Аздан гына аерылышмый калдык

Аздан гына аерылышмый калдык

Мин «Безнең гәҗит»не авылда әниләремдә күреп язылдым да, инде 3 ел аерылмыйм. Укырга бик яратам. «Безнең гәҗит»тә укучылар хатлары бик ошый. Нинди генә гыйбрәтле хәлләр юк, дип утырам газетаны кулыма алып. Аны атна саен көтеп алам. Минем дә тормышымда катлаулы чор булып алды. Дөрес, хәзер мин аны көлеп кенә искә алам. Ярый әле ирем яхшы кеше, мине аңлады, тормышыбыз җимерелмәде. Хәзер улыбызны үстерәбез. Аңа 5 яшь булды. Кызыбыз да булыр дип хыялланабыз, әмма миндә курку бар. Ирем тынычландыра, янәсе ул минем капризларга түзәчәк, тик шаяртып бер шарт куя: мин аңа бик матур бер кыз алып кайтып бирергә тиеш…

Бу вакыйга башкаларга гыйбрәт булсын өчен язам. Мондый халәтнең ни икәнен аңламыйча, бигрәк тә яшьләр ялгышырга мөмкин. Ә бәхетне сакларга кирәк аны.

Ирем белән яратышып өйләнештек. Мин гаиләмдә бик зур таләпләр куеп тәрбияләнгән. Әнием гел тукып торды: «Кызым, йөзебезгә кызыллык китерсәң, үпкәләмә… Әтиең белсә…» ише кисәтүләрне көн саен ишетеп үстем. Шуңамы гаилә кору мәсьәләсенә бик җитди карадым. Бик озак уйлап, барын да исәпләгәч кенә аңа кияүгә чыгарга ризалык бирдем. Ә ирем бик сабыр булды, мине яратты, бүген дә шундый терәгем булганы өчен Аллаһыга рәхмәтлемен. Тик күңелсез чорыбыз да булып алды. Өйләнешеп ел ярым узгач авырга уздым. Иремнең башы күккә тиде. Тик бу сөенеч озакка бармады. Мин акрынлап иремнән бизә башладым. Аның һәр хәрәкәте, сөйләшүенә кадәр мине ярсыта. Аның янәшәсендә йоклау түгел, аның белән бер өйдә яшәү дә түзеп булмаслык газапка әйләнде. Ул кигән киемне, ул йоклаган урын-җирне юа алмыйм, күңелем болгана. Әниләргә кайтып киттем. Әни орышты, ә әти куып ук чыгарды. Ирем аңлатып карый, бу вакытлы күренеш, түз, ди. Табиблар да тынычландыра. Табибым өлкән яшьтә иде, минем ирем белән мөнәсәбәтемне белгәч, әле бу хәлләрең өчен оялырсың, ул синең белән булмаган кебек кенә хәтереңдә калыр, дигән иде. Ә мин берсен дә тыңламыйм, алдагы тормышымны күз алдына китерә алмыйм, аерылышу турында чынлап торып уйлый башладым. Иремә ни генә әйтмим. Үземә үзем хуҗа түгелмен. Аны ничек ярата алдым икән, дип гаҗәпләнәм. Әниләр орыша, барыр урын юк. Иремне фатирдан куам. Бер бүлмәле фатирны аның әтиләре белән минекеләр кушылып алып биргәннәр иде өйләнешкәндә. Инде катгый карарга килдем: баламны үзем генә тәрбиялим, кирәкми миңа аның әтисе. Иремнең нишләргә белми миңа ярарга тырышулары да җен ачуларымны чыгара. Кыскасы, безнең тормыш тәмугка әйләнде. Миңа ничек читен, ә иремә нинди кичерешләр үтәргә туры килгәндер. Уйлап карагыз, хатынын ярата, ә аны алыштырып куйганнармыни, янына да килә алмый. Ул мине кочаклап та карый, бүләкләр, чәчәкләр алып кайта, юк бәйрәмнәрне бар итеп, табыннар әзерләп, ярарга тырыша. Ә мин биргән чәчәкләрен рәхмәт әйтәм дә, өстәл почмагына атам. Һәр гамәленнән гаеп табам… Болай ярамаганлыгын да аңлыйм, әмма берни эшли алмыйм.

Шулай газапланып яши торгач, ул мине больницага илтеп куйды. Баланы җиңел тапмадым. Ләкин аны беренче тапкыр яныма кертеп салгач, бар авырлыклар онытылды. Һәм шунда ирем искә төште, аны күрәсем, улыбызны аңа күрсәтәсем, башымны аның иңенә саласым килеп китте. Шулчак аннан сумка керттеләр. Мин бернигә карамый, аның хатын актарып алдым да, йотлыгып укырга керештем. Хатта аның исе. Янымда улым йоклап китте. Ә мин күз яшьләремне тыя алмыйм, хат укыйм. Анда бернинди үпкә, шелтә юк, гәрчә, аңа лаек булсам да. Шунда гына аңладым: аны һәм улымны өзелеп яратам. Алардан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм.

Кыскасы, улым тугач, без ирем белән яңадан, яңа тормыш белән яши башладык. Рәхмәт аңа сабыр булганы өчен. Ә табиб йөклелек вакытында була торган мондый психик тайпылыш вакытында күп ирләр сыната, шактый гаиләләр таркала, дип тә сөйләгән иде. Ә минеке сынатмады. Әниләрем дә, шушы вакытлы күренешне аңлап мине читкә этәргәннәр. Бәлкем, вакытлыча, аларда яшәгән булсам, иремә җиңелрәк булган булыр иде, әмма моның да куркыныч ягы бар икән: әнием, безнең бер-беребездән чынлап торып бизешүебездән курыккан. Үзе шулай диде.

Инде шундый бер сират күперен узып кызлы да булсак… Бәлкем, әле башка кабатланмас та әле бу хәл. Хәзер беләбез ич инде эшнең нидә икәнен.

Бу хатымны бастырсагыз, ул яраткан иремә яраткан газетам аша рәхмәт булып ирешсен һәм аны яратуымны аңлатсын.

Лена.

Комментарии