- 06.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Авылда, табигать кочагында үскән Гөлсара бигрәк нечкә күңелле булып тәрбияләнгән. Әтисе үлгәндә ул өченче сыйныфта кала; ялгыз гына тормыш итүләрнең авырлыгын үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың шул – дия-дия, әнисе кечкенәдән үк эшкә өйрәтеп үстерә балаларын.
Өч бала арасында уртанчысы булып үсеп килгән кызый, су буйларына төшеп, шарлавык тавышын тыңларга ярата, ул тавышка сандугач сайравы, көтү кайткандагы ыгы-зыгы янына чыбыркы шартлау тавышын да бергә кушып тыңлаганда, кинәт кенә бака да килеп кушылса, чын оркестр була бит бу диеп хыяллана ул. Әнә шулай, үзенчә, һәрбер матурлыкны могҗиза итеп кабул иткән Гөлсара, үзенә бәхет юрый…
Әй, Ходаем, миңа ир итеп әтигә охшаган кешене бир! – дип тели ул. Иптәш кызлары кебек, ап-ак күлмәк һәм фата киярмен, туйда кәләш булырмын диеп тә хыялланмый, бары тик әтигә охшаган кеше туры килсен, дип кенә тели.
Бер туйда Гөлсарага таныш булмаган егет күз кыса. Ә кыз үз эшен эшли. Аңа таяк тотышканда бу шимбәгә Мәчтүриләр туена барырга диеп чыкты. Ул эштә: туйда баян уйный, җыр башлый, үзен дә сорап җырлаталар. Шулай авылда туйга яки юбилейга барыр өчен хезмәттәш кызы Әклимә белән шимбә саен таяк тотыша алар. Авыл җирлеге җитәкчесе Мәсгуть абыйлары шулай кушты: «Кызлар, үзегезгә дә җиңел булыр, бер туйда берегез эшли, икенчегез ял итә», – диде. Көзләрен авылда туйлар һәр атна саен була, кызлар теләсәләр дә, теләмәсәләр дә туйга бара, авыл советы Мәсгут абыйлары приказы бит, тыңламый кара!
Әнә шул туйда кызның йөрәге бик каты типте. Ул кинәт: әтигә охшаган кеше шушы микәнни? – диеп уйлады. Алар нибары бер ай гына очрашты. Бер ай эчендә генә егетне сынап та, аңлап та бетерә алмады Гөлсара. Озак та үтми егет кызның кулын сорады, никах та укыттылар. Никах көне кышның соңгы ае – февральгә туры килде. Әй, шул бураны, улады да улады шул, әнисенең үзәге өзелеп, шушы улаган буранны ни өчен сүккәнен, өч ай торгач кына аңлады Гөлсара. Халык телендә: никах вакытында буран дуласа, яхшы гомер итмәсләр, – дигән мәкальгә таянып борчылган булган икән аның әнисе.
Гомер үтә торды, Гөлсара беренчеләре итеп – бер кыз белән бер малай алып кайтты, ләкин көч хәл белән аякка басты ул. Ә ире балаларын, хатынын ташлап, тәҗрибәле хатыннар янында төн үткәрде. Иртән кайтып, кара тавыш чыгарып, тамагын туйдырып китә дә, кич кайткач тагын тавыш чыгарып, йодрык уйнатып төнге биләменә чыгып китә. Гөлсара ике баласы белән авылга әнисе йортына да китеп карады, бераздан тагын мең вәгъдәләр белән кире килеп ала иде аны ире. Авылда, Гөлсараны күз алларында үстергән күрше әбиләре, капка төбендә утырганда, иренең кыланмышларын күреп, аны жәлләп озатып калалар иде.
Кызый, үскән чакта, баянында уйнап, җырлап елата иде шул әбиләрне, әллә шуңа: и, бигрәк моңлы ла син, Гөлсаракай! – дияләр иде үзенә. Язмышы шулай булгандыр күрәсең: бер аерылды, бер кушылды, тормышлары матур булмады аларның, үзе теләгәнчә, әтисенә охшаган кеше булмады ла аның ире. Тәмле ашап, рәхәт яшәп, мактанырга яратучы, артык горур кешенең тормыш девизы да кешенеке кебек түгел: «Мин йомырка, май яратам!» дигән бер мәгънәсез сүз иде.
Ә Гөлсараның әтисе әнисен бик хөрмәтләгән, әнисе сөйләвенчә, ул аның бәхет алмасы булган. Ә халык телендә, Кәмиләбануны Зариф күкәй эчендәге сары кебек итеп кенә кадерләп тотты, дияләр иде. Авылдашлары мунча юынып чыккач, әнисе әйтә торган сүзне әле дә искә төшереп сөйлиләр икән: «Мамык булдым, Зариф!» – диеп мунчаның рәхәтен, тәннәренең сафлануын белдереп, шөкер итүләре булган. Гөлсара да үзенә әнә шундый ир сораган иде дә бит Ходайдан, әти-әнисе кебек парлашып матур гомер итүләрен күз алдына китергән иде дә, теләп кенә булмый икән шул, «калдырмасын теләккә» диюләре дә шушыдыр инде.
Тормышы мактанырлык булмаса да, бүген ул өч баласына сөенеп яши. Фигыль – табигате әтисенә охшамаса да ире дә булды гомер юлында, әнисе кебек йомырка эчендәге сары булмаса да түзде, ике кызына һәм улына тәрбияви киңәшләрен бирә бүген Гөлсара. Матур яшәүче гаиләләргә чын күңеле белән сөенә: «Авырлыклар артта кала ул, бүген мин дә бәхетле бит, балаларым бар, оныклар да бирсен иде Ходай!» – диеп үзен–үзе тынычландырып яши бүген.
Парлы картлык бакчасында да җимешләр җыйсак иде – дип тә тели әле ул. Ә өметсез шайтан гына диләр бит, бәлки аңа да насыйбы чыгар, теләргә дә, өметләнергә дә кирәк. Язмыш бит, алда ни булмас…
Гөлнур ВАСЫЙЛОВА.
Мамадыш шәһәре.

Комментарии