Танышыйк?!

Элек ничек булган? Дәү әтиләр «танцы»га барганнар да, бер ошаткан кызны озатып, бер ике ел очрашып йөргәч, өйләнеп тә куйганнар. Ә хәзер ничек? Клубка баргач кайсы кыз, кайсы егет икәнен дә аерып булмый. Бүгенге көндә егетләр кызлар кебек киенеп йөрүдән түгел, кызлар белән урамда танышудан ныграк курка. Ә шулай да кем беренче адымны ясарга тиеш соң? Кызлармы? Әллә егетләрме

НИК КЫЗЛАР БЕРЕНЧЕ ТАНЫШМЫЙ?

Беренчедән, бу – уңайсыз. Егеттән үзеңне өстен куйган кебек. Икенчедән, гореф-гадәтләрне бозу – килешле әйбер түгел. Дәү әтиләр чәчәк бүләк иткән булса, без сезгә отвертка тотып: «Танышабызмы?» – дип килә алмыйбыз бит инде. Өченчедән, кем танышмый диде соң әле. Мәсәлән, Айгөл егете белән үзе танышкан. «Автобуста гел бергә бара идек. Марат гел миңа текәлеп карый, мин еш кына аңа күз төшереп алам. Бер көн, түзмәдем, бардым да: «Сәлам!» – дидем. Аннан китте инде. Ул очрашуга чакырды. «Ошаткач, ник килмәдең соң, дигән сорауга «Кыенсындым. Бәлки синең егетең бардыр?» – дип уйлавы турында әйткән. Егетләр! Зинһар исегездә калдырыгыз. Тәртипле кыз беркайчан да егете була торып: «Танышыйк!» – димәячәк. Шулай булгач, ошатканың янына барып сүз катып карарга кирәк

ЕГЕТЛӘР НИК КУРКА?

«Юк!» сүзеннән куркалар икән алар. Егетлеккә каты суга икән ул. Кайбер егетләрнең оялчан булуы да куркаклыкка санала. Эндәшми икән, димәк җебегән. Кызлар, ул чаклы ук кырыс булу да кирәкми. Беренче адымны түгел, яртысын гына ясап: «Сәлам» дияргә кирәктер, бәлки? «Кызларны гына кинога алып барырга, тәм – том белән сыйларга димәгән бит» диюче егетләр күбәйгән көннәрдә, ярты адым ясау – әз дә әле ул.

ИНТЕРНЕТ

«Мин сиңа гашыйк булдым» дип Владикавказдагы Иван Иванов яза. Күп кенә кызларга киләдер мондый хат. Менә чын күңелдән әйтәм, миңа бу ошамый. Ничек инде фотога гашыйк буласың! Мең кат фотошоп аша эшләнгән, матур төсләр кушылган, күз зурайтылган фото – син дә түгел бит инде, ниндидер мультик героена әйләнә, ә ул шуңа гашыйк булган, имеш. Сүзеңне «Сәлам. Хәлләрең ничек? Танышырга мөмкинме?» дип башла инде син. Аннан очрашуга чакыргач: «Мин сиңа гашыйкмын» диярсең. Кешенең эчке халәтен белми торып гашыйк булу – аек акыллы кеше эше түгел. Күп кенә кызлар килешер.

ГӘҖИТКӘ ИГЪЛАН

Әллә заманасы шундый инде. Кичен клубта танышып йөргән әби – бабайлар хәзер, гомер азагын үткәрәсе кешене гәҗиткә игълан биреп кенә эзли башладылар. Туган – тумача таныштыруы да, дусларның дусларындагы берәр зат та түгел. Ә нәкъ менә «Минем исемем Фәлән. Миңа 45 яшь. Фәлән авылда яшим. Эчмим, тартмыйм, үз йортым бар. Акыллы, эш сөюче хатын-кыз белән танышыр идем», – дип язалар. Йә әйтегез әле, кайсы кеше «Эчәм, тартам, әтидән калган өйдә яшим» дип язачак соң? Кемдер шуңа ышанып, йортын сатып, әллә кайдагы ир йортына китә. Килешәм, бәлки 10 кешенең икесе бер-берсен ошатып гомеренең соңгы көннәрен бергә үткәрәдер. Ләкин бер белмәгән ханым белән тормыш кору – кирәкле әйбер түгел инде. Һич тә ялгыз яшисе килмәгәндә дуслар, туганнар аша танышырга кирәктер – алай ышанычлырак булыр.

Илнур, 20 яшь

Мин оялчан. Кызларга беренче булып эндәшү миңа бик авыр бирелә. Ләкин соңыннан «ЭХ» дип үкенеп утырганчы дип, танышырга тырышам. Кем белә, әллә ул кызны ошатып йөргәннәр тагын алтаудыр?

Алсу, 19 яшь

«Егетләр беренче адым ясарга тиеш» – бу стереотип кына, миңа калса. Шуңа күрә, егетне ошатсам беренче булып эндәшүдән курыкмыйм. Йә «Гафу итегез. Мин дөрес бараммы?», сумкаларым авыр булса: «Булыша алмассызмы» – дип эндәшәм, шуннан танышып китәсең инде аны. Ә егетем белән клубта таныштык. Ул килеп эндәште.

Ринат, 17 яшь

Әлбәттә, үзем танышам. Урамда барганда түгел инде, әлләни уйлаулары бар бит. Берәр компаниядә мәсәлән. Йә социаль челтәрләр аша.

Айсылу, 18 яшь

Әлбәттә, егет кеше беренче адым ясарга тиеш. Ләкин минем бер ысулым бар. «Вконтакте»да ошаткан егетемә лайклар басып чыгам. Озакламый ул дусларга кушыла һәм шуның белән аралашу башланып китә. Безгә, кызларга, хәйләкәррәк булырга кирәк.

НӘТИҖӘ

Егетләр, без сезгә каршы 101 адым ясап, сез күрми калырга мөмкинсез. Ике күз генә җитмәсә, күңелнекен дә кушарга, йөрәктәге колакны уятырга кирәк, бәлки, ишетер. Кызлар кебек балавыз сыгып, тар чалбарлар киеп йөрү дә матур күренеш түгел. Җитмәсә, кызлар белән чагышып: «Бүген ул беренче язды, иртәгә мин язам», – дип ятмагыз инде. Килешәм, арагызда чын джентльменнар бар. Ләкин егет диярлеге калмаганнар күбрәк.

Кызлар! Башкалардан аерылам, болай егетләр мине ныграк ошатырлар дип чәчегезне яшелгә буямагыз, зинһар. Бауман урамыннан барганда күз сары, карага түгел кызыл чәчкә төшә. Ләкин кем сезгә яшел чәчләр ошый диде соң әле? Үзегезне тыйнак тотарга тырышыгыз, киләчәктә бәби карыйсы, әни буласы кеше булуыгызны онытмасагыз иде. Арабызда, егетләрдән дә начаррак холыклы, эчә – тарта торганнар бар…

Хәлләр менә шулайрак тора, әгәр дә күрше кызын яки егетен ошатып йөрисең икән – башка берәрсенә ияреп киткәнче, хәзер үк эндәшергә кирәк!

Лиана МӘРДӘНОВА.

Комментарии