Шәп ирләр –интернетта

Бүген ярсызларны парлы итү өчен нинди генә телетапшырулар юк. Шулай да, проблема кимеми кебек. Хәзер бит яшьләр дә өйләнешеп кенә карый – барып чыкмаса, аерылаша. Безне кияүгә биргәндә: «Кызым, төшкән җиреңдә таш бул!» – дип әйтә иде әти-әни.

Газеталарның берсен актарып утырганда, «Утыз ел гомер кичергән ирем үлде», – дип язган ханымның мәкаләсен укып чыктым. Әйе, бер-береңне яраткан, ничә еллар буе хөрмәт итеп яшәгән ир белән хатынны аергач, бик кызганыч, әлбәттә. Сине олылап, аңлап, юатып яшәгән кешеңне югалтудан зуррак хәсрәт бармы?!

Ялгызлар арасында минем хәлдә калучылары да бар. Алмадай кызарып пешкән кызыбыз һәм ике улыбыз үсә, яшәү өчен уңайлык та юк түгел: торыр урыныбыз, яратып эшләргә эшебез бар. Бер-беребезгә карата мәңге сүнмәс мәхәббәтебез дә бар кебек иде. Серләремне бушатырга, авыр чагымда барып еларга иптәш хатыным да бар иде. Аның гаиләсе барып чыкмады, дисәң дә дөрес булыр. Ире башта эчте, аннары өйгә кайтмый башлады. Соңыннан «бөек уенчы» икәне ачыкланды.

Үз иремне дә шундый туймас ирдер дип башыма да китермәгән идем. Беркөнне өйгә вакытсыз кайтып кергәнмен. Яраткан ирем белән «сердәш дустым» безнең матрас калынлыгын тикшерә иде. Бүген алар бергә… Хыянәтне кичерә алмадым. «Ашыкма әле, Гөлчәчәк! Уйлап кара, өч сабыеңны ялгыз үстерергә авыр булыр бит!» – дип киңәш бирүче булмады. Үзем дә бик яшь идем шул… Сабыйларымны җитәкләп, өйдән чыгып киттем. Алар безнең йортта яшәп калды. Чибәрлек, буй-сын, уңганлыгым да бар иде. Янәдән кияүгә чыгып, бергә яшәргә тәкъдим ясаучылар да булды. Балаларымны чит ир кабул итә алмас дип, ризалыгымны бирмәдем. Хәзер балаларымның үз гаиләләре. Мин ялгыз… Әлбәттә, алар мине онытмый: гел кунакка килеп, хәлемне белә, күчтәнәченнән дә өзми. Тик минем дә яшисем, сөясем, сөеләсем килә! Ир кочагының назын тоеп, сөелеп бетмәгән хисләрне тынычландырасым килә… Әлеге хисләр дулкынланган чакта, кан ургып, тамырларына бәрелеп аккандай була. Тән температурасы үзгәрә, йөрәк тибеше тизләнә… Шулчак йөрәк каны күз яшьләре белән бергә бәреп чыгардай була…

Туй-мәҗлес ише җирләргә йөрергә яратмыйм. Йә үзең аларның бәхетенә кызыгып кәефсезләнеп утырасың, йә парлы хатыннарның берәрсе үз ире сиңа сүз катканга борчыла. Кирәкми! Кеше бәйрәмен бозасым килми лә минем. Кайчак хатынына тутырып: «Кирәкми миңа синең ирең! Әле үземнекен дә дустыма «бүләк» иттем», – диясем килә.

Яшүсмер чагым түгел, ирне урамга, клубларга чыгып эзләп йөри алмыйм. Кичләрен өйдә ялгыз утырганны күреп, кызым: «Әни, интернетта танышу сайтлары бар. Шунда кереп карале!» – диде бервакыт. «Мин сиңа җилбәзәк хатынмы? Әллә нинди сайтларга керергә!» – дип бер башлаган идем дә, беркөнне көчемне җыеп шунда кердем бит. Иң матур сурәтемне куйдым. Язалар, мин сиңа әйтим! Үзем дә ошаган ирләргә яздым. Аралашу башланды. Чын ирнең җылы, матур сүзләренә сусаганмын икән. Чумдым интернет челтәренә. Алды мине «үрмәкүч» үз пәрәвезенә… Әллә урамда бер кеше дә йөрми, бөтенесе монда өелешеп яталар, диярсең. Ир-ат затлары яза тора, очрашуларга чакыра тора. Күңелем генә тартмый. Шулай да, берсе белән очрашырга сүз куештык. Әйтелгән вакытта, әйтелгән урынга килеп утырдым. Хатын-кызга бераз соңга калып килсә яхшы дип, унбиш минутка соңладым да әле. Безнең өстәл буш иде. Төрле хәлләр була дип, бераз сабыр итәргә уйладым. Ләкин мин көткән ир юк та юк. Аның сурәтен күргәнем бар. Шуңа төс-кыяфәтен бераз күзаллыйм. Уйланып утырган арада, кесә телефоным шалтырады: «Гөлчәчәк, сез килмәскә уйладыгызмыни?» – ди бу. Сөйләшенгән җирдә утыруымны белгерттем. Бик читен булса да, дөресе шул: әйтелгән урынны мин бутаганмын икән. Барыбер очраштык. Каршыма чибәр, төз гәүдәле, зәвык белән киенгән ир килеп басты. Кич җиткәнен сизми дә калганбыз. Очрашулар кабатланып торды. Аның балаларым белән дә бик танышасы килгән иде. Өлгерми калдык. «Мәскәүдә яхшы эш урыны тәкъдим иттеләр. Берәр ел шунда эшләп кайтам», – дип китте зәвыклы ир затыбыз. Белмим, чынлап киттеме, әллә шулай алдадымы? Аралашуыбыз элеккечә интернет челтәрендә гөрли. Үзем наркоман кебек, эштән кайту белән, хат җибәрмәде микән дип, компьютерны кабызам. Аннан хат күргәч, күңелләр җылына, һәрбер тән күзәнәге сөенә кебек…

Гөлчәчәк. Арча.

Комментарии