Тормышка ашмаган хыял

1959 елның җәендә Бауман районының комсомол комитетына кагылып чыгарга булдым. Керүем бушка китмәде.

Миңа анда болай диделәр:

– С.Сәйдәшев урамында медицина инструментлары заводы төзелгәч, комсомол юлламасы буенча төзелешкә чакырабыз.

Озак уйлап тормыйча, төзеләчәк заводка күчәргә булдым.

1959 елның 1 сентябреннән 21нче кичке эшче яшьләр мәктәбенең 9 классына укырга кердем. Шул ук елның сентябрь аенда эшкә күчтем.

Ул елларда кич белән укып эшләүчеләргә хөрмәт белән карадылар. Н.Хрущев заманында кич һәм читтән торып укучылар өчен ташламалар да каралган иде. Әйтик, кич белән укучылар имтиханнар тапшыру чорында атнаның бер көнендә түләүле ял да ала.

Заводта мин пластмасс участогында станокларда оператор булып эшли башладым. Заводта яшьләр бик күп. Цех тормышында актив катнашам. Җыелышларда чыгыш ясыйм. Шулай активист булып йөри торгач, мине цехның комсомол комитеты секретаре итеп куйдылар. Әмма тәҗрибә җитеп бетми иде әле. Һәрбер җаваплы эшкә яшьләрчә, җиңелрәк карау бар. Ялгышулар, абынулар җитәрлек. Анысы табигый хәлдер, кеше тәҗрибәне гомер буе туплый, бергәләшеп җыя.

Ел артыннан ел үтә торды. 1961 елда кичке мәктәпне тәмамлап, аны бетерү турында кулга таныклык алдым. Туганнарым, дусларым бу җиңү белән котлады. Җәй көне отпуск алып, Сарманга Роза апаларга кайттым. Ял иткән аем август иде. Ул ел бик яңгырлы булды. Колхозлар, совхозлар өлгергән игенне көчкә җыеп алды. Бер кич авыл клубына күз төшерергә булдым. Мин килеп кергәндә, биюләр башланган иде инде. Яшьләр шактый. Бер урындыкка килеп утырдым. Биючеләрне күзәтә башладым. Яшьләрдән берсе дә таныш түгел.

Кичәне алып баручы:

– Хәзер, дуслар, кызлар егетләрне чакыра, – диюе булды, чәчләрен иңбашына үреп салган, кара кашлы, зәңгәр күзле, тулы гына гәүдәле бер туташ каршыма килеп басты. Аны күрүгә, үзем дә югалып калдым. Нәкъ мин эзләгән, хыялымда булган кыз. Әллә шул арада аны фәрештәләрем каршыма китереп бастырдымы?! Нигәдер, фикерләрем чуалып китте. Сүз кушарлык хәлдә түгел идем. Берничә минут бер-беребезгә карамыйча гына биедек. Тынлык озакка сузылмады, сүзне беренче булып туташ башлады.

– Сез әллә кунагымы?

– Әйе. Каян беләсез?

– Сезнең җизнәгез Ләззәт абыйны кем белми?! Ул бит Сарманда бик танылган кеше. Районның баш табибы. Әйе, ул бик күңелле кеше дә. Сөйләшүе белән дә бөтен кешене эретә. Мәзәкче, сезнең җизнәгезне бөтен Сарман кешесе ярата. Апагыз Роза апаны да яхшы беләбез.

– Сез бик җылы сүзләрдән башладыгыз. Гафу итегез, үзегез белән таныштырмадыгыз. Исемегезне әйтегез инде сер булмаса.

– Мин Сарман кызы.

Үзе аннан соң бик матур итеп елмайды да дәшмичә генә, сихерле итеп карап куйды.

– Әйтәм-әйтәм, минем исемем Румия (үзгәртелде).

– Мондый исемне мин беренче тапкыр ишетәм.

– Сарманда сез ишетмәгән исемнәр шактый. Гаҗәпләнмәгез инде…

Кайтканда аны озатып куйдым. Тагын шуны белдем: Сарман районының бер авылында укыта, читтән торып Казан педагогика институтында укый икән ул. Сарманга вакыт-вакыт әнисенең абыйсына авылдан кунакка килә. Без аның белән вакытында Казанда декабрь аенда очрашырга дип сүз куештык. Румия килер алдыннан миңа хат язып салды. Шулай да без сирәк очраштык. Чөнки ул имтиханнар тапшыра иде.

Туганым Шамил Павлюхин урамында мәдәният йорты төзеткән иде. Яңа ел алдыннан тантаналы рәвештә ачу була икән. Шамил шушы тантанага безне чакырырга булды Ул дүрт кешелек өстәлгә заказ биргән. Шулай итеп, без “Кольцо”да очраштык та әзерләнгән урынга юнәлдек. Кышның бу матур кичендә дүртәү Кабан күле буйлап сөйләшеп киттек. Бу 31 декабрь – 1961 елны озату һәм 62нчене каршы алу төне иде. Бергәләшеп биедек, җырладык, төрле уеннар уйнадык. Мин Румияне бер минутка да үз янымнан җибәрмәдем. Гел миңа карап елмая иде ул. Бу кичне без үзебезне бик бәхетле пар итеп хис иттек. Аның янында мин төне буе рәхәтлек дөньясында йөздем. Румия дә шундый хисләр кичергәндер. Аның зәңгәр күзләре гел очкынланып янды, йөзеннән елмаю китмәде… Эх, чибәр дә иде соң ул! Ә бит аның бизәнгән чагы бер генә дә булмады. Ходай биргән матурлыкны юкка чыгармыйм дигәндер. Аның кара чәче һәрвакыт матур итеп үрелгән була. Әйе, коеп куйган чын кызы иде ул.

…Иртәнге сәгать алты. Тагын бер кат бер-беребезне Яңа ел белән тәбрикләдек. Шамилне исә менә дигән мәдәният сараен төзәтеп бетерүе белән котладык. Эшендә яңа уңышлар теләдек.

Өйләргә таралыр алдыннан Шамил:

– Карап торам-торам да сөбханалла, сез бигрәк пар килгәнсез, күз тимәсен. Төне буе бигрәк матур биедегез. Рафаэль брат, бу аккошны кулдан ычкындырма, – диде.

Без Румия белән Кабан күле буйлап “Кольцо”га таба салынган сукмак буйлап алга атладык. Кышкы таң беленде. Нәкъ күлнең уртасына җиткәч, бер мизгелгә генә туктарга үтендем.

Аның күзләренә карап:

– Румия, беләсеңме, мин сине бик тә яратам, – дидем.

– Мин дә сине…

Ул башын минем күкрәгемә салып, берничә минут дәшмичә торды. Аннан күзләремә карады. Аның алсуланып торган бите буйлап бөртек-бөртек яшь тамчылары тәгәри иде. Ул тагын башын иде дә мине кысып кочаклап, үкси башлады. Аннан:

– Бергә була алмасак, бу Яңа ел кичен онытма, күңел түреңдә тот. Икебезнең мәхәббәтебезнең истәлеге булсын… Моңа кадәр берәүне дә ярата алмадым. Аерылышсак, нишләрбез?

– Юк, юк, матурым. Моңа мин юл куймыйм. Вәгъдәмнән тайпылмам.

– Ярар, Рафаэль, без тирән хисләргә бирелдек, ахры. Иртәгә минем тапшырасым бар…

Безнең күрешмәгәнгә ярты ел узып китте. 1962 елның май аенда отпуск алып, Сарманга кайттым. Ул миңа шулкадәр якынайды ки, башка җиргә баруны күз алдына да китерми башладым. Әйтерсең бу ял базасы. Танышларым да биредә күбәйде. Ләззәт абый белән Роза апа, кызлары Алсу уллары Илгизәр дә мине көтеп ала. Ике көнләп ял иткәч, килүем турында хәбәр бирү өчен, Румия яшәгән авылга барып килергә булдым. Алар йорты янына килеп туктадык та, Румиянең өйдә булу-булмавын белешергә шоферны кертеп җибәрдем.

– Өйдә юк, – дип чыкты ул.

Имеш, алар клубта концерт куярга тиешләр икән. Аны шунда дип әйткәннәр. Клубка да бардым, анда да юк.

Яшьләр әйтүенә караганда, бер егет белән икәү урманга таба киткәннәр. Үзен ду китереп, бөтен авыл буйлап эзләдек, таба алмадык.

Икенче көнне иртүк Роза апалар фатирында телефон шалтыраганын ишетеп алдым. Роза апа:

– Синең белән бер кыз сөйләшергә тели, – дип мине чакырды.

Трубкада Румия тавышы яңгырады:

– Исәнме Рафаэль, мин сине ашханә янында көтәм. Калганын шунда аңлашырбыз, – диде дә ул трубканы куйды.

Иртәнге чәйне тиз генә эчтем дә билгеләнгән урынга ашыктым. Бу юлы очрашуыбыз салкынча булды.

– Кичә мине бөтен авыл буйлап эзләгәнсез. Нигә шулкадәр кирәк иде?!

– …Сине бер егет белән күргәннәр. Сиңа карата суындым.

– Әйе, миңа бергә укыган бер егет кунакка килгән иде. Шуннан нәрсә булган?! Бу – мин үз мәхәббәтемне һәрбер кешегә өләшәм дигән сүз түгел. Алай дисәң, Рафаэль, Казанда сине дә бер кыз белән күргәннәр. Сиңа ул турыда әйткәнем юк. Шулай итеп, бергә бер булды… Мине гафу ит… Хәзер вакытым тар. Мине августта укытучыларның белемен күтәрү институтына укырга чакырлар, бәлки шунда күрешербез.

…Август ае да җитте. Беркөнне әти миңа бер хат тапшырды. Адресын карадым: Румиядән.

“Мин Казанда. Бер айлык курсларга укырга килдем. Мине күрәсең килсә, 18нче интернат-мәктәпкә кил. Безне шунда урнаштырдылар. Румия”, – диелгән иде анда.

Менә шундый кыска гына хат-хәбәр иде ул. Кич белән киенеп-төзәнеп аның янына киттем. 2нче трамвайга утырдым да Бутлеров урамына күтәрелдем. Мин килеп кергәндә, ул караватка кырын ятып, китап укый иде. Күрешкәч үзен кочагыма алдым. Бер-беребезнең күзләренә озак карашып тордык. Ул еш-еш сулап кочагымда торганда мин мәхәббәт дөньясына чума бардым…

– Әйдә, кинога барып килик. Ризамы? – дим.

– Риза…

Румия укуын дәвам итте. Беркөнне кичен безнең бакчага барырга булдык. Мин төнге сменага барырга тиеш идем. Аны икенче берәү белән алыштырырга туры килде. Бер-беребезне үлеп яратабыз, ләкин бергә тормыш кору өчен ниндидер курку бар төсле… Ике көннән тагын бакчага киттек. Әти-белән әни дә анда. Әнинең абыйсы Мөбарәкҗан да бездә кунакта. Румияне бар да ошатты. Мөбарәкҗан абый мине чакырып китерде дә:

– Кәләшең ничего. Шуңа гына өйлән. Бу турыда әниеңә дә әйттем әле, – диде.

– Ярар, абый, уйлап карармын…

– Уйлап карыйсы юк монда. Бар ягы да килгән.

Румия укуын тәмамлады да Казан-Яр теплоходында ял итеп кайтырга булды. Җәйнең азагы. Көн матур, Румия ап-ак күлмәк кигән, чем кара чәчен артка үреп салган. Идел өстендәге акчарлактай очып китәргә тора. Карап-карап тордым да кочагыма тартып китердем. Аның күзләреннән яшь тәгәрәде. Ул аларны кулъяулыгы белән сөртеп алды да:

– Соңгы очрашуыбыз, ахры. Күңелем өзгәләнә. Әгәр башка күрешмәсәк, мин сине йөрәгемдә мәңге йөртермен… Безнең юллар аерылса да, бер-беребезне онытмаска сүз бирик…

…Теплоход соңгы гудогын бирде… Румия миннән күзен алмый кул болгый. Ә мин бер урында катып калган килеш тик басып торам. Үземнең дә күземнән яшь ага. Миңа дөнья караңгыланып калгандай булды. Ярты күңелем аның белән китте.

Гомер үтә, яшь тә бара. Буйдак булып та йөреп туйдым. Озак уйлангач, 1963 елның көз айларында өйләнергә булдым. Румиягә телеграмма сугып, Сарманга очарга уйлаган идем. Юк, соң икән инде. “Ул кияүдә инде”, – дигән хәбәрне җиткергәч, йөрәккә пычак белән чәнчегән шикелле булды. Үзем гаепле, вакытны суздым, ярты ел аны күрмәдем. “Кызлар кая китә ул, егетләрне көтмичә”, – дигән фикерем дә дөрес булмагандыр.

Үз “Галиябануым”ны шулай югалттым. Бу бик зур ялгышым булды. Күктәге якты йолдызым әйтерсең сүнде. Яшьлекнең яме, тәме китте. Румия белән булган мәхәббәтне мин һаман да йөрәгемдә саклыйм. Нәкъ ул әйткәнчә. Үзенә исә бары бәхет телим һәм исәнлеген белгерткән хәбәр көтәм.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Комментарии