Бер калыпка салу

Газетаның 30нчы ноябрь санында («Б.Г.» № 48, 30.11.2016) «Каш төзәтәм дип…» исеме астындагы Марс Яһудин язмасы уңаеннан мин дә бер-ике җөмлә язарга булдым әле. Сания ханымның барлык ирләргә пычрак ягылган язмасын укыгач, мин дә җавап язарга уйлаган идем дә, нигәдер язмый калдым. Сания ханым алдында («Хыянәт итмәгән ир юк ул!»№41, 12 октябрь) барлык ирләр исеменнән аклануны кирәк санамадым чөнки. Сания ханым бер ирнең хыянәтеннән чыгып, барлык ирләрне дә бер калыпка салып фикер йөртә икән, бу аның тормышка карата бик тар карашта булуын дәлилли. Марс Яһудин дөрес яза, хатын-кыз бик тиз ышанучан бит ул, Сания ханымның язмасын укыгач, кайсыларыныңдыр күңеленә шик-шөбһә төшүе ихтималы юк түгел. Минеке дә сулга йөрми микән, дип шикләнә башлый андыйлар. Көтмәгән, уйламаган җирдән көнчеллек калкып чыгарга, юк кына сәбәптән дә ызгыш килеп туарга мөмкин.

Билгеле, намусы чиста булганнарны Сания ханымның язмасы гына каралталмагандыр. Ир дә, хатын да бер-берсендә ниндидер үзгәреш булса – шундук тоемлыйлар. Мин каядыр сулга йөри башласам, хатын сизмиме инде? Яки хатынның берәр кеме барлыкка килсә, мин белми каламмы? Бергә тормыш итә башлагач, бер-береңне күз карашыннан ук аңлый башлыйсың бит.

Гаиләгә хыянәт керсә, бу гаиләнең тормышы тормыш түгел инде ул. Ир белән хатын арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләр гомерлеккә юкка чыга. Күп очракта гаилә җимерелә, балалар ятим үсә.

Марс Яһудин белән килешәм, бүгенге хатын-кыз әллә нинди уйдырмалар уйлап чыгара, булган хәл дип бит әле. Язмаларның күбесендә ир геройлар тискәре образ буларак тасвирлана. Алар хыянәт итәләр, алар хатын-кызларны кыйныйлар, алар эшләмичә эчеп кенә йөриләр, гаиләләрен ташлап китәләр һ.б. Ә хатын-кыз исә батыр, ялгыз калса да балаларын менә дигән итеп үстерә, зур уңышларга ирешә. Бик тә кешелекле, бай, булдыклы ирләргә тап була тагын үзләре (моңарчы нишләп ялгыз яшәгәннәрдер бу бай, ягымлы, булдыклы ирләр?), элеккеге ирләрен көнләштереп, мул тормышта яши башлыйлар.

Матбугатта ирләрне яманлауга киң юл ачылуны начар күренеш, дип бәяләү кирәктер. Бүген егетләр өйләнергә курка, кызлар кияүгә чыгарга шикләнә. Матур итеп туйлар уздырган яшь парлар гаиләдә әз генә савыт-саба шалтыраса да, аерылышырга гариза бирергә йөгерәләр. Аерылышу турында сүзне гадәттә хатын-кыз кузгата, чөнки аның аңында ир кеше бары тик уңай сыйфатларга гына ия булырга тиеш дигән караш формалашкан. Хәзерге заманда бу – ир кеше булдырырга тиешле дип саналган 2-3 катлы коттедж, һич югы уңайлы зур фатир, затлы машина, ел саен бер-ике тапкыр булса да чит илләрдә ял итү, күп акча эшләп ала торган эш, башкаларны көнләштерерлек матур буй-сын, кирәкле кешеләр белән танышлык һәм башка таләпләр. Нишләптер, мәхәббәт дигән төшенчә артка табарак шуыша.

Борынгы бабаларыбыз ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын дигәннәр. Чиста өендә үзен тәмле аш-су, хатынының назлы күз карашы, ягымлы сүзләре көткән ир беркайчан да сулга йөрмәячәк. Ирләрне хурлаудан туктасагыз иде, хатын-кызлар. Малайларыгызның үсеп өйләнәсе, кызларыгызның кияүгә чыгасы бар. Бераз гына булса да алар турында да уйлагыз, гаилә турында тискәре фикерләр әйтмәгез.

Җәүдәт ХАРИСОВ

Комментарии