Кызылтүш

Конкурс: нишләттең син мине, мәхәббәт?

Без гадәти булмаган, билгеле бер кысадан чыккан хәлләргә 1-2, күп дигәндә, 3-4 көн тел шартлатып йөрибез дә тынып калабыз. Шунда нокта куела. Моннан 30-40 ел элек булган хәлне бәян итәм, әгәр ул бүген булса, тел дә шартлатып тормаслар, заманга гына сылтарлар иде…

Бу хәлгә бик озак гаҗәпләнеп йөргәнгә, йөрәгемә үтеп кергәндер, ахры. Ни өчен язам соң? Билгеле, прототипларның кем, кайдан икәнен әйтеп фаш итү – максатым түгел. Гыйбрәт өчен булсын, дим. Шакшыны күргәч, юынасы килә башлый бит…

Гөлзәбәр ошамады Соня каенанага. Киленчәк кыяфәт белән коеп куйган Соня, әйтерсең 20 ел элек Соня игезәк кыз, малай тапкан. Тыштан елмайды, эчтән елады Соня. Әнисенең мондый халәтен тәүге кат күргән малай Валера тып итеп артына утырды. Күңеленә хуш килсен дип бик чибәр кыз алып кайтты ләбаса. Ни кылана әнисе! Егет кеше иртәме-соңмы өйләнә, әнисе карамагында мәңге булмас бит.

Яшь каенананың кырыс карашын сизгән Гөлзәбәрның тавышы чыкмас булды. Дөм ятимә кызның барыр җире юк иде: алда – томан, артта – вулкан. Җигел тормыш арбасына – тәмугтан котылырсың, диде ул үз-үзенә.

Шул мизгелдән ул колга әйләнде. Бәхете бер генә: үзәгенә салкын йөгергән көннәрдә Валера җылы өрә белде. Сугып екты, тартып торгызды. Ә яшь, чатнап торган каенана яшәрлек тә, яшәмәслек тә итмәде шунда. Гөлзәбәр бер нәрсәне аңламады: ни өчен аны күралмый соң ул?

Яңа нигездә бер-бер артлы Илья белән Инга аваз салды, инде тәгәрәшеп үсеп киләләр. Ике йорт аша гына дөнья күргән Соня таң туды исә килеп җитәр, төн булуга карамастан, ишек ачтырыр, теләсә-кайчан чәен дә, мәен дә таптырыр. Килен эшкә китү белән, шкафлар актарылыр, киемнәр буталыр, каенана кулы тимәгән бер генә җир калмас. Эчендә бер мыскыл усаллыгы булмаган Гөлзәбәр бу галәмәткә исе китеп карамады: ишеге ачык, аш тулы кәстрүле кайнар, запасы әзер иде. Бердәнбер улы өендә ул кадерле кунак.

Валера әтисенең кем икәнен белми: атаны юк дип исәпләргә кушылган иде малайга. Кәккүк әтинең икәне генә мәгълүм иде.

Җилдән бала тапкан Соняның кеше тормышына кызыгып гомере үтте. Бер алданган хатын азып-тузып йөрмәде, бар гомерен малаена багышлады. Әмма шешәгә генә ешрак үрелеп, салмыш көннәре артканнан-арта барды.

– Улым, бүген эшкә барма, миңа күңелсез…

– И әни, барырга булгач, барырга. Күңелеңә хуш килгән шөгыль тап. Өй түре сиңа, дини китаплар укы. Әйдә, әйдә, чын хуҗа бул…

Юк, дөньяның бер ягы китек була икән, шуны тигезләп чәчкә чал кунганын да сизми каласың, хушлашырга да өлгермичә, күзең йомасың икән. Туңган күңелне ачы су урынына наз эретергә тиеш тә бит. Менә бу чия иреннәрне, йомры күкрәкләрне ничек туфрак күмәр икән?! Дәрт тулы гәүдә шулай су күрмәгән гөл сыман корырмы? Ир урынына шешә күтәреп йоклыйммы гомер буе? Шешә – юаныч, куаныч.

Ике йорт хуҗасының дилбегәсе ешрак бушый башлагач та, аңа сүз дәшәргә җөрьәт итмәде яшьләр. Гөлзәбәр көне-төне мәктәптә, ир дә бер караңгыдан икенчесенә тикле эштә. Сабыйларга йөрәгеңне ярып күрсәтүдән файда юк…

Ул көнне Гөлзәбәр рәтләп ял итә алмады. Түшәктә яткан татар бабайның үлгән хәбәрен ишетүгә, анда йөгерде. “Кызым, чуаш авылында бердәнбер кешесе син, мөселманча күм мине”, – дигән иде ул.

Соня исә ул көнне аларга керде-чыкты, керде-чыкты. Соңыннан балаларны карыйм, диеп, кермәс булды. Ә үзе кичтән үк балаларын ахирәтенә озатты.

Менә салмыш, дәрте кызган ана улы белән икәүдән-икәү. Сәер, ләкин күптән көтте ул бу мизгелне. Эчендәге шайтан сикереп чыкты, каршында шәрә артын сикертеп бии дә башлады. Инде икенче тапкыр азгын шайтан Соняга хуҗа, тулган айга карап, акылын югалтырга куша.

Ул яшен тизлегендә Валераның ятагына сикерде, шашып үбәргә тотынды. Менә кайда икән ул җәннәт!… Сокланмыйча карап булмый торган ана да, сөеклесеннән мондый наз күрмәгән Валера да дөньяны тоймас дәрәҗәдә изрәгәннәр. Аларга карап тулган ай да изрәгән, изрәмәсә, мондый шакшылыкны Гөлзәбәрнең үзенә күрсәтмәс, арты белән борылып, дөньяны караңгылатыр иде.

Өс-башын алыштырырга дип йөгереп кайткан Гөлзәбәргә җир күтәрә алмаслык гөнаһ шаһиты булырга язган икән. Бу мизгелдә хатынга сорау бирү урынсыз, шулай ук җавап алу да мөмкин түгел иде. Яңадан шул ук киемнәрен кире ягы белән киде дә чыгып йөгерде. “Әллә мәет урынына кабергә үзем кереп ятыйм микән?” – дип тә уйлады ул.

Ана – үз йортында, малай үзенекендә давыл тынганын көтте. “Мәхәббәт кошлары”на комачау итүче дә юк хәзер, чөнки Гөлзәбәр җыенды да чыгып китте.

– Кайтыр, хатының – томана ятим. Бер тастымалсыз да чыгып китте. Шундый баһадирдай ирне калдырып чыгып китәләрмени соң?

Соң шул баһадирдай ир җиргә салып таптады түгелме соң? Яраткан хатынына терәк була алмады. Яратышмасалар, бер хәл… Их…

Күзгә күренеп кипкән малайны ана юата алмады, билгеле. Үз уйларын да җил куып тота алмас кебек.

Авыл читендәге соңгы өйгә төпләнде Гөлзәбәр. Чыра яндырып балаларны карады, үз нигезенә ялгыш та борылып карамады. Валера кат-кат килде, елап гафу үтенде. Аяк астындагы җирне үпте. Көтте- көтте дә: “Сез анда кайтып яшәгез, мин чыгып китәрмен”, – диде.

Чыннан да, биштәр аскан әтиләренең басу капкасыннан чыгып киткәнен балалар күреп калды. Ә болын хәтле йорт еллар буе буш торды. Нишләтәсең син, мәхәббәт, адәм баласын?

Матчага терәү куйган өйдә яшәгән Гөлзәбәр ул өйгә түгел, урамына да аяк басмас булды. Кызылтүш тә шулай икән бит, оясына читләр кагылганны белсә, башка анда әйләнеп кайтмый, ди…

Бу бүген ничек көн күрә дисезме? Ир ерак туганнарында яши. Хатын дөньяның икенче читенә күченеп китте. Ялгыз Соняның язмышы билгесез. Хәер, кемгәдер: “Мин, оланнарым, яшәдем дип әйтергә оялам”, – дип әйтеп калдырган ди.

Әлфирә ГАЛИЕВА.

Аксубай.

Конкурс: нишләттең син мине, мәхәббәт?

Алтын затын алмый күгәрек

Машинаның тигез генә гүләвенә үткәннең ачы сагышы кушылып, Асиянең җанын әрнетә. 16 яшендә авылыннан чыгып китүенә быел 25 ел тулды. Әйе, туган авылына борылып та карамаслык итеп рәнҗеттеләр шул аны.

Барысы да Асияләр күршесенә колхоз рәисе килеп урнашкач башланды. Яңа йорт тергезде ул, аннан хатыны белән яшүсмер улы Айнурны алып килде. Озак та үтмәде, тарих укытучысы Нурлизә Хаевнаны директорлык кәнәфиенә утырттылар. Шул көннән исә ул үзен авылының патшабикәсе итеп күрә башлады. Бигрәк тә Асиягә каныкты. Чөнки аның бердәнбер улы Айнур кызга гашыйк иде.

“Әнисе белән генә яшәп яткан кыз ничек аның улын үзенә караткандыр? Әтиләре кызга З яшь тулганда үлеп киткән, әнисе авыру. Җитмәсә, 5 тавык белән кәҗәләреннән башка мал-туарлары да юк бит”, – дип уйлый иде Нурлизә Хаевна. Аның өчен Асиянең исеме “кәҗәле кыз” гына булды. Ике гашыйкның мәктәптән янәшә атлап кайтуларын күрү “патшабикә”гә үлем белән бер иде. Хәтта ике арага кояш нуры да үтмәслек итеп киң, яхшы такталардан койма эшләтте. Ләкин үз-үзен кулда тотарга, ачуын йотарга өйрәнгән ялгыз ананы, йомшак тавышлы, сабыр холыклы, уку отличнигы кызны үзенә буйсындыра алмады. Көннәрдән беркөнне “патшабикә”нең сумкасыннан француз хушбуе югалды. Ул шунда ук мәктәптә тентү үткәрде. Ни хикмәт, хушбуй Асия букчасыннан табылды

Һәрнәрсәнең чиге була, бәла-каза моның белән генә чикләнмәячәген төшенгән ана Пермь каласында яшәп ятучы бертуган апасына барын да аңлатып, хат язды. 10 сыйныфны тәмамлау белән, Әнисә апа аларны үз янына алдырды. Ире Әхмәт белән генә яшәп яткан апаларына алар сөенеч кенә иде. Заводта цех башлыгы булып эшләп йөргән ире эштән бушамый. Алар Асияне үз кызларыдай кабул итте.

Асия 11 сыйныфны уңышлы тәмамлап, читтән торып укырга керде. Җизнәсе янына эшкә урнашты. Шулай көн артыннан көн үтте.

Авылны уйламаска тырышса да, мәхәббәткә киртә куйсалар да, йөрәккә боерып булмый. Асия үзенең беренче мәхәббәте Айнурны оныта алмады. Башка егетләргә күңеле түгел, күзе дә төшмәде. Эш, уку белән көннәр, еллар уза торды. Тик сагыш кына йөрәктән китмәде.

Үз тормышын үзе күтәрмәсә, аның өчен моны беркем дә эшләмәячәген яхшы аңлаган Асия иң беренче эш итеп туган якларын урап кайтуны кирәк тапты. Бәлки, сабырлыгы өчен сөенеч көтәдер үзен? Сөйгәне Айнур да парсыз тилмермиме икән? Яткан ташны мүк баса, йөргәне генә шомара, дип кабатларга яраткан әнисенең сүзләрендә, бәлки, дөреслек тә бардыр.

Асия авылга җиткәндә, көтү кайткан. Арканда торган кәҗәләрне дә кертергә вакыт җиткән. Ни хикмәт, элек берничә өйдә генә күренгән малны, әллә ярты авыл үрчеткән инде? Төркем белән кайткан авылдашлары арасында таныш йөз дә күзенә чалынды. Чәченә чал кунган ир кәҗә җитәкләгән… Я Хода, авылның патшабикәсе Нурлизә улы… һәм кәҗә?!

Менә күзләр очрашты. Никадәр моң, сагыш, юксыну иде аларда. Икесенең дә күзләренә яшь тулды.

Асиянең күңелен үкенеч биләп алды. Шулкадәр гомер туган ягыңа кайтмый йөре инде?! Беткә үч итеп, тунны утка яккан икән ул. Әрәм узган яшь гомерен кызганып, яшь түгүдән ни файда?

Ай-ваена карамый, Айнур аны үзләренә алып кайтты. Алар бит гашыйклар гына түгел, ут дә. Бөтен шартын китереп, өйгә бәхет, бәрәкәт, тынычлык теләп дога кылган яшь хатында Асияне танып хәйран калган Нурлизә апа вөҗданыннан качып котылып булмаячагын аңлаган иде. Начар гамәлләр суларга акмый, бумеранг булып үзеңә әйләнеп кайта шул.

Айнур авыл мәктәбенә укытучы булып кайткач та, әнисе улының шәхси тормышына кысылмый калмады. Химия укытырга килгән Дәриянең аяклары кәкре, зоотехник кыз Сания хәерче нәселдән… Шулай итеп, аның улына бер генә кыз да тиң түгел төсле тоелды. Гаилә башлыгы да йөрәге тотып, бакый дөньяга күчте. Авыл кечерәеп, мәктәпне дә яптылар. Шикәр авыруыннан Нурлизәнең аяклары йөрмәс булды. Әнисен ташлап, Айнур кая китсен?! Аракыга үрелмәде, йорт-җирне чиста тотты, әнисе каршы булуга карамастан, кәҗә дә алып җибәрде. Чөнки шикәр авыруыннан кәҗә сөтеннән дә файдалы ризык юк.

Нурлизә апа, Асиянең күзләренә туры карамыйча, хушбуй белән булган вакыйга өчен гафу итүен сорады. Аны бер укучысы аркылы Асиянең сумкасына үзе салдыруын таныды.

Алтын йөрәкле бит ул Асия. Гафу итмиме соң! Аңа Айнур гына хыянәт итмәсен. Әнә бит ул аны көткән. Башка кызларга өйләнергә каршы килеп, Нурлизә үзе дә улын “кәҗәле кыз” өчен саклаган бит! Кичәге көн хаталары белән түгел, бүгенге көн матурлыгын тоеп яшәргә кирәклеген аңлаган иде алар.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Кызылтүш, 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии