КИЛЕННӘРЕМ- КИЛЕНКӘЙЛӘРЕМ… (Кайнана монологы)

КИЛЕННӘРЕМ- КИЛЕНКӘЙЛӘРЕМ… (Кайнана монологы)

Людмила ханым белән без юлда таныштык. Барыр юлыбыз ерак булганга, сөйләшеп киттек. Дөресрәге, ханым үз проблемалары хакында туктаусыз, өзлексез бәян итте. Черем итеп алырга төзегән планнарым челпәрәмә килде инде. Миңа аны тыңлаудан башка чара калмады. Диктофонымны кабыздым да, юлдашым кыйссасын тыңларга керештем. Түбәндә әнә шул каенана монологын түкми-чәчми сезгә дә сөйләп бирәм.

«Бер ел элек туганымның хатыны үлеп китте. Ике катлы таш пулатында улы белән генә торып калды. Олысы инде үз тормышы белән Таулар бистәсендә гомер кичерә. Хатыны үлгәч, без, туганнар бергә сөйләшеп, аңа тормыш иптәше эзли башладык. Хан сараедай йортында, 15 сутый бакчасында ярдәмче, тормышында ышанычлы терәк булырдай ханым табылды шактый эзли торгач. Ирина да, озак боргаланып тормыйча, Сергей белән очрашырга ризалыгын бирде. Инде шушы яхшы хәбәрне туганыбызның үзенә ипләп кенә ирештерергә торганда, аяз көнне яшен суккандай, аларга яшь кайтып төште: 23 яшьлек Романның Испаниядәге кәләше Татарстанга кунакка килгән икән.

Ә аларның мәхәббәт тарихлары болайрак.

Роман мәктәпне «алтын медальгә тәмамлагач, башкала югары уку йортларының берсендә «кызыл дипломга ирешеп, эшкә урнашты. Чибәр, уңган, тәрбияле, зифа буйлы егеткә кызыгучылар үзебездә дә шактый иде. Үз насыйбын эзләп, егет интернеттан да кәләшләр «актара башлый. Эзләнә торгач, чит ил кызлары белән таныштыручы сайтка юлыга. Андагы кызлар, ханымнар белән шактый гына аралашканнан соң, испан кызы Эвелинага тап була. Кызга 23 яшь, төскә-биткә дә чибәр үзе. Бераз интернетта аралашканнан соң, кызый Татарстанга кайтырга теләге барлыгын белдерә. Баксаң, Эвелинаның әтисе испан, әнисе Түбән Кама шәһәреннән булып чыга.

Быелның май башында кызый Казанга кайтып та төшә. Роман белән башта кафе-рестораннарда очрашкалап йөри торгач, бер көнне аларның өйләренә дә кунакка килә. Күршедә генә яшәгәнгә күрә, мин дә ул кызны күрдем. Озын, зифа буйлары, җыйнак түгәрәк бәдәне, карлыгандай кара күзләре, тулышып торган иреннәре, гел елмаеп торуы белән кызыкай мине дә әсир итте. Җәй буе яшьләрнең гел бергә, җитәкләшеп йөрүләрен күзләдем. Бигрәк пар килгәннәр инде үзләре! Кунакка кергән арада да аларга сокланып туя алмый идем! Ә бер ай элек «киленкәебез биштәрен күтәреп, аларга бөтенләйгә яшәргә килде. Эвелина инде авырга узган, яшьләр өйләнешеп бергә яшәргә карар кылганнар. Абыем Сергей кайгыга батты: «Киленем беркайда да эшләми, декрет акчасы да булмый бит инде! Улыма да эшендә ун мең генә түлиләр. Миңа өметләнә торганнардыр инде. «Киленемнең корсагы әле беленер-беленмәс кенә, тик ул өй эшләрендә дә булышырга ашкынып тормый! Ашаганнан соң савыт-сабасын да юа белми хәтта, урманда үскән диярсең! Көннәр буе диванда сырпаланып ята. Улым кайткач, я берәр җиргә чыгып китәләр, яисә бүлмәләрендә бикләнәләр. Романны ныклап эләктерде кызыкай, ычкындырмый! Менә хәзер туйга хәзерләнәсе була, тик киленнең паспорты юк икән, югалткан имеш. Әлеге проблема артыннан да шактый чабарга туры киләчәк әле – дип сөйләгән иде абыем.

Паспорт артыннан йөри торгач, шул ачыклана: Эвелина бернинди дә чит ил гражданкасы түгел, ә Владивосток шәһәре кешесе икән! Кызыйдан шушы хакта сорашкач: «Әти-әниләрнең туктаусыз эчүләре туйдырды. Йортыбызда көн саен сәрхүшләр кичәсе, араларында наркоманнар да шактый. Ә бер көнне мине бер төркем кабахәт көчләмәкче булды, көчкә чыгып ычкындым. Шушы вакыйгадан соң пычрак, сасы бүлмәгә кайтасы да килми башлады. Кияүгә чыгасым, әлеге тәмугтан бик тә котыласым килде. Ә егетләрне бай, чибәр, машиналы кәләшләр кызыксындыра ич! Чит илнекеләрнең бәяләре тагын да зуррак! Шуңа күрә мин алдаларга мәҗбүр булдым. Тик башта Роман белән уйнап кына язышмакчы идем, тик аралаша торгач, яраттым мин аны! – ди чибәркәй.

Туганнарым инде нишләргә дә белми… Сергей улына Эвелина белән язылышмыйча гына яшәп торырга тәкъдим ясаган иде дә, белмим, нәрсә булып бетәр аларның мәхәббәт тарихлары , – дип төгәлләде Людмила ханым сөйләмен.

БЕРЕНЧЕ «КИЛЕНБИКӘМ…

Инде ханым эчен бушаткач тынычланыр, бераз булса да черем итеп алырмын ичмаса, дигән планнарым тагын тормышка ашмады. Ул яңадан текелди башлады: «Әйдә, кайткач йокларсың әле, иркәм. Ә хәзер мине тыңла. Син замана яшьләрен ник өйләнми, кияүгә чыкмый дип уйлыйсың?! – дип дәвам итте ул. – Хәзер эчкече, наркоман егетләр шактый. Психик, төрле йогышлы авырулардан интегүчеләр дә күп. Шуңа күрә кызлар арасында кияүгә чыгып, тормыш корырга атлыгып торучылар кимеде.

Кызларның да кайберләре егетләрдән калышмый: күбесенең кулыннан сыра шешәсе төшми. Аннары егетләр дә акыллыланды соңгы вакытта. Аракы, сыра, кабымлык бәрабәренә «кармакка кабарга риза булучылар саны бихисап ич. Ә кызларның әйбәтләре, уңган-булганнары үзләренә тиңнәрне эзли. Теләсә кемгә кияүгә чыгып интеккәнче, ялгыз калуны кулайрак күрә. Яисә теге «гражданский брак дигән булып, партнерларын перчаткадай алыштырып кына тора.

И-и , мин дә берничә мәртәбә булу «бәхетенә» ирештем бу тормышта. Улым Роман шук, тыңлаусыз булып үсте. Мәктәп елларында шактый кызарырга туры килде инде безгә. Укуы начар булу өстенә, тәртибеннән дә зарланып тилмертте мөгаллимнәребез. Мәктәпне көчкә тәмамлатып, эретеп ябыштыручы һөнәре үзләштерергә училищега укырга керттеләр улыбызны. Ярты ел буталып йөри торгач, аннан да кудылар. Улым үзе шикеллеләр белән танышып, трай тибәргә кереште. 19 яшендә кылган этлекләре өчен беренче мәртәбә эләктерделәр үзен. Кешедән бурычка алып булса да, төрмәдән йолып калдык баланы. Инде үзгәрер, бераз акыл керер, дип тынычланып та өлгермәдек, бер кыз ияртеп кайтты. Ярар, яшәсеннәр, бәлки, өйләнешеп тормыш корырлар ичмасам, дип өметләндек. Киленебез Алинага 18 яшь. Чибәрлеге, мөлаемлыгы, талдай сылу гәүдәсе, матур сөйләшүе белән безнең күңелне дә яулады кызыкай. Улым белән гел бергә булдылар, нәрсә майтарганнардыр, Ходай белсен. Тик эшкә урнашу хакында уйлап та карамадылар. Өйдә булышу турында әйтеп тә тормыйм инде. Бер еллап яшәгәннән соң, башта полиция хезмәткәрләре Алинаны килеп алып китте, бер атнадан улымны… «Киленемне 3 елга, ә улымны 4 ел ярымга ирекләреннән мәхрүм итеп, колониягә озаттылар. Наркотиклар белән эш иткәннәр бит, шайтаннар, белми-сизми дә калдык. Соңыннан гына аңыштык: кухняда кашыкларны, кружкаларны кара төтенгә батырып, гел нәрсәдер кайната иделәр шул. Алар наркотиклар әмәлләп маташкан булган икән, кадалып киткереләре! Малайны – Түбән Камага, киленебезне Чуашиянең Козловка колониясенә озаттылар. Төрмәдә утырган вакытта ук алар инде бер-берсе белән аралашмады. Колония аларны гомерлеккә аерды.

КИЛЕННӘРНЕҢ ИКЕНЧЕСЕ, ӨЧЕНЧЕСЕ…

Срогын тутырып, иреккә чыгуның икенче көнендә үк Роман Регина исемле кыз белән танышкан. Чит ил машинасында җилдерүче, бизнес-леди аңа үлеп гашыйк булган. Улым сөйләвенчә, аларны төнге клуб очраштырып кавыштырган. Утыз биш яшьлек әлеге чибәркәй белән балам ярты ел яшәп калды. Регинаны улым да бик яратты, алар күгәрченнәрдәй чөкердәште, күзгә-күз генә карашып тордылар. «Килен улымны машина йөртүче итеп үз янына эшкә дә урнаштырды. Инде, Ходайга шөкер дип, шулай матур гына яшәп ятканда, аяз көнне яшен суккандай, аларның мәхәббәт күген кара болытлар каплап китте. Регинаның төрмәдә утыручы «гражданский» иренә Роман турындагы хәбәр барып ирешкән: «малява» аша теге ир кеше Романга хатынын ташларга кушып хәбәр салган. Атна-ун көнләп вакыт узгач, ике арадагы мөнәсәбәтләргә нокта куйды тегеләр. Шулай итеп, икенче киленемне ай күрде, кояш алды кебегрәк килеп чыкты инде. Соңыннан «сарафан радиосы» ирештерде: Регина төрмәдә утыручы ире янына барып, язылышып кайткан…

Бер атнадан Роман ишектән керә-керешкә: «Әнием, шундый яхшы кыз очраттым, Галина исемле. Иртәгә аны безгә кунакка чакырдым, сезнең белән таныштырмакчы булам. Бераз өстәлләр җыештырып, безне каршыларсың әле, яме», – дип, шатлыгы белән уртаклашты.

Кулымнан килгәнчә, ризыклар әзерләп көтеп алдым инде чираттагы киленкәйне дә. Яратмаслык түгел шул Галяны: бер кашык су белән кабып йотарлык гүзәлкәй булып чыкты ул! Үзе күчтәнәчләрен дә алып килгән, торт һәм чәчәк бәйләме очрашуга ямь өстәп җибәрде. Табында кызый үзе хакында сөйләде. Ире белән моннан өч ел элек аерылышканнар: Антонны наркотик парларына төренеп, кеше үтергән өчен озак вакытка төрмәгә утыртканнар. Галина аның белән инде араларны өзеп, аерылышып та куйган. Дүрт яшьлек кызы белән кварталда икәү генә яшәп яталар. Баласын үстерергә кызның әти-әнисе ярдәм итә икән. Үзе дә акчаны яхшы эшли, кызыйның тормышы мул, бөтен…

Роман Галина янына күченеп, алар бергә яши башлады, тик ул эшкә урнашырга атлыгып тормады. Галинаның да моңа әллә ни исе китмәде, ахры. Балам «өй тавыгы» булып, йорт эшләрен караштырып, көн уздырган. Кыек юлдан йөрергә дә вакыты булган, күрәсең… Галина белән өч айлап яшәгәннән соң, улымны тагын кулга алдылар. Роман наркотиклар белән тотылган. Биш елга колониягә җибәрделәр балакайны. Киленем калды инде тагын елап…

КЫЗЫМ ДА КИЛЕН МИНЕМ…

Инде эче тәмам бушады, дип уйлап та өлгермәдем, Людмила ханым тагын такылдарга кереште. Сүнгән диктофонны яңадан корыштырып, кыйсса дәвамын тыңларга туры килде.

«Ирем белән ике бала үстердек, берсе – малай, ә икенчесе – кыз. Тик язмышлары гына җир белән күк арасына тиң. Кызым мәктәптән соң югары уку йортына керде. Аны кызыл дипломга тәмамлап, мәктәпкә физкультура укытучысы булып урнашты. Мәктәп елларында да, югары уку йортында белем алганда да егетләр белән буталмады. Мәхәббәтен эшли башлауның беренче елында очратты ул. Кызым эшләгән мәктәпкә килгән тренер яулый аның күңелен. Ярты еллап дуслашып йөргәч, өйләнештеләр. Килен булып төшүгә, кайнанасы:

– Кызым, без сиңа ышанабыз, пропискага кертәбез үзеңне, тик кеше көлдереп, аерылышып, мал бүлешеп йөрмәссең берүк, – дип әйтеп куя.

Өч бүлмәле фатирда бишәүләп яши башлый Салиннар гаиләсе. Беренче балалары тугач, бер бүлмәле сатып алды кызым белән киявем. Башка чыкканда, кайнана-кайнатасы елап озатып кала аларны. Тик бер елдан үтенеп, кире үзләре янына кайтуны сорап киләләр. Фатирларын иренең энесенә калдырып, кызым гаиләсе белән кайнана йортына әйләнеп кайтты.

Кызыма шушы көннәрдә генә 42 яшь тулды. Дәү әти, дәү әни канаты астында ике бала тәрбияләп үстерделәр. Казан тирәсендәге бистәләрнең берсендә коттедж төзеп яталар, җәйгә шунда күчмәкчеләр. Күптән түгел генә кызыма кунакка барган идем, кодам Наташамны кочаклап:

– Кызыбызны бик яратабыз шул! Кодагый, рәхмәт сиңа шундый бала тәрбияләп үстергәнегез өчен! Инде сиксәннән уздык, әллә ни гомеребез дә калмагандыр, тик Наташа яныбызда чакта, җаныбыз тыныч безнең! – дигәч, шатлыгымнан үксеп елап җибәрдем. Бу вакытта төрмәдәге улымны һәм үземнең картлыгымны күзалладым…

Мәдинә НУРУЛЛА.

КИЛЕННӘРЕМ- КИЛЕНКӘЙЛӘРЕМ... (Кайнана монологы) , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии