Зәңгәр ир

Зәңгәр ир

Оля белән Олег интернетта, танышу сайтларнының берсендә бер-берсен эзләп табалар.

– Моңа кадәр күп егетләр белән аралаштым, дусларым арасында да ир-атлар күп, – дип сүзен башлады яшь хатын. – Тик Олег кебек белемле, чибәр, тәрбияле егетне очратканым булмады. Бер күрүдә үк мин аны үз иттем. Кайбер егетләр берничә сәгать аралашкач ук бергә йокларга тәкъдим итсәләр, Олег кулымнан тотарга да кыймый иде. Аның миңа булган шундый мөнәсәбәте бик тиз арада йөрәгемне яулады. Без очраша башладык. Бер ай шулай йөргәннән соң, ул кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин әлбәттә инде бу тәкъдимнән күкнең җиденче катында идем һәм шунда ук ризалыгымны бирдем. Тик Олегның бер шарты бар иде. «Туйга кадәр без мәхәббәт белән шөгыльләнмәскә тиеш», – диде ул миңа. Гадәттә, ир кеше физиологик теләкләрен канәгатьләндермичә тора алмый, бу аларның табигый теләге. Олегның бу сүзләре миңа сәер тоелса да, булачак иремнең кәефен төшерәсем килмәде. Туйга да ике айлап кына вакыт калган иде инде, шуңа да әллә ни кайгырмадым.

Туйга бик зурлап әзерләндек. Бәйрәмебезне дә Казанның иң кыйммәтле рестораннарының берсендә уздырдык. Зөфаф кичәсендә дә безнең арада берни дә булмады. Икенче көнне безне туй сәяхәте көтә иде. Чемоданнарыбызны җыеп Төркиягә очтык. Ул илнең матурлыгы, җылылыгы! Олег, бәлки, ширбәт аенда булса да миңа игътибарын арттырыр, инде ниһаять аның назлы кочагын, дәртле үбүләрен тоярмын дип хыялланган идем дә, булмады… Янында шәрә килеш тә йөрим, үзем дә иркәләп карыйм, ә аңа мин әллә бар, әллә юк! Инде урамда йөргәндә төрек егетләренең карашларыннан тәннәрем чемерди башлады. Назланасым, сөеләсем килә. Ирем генә салкын. Бу хакта аның белән сөйләшеп тә карадым: «Түз бераз, минем әлегә проблемаларым бар», – диде дә, шуның белән бетте. Төркиядә узган ун көндә ул миңа бер генә тапкыр да кагылып карамады. Бу, әлбәттә, минем ачуны китерде.

Самолетта очканда Олег бу хакта үзе кабат сүз башлады. «Иртәгә безгә минем дусларым киләчәк. Әгәр дә без алар белән кочаклашып, бер-беребезне «яратышып» утырсак, исең китмәсен», – диде. Шул мизгелдә минем бу кешедән косасым килә башлады. Күпме вакыт мин аның икәнен белмәгәнмен икән бит! Башым әйләнә башлады, үзем ни уйларга, бу мизгелдә нәрсә эшләргә дә белмим.

Өйгә кайттык. Мин чемоданнан әйберләремне бушатып та тормадым, икенче көнне үк аерылышырга гариза яздым. Әле яңа гына барлыкка килгән гаиләм менә шулай таркалды, дип сүзен тәмамлады Оля. Менә шундый кызык та, кызганыч та гаилә тарихы.

Дөрес булмаган ориентацияле кешеләр һәр дәвердә булган, бар һәм, мөгаен, булачактыр да.

Галимнәр бу күренешне күптән өйрәнәләр һәм кешенең ориентациясе үзгәрү сәбәпләрен белергә омтылалар. Тик табигатьнең бар серләрен дә әллә нинди бөек галим дә ачып бетерә алмый торгандыр. Әгәр тарихка күз салсак, гомосексуаллар зур сугышлардан соң яисә ниндидер дөньякүләм бәла-казалардан соң туа икән. Моның сәбәбе — йөкле хатынның көчле стресс кичерүендә имеш. Каты борчылганда, бөер өстендәге бизләр гормоннар бүлеп чыгара. Ул гормоннар канга эләгә һәм кешенең сексуаль ориентациясе өчен җавап бирүче өлешенә тәэсир итә һәм баланың баш мие дөрес программалашмый.

Табиблар һәм психологлар арасында да бер төрле генә караш юк. Кемдер ориентация үзгәрүне авыруга саный, аларның бер өлеше бу хәлне дәвалап була дип уйлый, икенчеләре исә табигатьтән бирелгән программаны үзгәртү мөмкин түгел, ди. Җәмгыятьтә дә гомосексуалларга төрле караш яшәп килә. Психологлар үзләре табигатьләре «ялгышкан» кешеләргә нәкъ башкаларга караган кебек үк карарга куша. Шулай да җәмгыять моны кабул итә алмый.

Танышларымның дөрес булмаган ориентацияле кешеләргә мөнәсәбәте нинди икәнен белергә булдым.

Альбина (24 яшь):

– Мин мондый кешеләргә уңай да, тискәре дә карамыйм. Һәр кешенең үз тормышы, җилкәсендә үз башы һәм моны һәркемнең үз эше дип саныйм. Тик мондый мөнәсәбәтләр ачыктан-ачык булуга каршымын.

Искәндәр (31 яшь):

Минемчә, кеше җир йөзенә үзеннән соң буын калдырыр өчен килә. Мин традицион ориентация яклы.

Динар (22 яшь):

Егетләрнең бер-берсен кочаклап, үбешеп йөрүеннән косасым килә. Ә менә алсу кызларны яратам.

Алмаз (22 яшь):

Миңа калса, бу бик шәхси һәм авыр сорау. Кешеләрнең ориентацияләре турында бик озак бәхәсләшергә дә булыр иде. Ничек кенә булмасын, гомосексуалларга мин үзем тискәре карыйм.

Менә шундыйрак фикерләр. Кемне ярату һәм кем тарафыннан яратылу бу, әлбәттә, һәр кешенең үз эше. Иң мөһиме ул мәхәббәт башкаларга авырлык китермәсен иде. Яратып һәм яратылып яшәгез!

Сәлимә ЗАРИФ.

Комментарии