Ләйсән НИЗАМОВА.

Комментарии