Өйрәнегез тотарга!

Безнең ирләр соңгы елларда гаилә хуҗалыгыннан читләшеп яши. Күп гаиләләрдә «баш бухгалтер» – хуҗабикәләр. -кызларның күбесе исә акча тота да белми. Акча кулга керүе була, чүпрәк-чапракка тотып бетерә дә, икенче көнне үк бурычка акча эзли башлый.

Гаилә керемен эш хакыннан эш хакына җиткереп бару өчен бик оста икътисадчы булырга кирәк. Күпләр гаиләдә акчаны дөрес куллануны саранлык дип санаса да, гаиләдә акча тоту белгече булу – зур осталык ул. Ата-аналар балаларын бу нәрсәгә бер дә өйрәтми шул.

Аллага шөкер, нинди авыр чорлар булса да, без гаиләдә акчаны дөрес тотарга тырыштык. Акча бер вакытта да җитми. Әтием шушы сәнгатькә кечкенәдән үк өйрәтте. Мин ашауга акча тотуны беренче урынга куям. Чөнки бу дөньяда иң зур байлык – сәламәтлек. Сәламәтлек булмаса, акча белән дә бернәрсә эшләп булмый. Балаларыңның сәламәт булып үсүе дә ашаудан тора.

Бурычка кермичә яшәүнең бер сере – белән хатынның бер сүздә булуы. Күп ирләр исә гаилә эшләренә «тыгылмый»дыр. Мин акчаны алып кайтып бирсәм, эшем бетте дип уйлыйлар. Әти белән әни бергә 65 ел яшәделәр, акча турында ызгышканнарын күргәнем булмады. Булганны дөрес куллана белә иделәр.

Акчаны тоту рецепты, әлбәттә, юк. Ул төрле гаиләдә төрлечә куелган. Киңәш бирүе дә читен. Ләкин безгә бу культураны өйрәнү начар булмас. Ә без моны күрмәмешкә салышабыз, уртага салып сөйләшергә оялабыз.

Тотрыклы, нык гаилә ирнең дә, хатынның да акча мәсьәләсен уртага салып сөйләшүен, уртак планнар коруын таләп итә.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Казан шәһәре.

Комментарии