«Хатын акчаны талап ала»

«Хатын акчаны талап ала»

Бу хат «Вконтакте» социаль челтәре аша килеп иреште.

«Эльвира, психолог белән әңгәмәләр ясыйсың икән, миңа да бер сорауга җавап табарга булыш әле. Менә мин хезмәт хакымны ай саен хатыныма алып кайтып тапшырам. Бу инде өйләнгәннән бирле шулай. Хәзер шул хезмәт хакыннан күпмедер өлеш акчаны «кысып» калырга теләсәм дә, тавыш чыгара. мәсьәләсендә ызгышасы килми. Шуңа мин аңа акчаны бирәм дә, үзем чумара эшләп, шуны тотам. Мәсәлән, күршедә генә яшәүче бер акчаны тулысынча үзе тота. гаиләдә кем кулында булырга тиеш? Идеаль гаиләләрдә бу ничек хәл ителә икән? Исемемне яза күрмә инде.

И.

Кукмара шәһәре

Бу сорауга Казан шәһәренең «Гаилә» гаиләне планлаштыру үзәге психологы Лариса ФРОЛОВА җавап бирә:

– Алдан ук әйтәм: акча хатын кулында булырга тиешме, әллә ир кулындамы – андый кагыйдә юк! Һәр гаилә моны үзе өчен үзе хәл итә! Кемдер моны чәй өстәле артында сөйләшә, кемдер өйләнешкәнче килешүләр төзи… Акча тотуның кайсы формасы гаиләгә якынрак булса, алар шуны сайлап ала. Берәүләр әти-әнисе гаиләсеннән үзенә билгеле бер ысулны күчерә, башкалар каяндыр күргән форманы үзләштерә. Тик, әгәр инде бергә яши башлагансыз һәм кайчандыр шул акча мәсьәләсендә тавыш-гауга чыккан икән, беркайчан да күршеләрегез, дус-танышларыгызның акчаны ничек тотуын төртеп күрсәтеп, шуннан үрнәк китермәгез. Бу яхшыга илтми.

Әйдәгез, ниндидер чит гаиләгә карамыйча, тарихка карыйк. Элек-электән акча хатын-кыз кулында булган. Ир кеше – ул табучы, гаиләне тәэмин итүче…

– Әйе, элек гаиләдәге акчаны хатын-кыз тоткан. Әбиләрегез, әниегез мисалында моның шулай икәнен беләсездер. Ә менә 1990нчы еллардагы үзгәртеп корулар, Советлар Союзы таркалудан соң, вакыйгалар башка юнәлеш ала. Анда инде шәхси оешмалар барлыкка килә, эшмәкәрлек киң тарала. Боларда башлап йөрүчеләр күп очракта ирләр була, билгеле. Нәкъ менә шушы вакытта ирләр хатын-кызларга караганда, хәтта ки, 3-4 тапкыр күбрәк акча эшли башлый. Шул сәбәпле, элек йортка күпкә азрак акча алып кайткан һәм шуның да җитәсен белгән ир, хәзер инде хезмәт хакының бер өлешен генә хатынына биреп, калганын үз кесәсендә калдыра. Хатын-кыз эшләгән акча азрак булганга, ул йорттагы кирәк-ярак, азык-төлек өчен тотылып бетә һәм «күренми» дә. Хәзер инде ир кайчан, кайда ял итәсене дә планлаштыра, йортка зуррак җиһазлар аласы булса да акча бирә… Акча шулай итеп ир кулына күчеп бетә. Тик… әгәр хатын-кыз эшмәкәр булса, мондый очракта бар акча да аның кулында була. Бу әлеге хатын-кызның акча яратуы, хакимлек итәргә теләве белән аңлатылмый. Эшмәкәрлек иткән кешегә, теләсә-кайсы вакытта бизнес өчен акча кирәк булып куярга мөмкин. Салым түләргәме, товар алып кайтыргамы, санэпидстанциягә «төртергәме»… Димәк, кем күбрәк акча эшли – ул шуның кулында.

Ә бит кайбер гаиләләрдә ир белән хатын хезмәт хакын берләштереп, билгеле бер урынга куялар да, шуннан алалар…

– Әйе, акча тотуның андый формасы да бар. Гаиләне алай башлап була. Тик әгәр хатын-кыз (яки ир-ат) акчаны күп сарыф итә икән, монда инде кайчан да булса утырып сөйләшергә һәм кемнең күпме тотуын барыбер санарга туры киләчәк. Кем акчаны рациональрәк тота, ул шуның кулында булса яхшы.

Әгәр күптән түгел генә берләшкән яшь гаиләләрне карасак һәм алар икесе дә якынча бер дәрәҗәдә хезмәт хакы алып бара дип исәпләсәк, монда нинди форманы сайларга алайса? Бәлки, аларныңһәр икесенә үз хезмәт хакын үзенә тотаргадыр?

– Андый гаиләләрдә күп очракта шулай була да. Аларга гаиләдә акчаның аерым тотылуы гадәти хәл кебек тоела. Ир дә акча эшли, хатын да. Икесе дә аз-маз азык-төлеккә тоталар, коммуналь түләүләрне ир түли, хатын-кыз үз акчасына кухня кирәк-яраклары сатып ала… Акча ике кулда булганда да рәхәт һәм ул аларның икесен дә канәгатьләндерә. Бу бала туганчы шулай дәвам итә. Бала тугач исә, ана кеше эшләми, декрет ялында утыра. Чыгымнар да арта. Хатын-кыз ирдән акча таләп итә башлый. Бала бакчага киткәч, ана кеше эшләсә дә, аның акчасы балага түләргә дә, үзенә дә җитмәскә мөмкин. Җиткән очракта да, хатын-кызның күңеле төшәргә һәм ул үзен дә, баланы да иренә кирәксез итеп хис итәргә мөмкин. Шуңа күрә яшь парлар акча мәсьәләсен бергә киңәшеп хәл итәргә һәм ниндидер уртак фикер таба белергә тиеш. Әгәр алар бу хакта сөйләшмәсә, хатын-кыз иргә үпкәләп йөрсә, ачу җыйса яки, киресенчә, ир кеше үз хатынының күп сарыф итүен күреп, бу мәсьәләне хәл итәргә омтылмаса, бу канәгатьсезлек ахыр чиктә бөтенләй башка урында һәм бөтенләй башка мәсьәләдә зур конфликт булып кабарырга мөмкин. «Ул дөрес утырмый, ул авызын чапылдата, ул киенә белми, ул дөрес сөйләшми… Бөтен әйберне ул дөрес эшләми һәм, гомумән, мин бу кешегә өйләнеп (кияүгә чыгып) ялгышмадыммы?» дип уйлана башлый канәгатьсез як. Дөресләү өчен исә бары тик шушы акча мәсьәләсен уртага салып сөйләшергә һәм уртак фикергә килергә генә кирәк.

– Кайбер гаиләләрдә, каенана-каената белән бергә яшәгәндә, ир кешенең акчаны үз әнисенә алып кайтып бирүен дә күрергә мөмкин.

– Һәр гаилә – ул үзе бер дәүләт, аның үз бюджеты бар һәм һәр дәүләт ул бюджетны үз мәнфәгатьләреннән чыгып бүлә. Гаиләнең ата-анадан аерым яшәве яхшы дип бер сөйләшкән идек инде. Акча мәсьәләсе – шуны дәлилли торган күпсанлы проблемаларның берсе генә. Әгәр ир кеше үз әнисенә акчаны алып кайтып бирә икән, аның хатыны үзен кимсетелгән итеп хис итәчәк, бу йортта ашарга пешерергә, җыештырырга, ниндидер яңа техника алырга, аш бүлмәсендә уңайлыклар тудырырга аның күңеле үсмәячәк. Чөнки бу аныкы түгел. Әгәр инде ир кеше хатын-кызга йортка кергән икән һәм кызның әнисе белән бергә яшиләр икән, бу ир дә йортка үзеннән өлеш кертергә ашкынып тормаячак. Бу аныкы түгел, бу – чит оя. Әгәр ирне (яки хатынны) чын-чынлап үз ролендә күрергә телисез икән, аерым яшәп карагыз һәм сез аны үзегез өчен көтелмәгән яктан ачарсыз. Сез аның күпкә тормышчан, ярдәмчел, кайгыртучан булуын аңларсыз.

Хатын-кызның иреннән хезмәт хакын талап алу күренеше нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

– Иң беренче чиратта, ир качырып кына акча җыя башлый. Эшемдә шундый бер очракны күзәткәнем бар: ир кеше, хатыныннан яшереп кенә, хезмәт хакының бер өлешен алып куя торган булган. Шулай итеп, гаражында акча җыйган бу. Бердәнбер көнне җыйган акчасын алган да, бер төнгә генә газ миченә (духовка) яшереп торган. Икенче көнне банкка илтеп тапшырып, үзенә исәп-хисап счеты ачарга теләгән. Гөнаһ шомлыгына, теге хатын уйламаганда-көтмәгәндә бәлеш пешерергә уйлаган һәм ир күрмәгәндә мичне кабызган. Акчалар көлгә әйләнгән. Шуннан соң ирнең акча яшерүенә зарланып, хатын-кыз консультациягә килгән иде. Ирдән акча талап алу беркайчан да яхшыга китерми. Хатыннар ирне шулай итеп алдарга гына өйрәтә. Ирләрнең өстәмә акча эшләү теләге, стимулы булмаячак, чөнки аны барыбер хатын умырып ала. Ирләр бит күпме күбрәк акча эшләсә, аларның үз-үзенә карата хөрмәте дә арта. Аларның тагын да күбрәк эшлисе килә башлый. Алар үзләре эшләгән акчаны һәм аның арта баруын да күреп торырга тиеш. Ә хатынга алып кайтып бирү кемнәр өчендер төпсез казанга бар көчеңне салу булып тоеладыр. Гадәттә, андый ирләр эчүчелеккә бирелә.

Хатынының хезмәт хакын талап алучы ирләр дә бар бит. Хатынына: «Син тота белмисең, синең акчаң миндә торсын, кирәкле әйбереңне үзем дә алып бирәм», диюче ирне беләм, мәсәлән.

– Бу хатын иреннән күпме изелеп яши алыр, белмим, ләкин ахыр чиктә ул үзенә бай сөяркә табарга яки бөтенләй ирне ташлап чыгып китәргә дә мөмкин. Ирнең дә, хатынның да үз янында тотарлык акчасы булырга тиеш. Әйтик, шул ук хатынның эшкә барганда оегы ертылды ди, тәмле шоколад алып ашыйсы килде ди, ул бит гел-гел иренә шалтыратып, фәлән кадәр акча китер дип әйтә алмый. Машинада йөрсә, төрле урында фаҗига килеп чыгып, кичекмәстән берничә мең сум кирәк була ала. Шулай да, андый ирләрне дә тәрбияләп була. Хәйләкәррәк булырга гына кирәк. Әйтик, ир бөтен акчаны үз кулында тотса, теләсә-кайчан шалтыратып: «Баланың чәй эчәсе килә, ә өйдә шикәр комы юк», – дип әйтеп, минуты белән шикәр таләп итү, ир өйдә чакта берәр ризык әзерли башлап, шул арада тагын җыен юк-бар әйберне таптыру да кат-кат кабатланып, ахыр чиктә акрынлап азмы-күпме акчаның хатын кулына күчүенә китерәчәк.

Акча турында сүз башлаганбыз икән, сорыйм әле: баланың кулына акчаны ничә яшьтән бирә башларга була?

– Бала акчаны сузып туңдырма сатып алырдай яшькә җиткән икән, туңдырмалык акчаны кулына бирегез һәм ул сезнең янда аны үзе сатып алсын. Ул туңдырмага дигән акчаны балага күрсәтеп санагыз. Бу, гадәттә, 4-5 яшьтә була инде.

Бакчага йөргәндә бала күлмәген, джинсы чалбарын ерткан икән, аны ачуланмыйча, гаиләдә акча бүленеше вакытында моны искәртеп: «Хәзер кызыбызга (улыбызга) яңа күлмәк кирәк, шуңа күрә без циркка дигән акчаны яңа күлмәккә тотарбыз, ә цирк киләсе айга калыр», – дип санап күрсәтегез. Беркайчан да «менә синең аркада» дигән сүзне әйтмәгез.

Мәктәпкә йөргәндә башлангыч сыйныф укучысына ашау өчен генә акча бирмичә, бераз артыгын да биреп, шуны янга калдырырга һәм җыярга өйрәтергә кирәк. «Копилка» бүләк итегез, шуңа акча салып күрсәтегез һәм аның анда акча салганын күрсәгез, мактагыз. Нәрсәгә җыясың, дип сорагыз. Бала инде шул акчаны җыеп үзенә нәрсәдер алса, аны тагын да үсендереп, тагын да ныграк мактап, кечкенә генә гаилә бәйрәме ясап алыгыз. Ул бераз үсә төшкәч, җәйге каникулда эшкә урнашса, бик яхшы. Аның ул акчасын сорап алмагыз. Шул акчадан гаиләгә нәрсәдер алса, моны игътибарсыз калдырмагыз, һичшиксез мактагыз.

Гомумән алганда, ФОМ уздырган сораштыруларга һәм статистикага ышансак, гаиләләрнең иң зур өлеше – 27%ы матди кыенлыклар аркасында таркала икән. Димәк, акча барыбер гаилә тормышында зур роль уйный.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

 

Комментарии