Яучы булганыма үкенәм

Тормышта үземә дә ике тапкыр яучы ролендә булырга туры килде.

Шулай бервакыт хезмәттәшем эшкә шалтырата:

– Билем авырта, аптырадым инде, – ди.

Мин шаяртып:

– Кияү кирәк, аннан соң бар да төзәләчәк, – дим.

– Әллә кияүлеккә кандидатың бармы?

– Бар, җитмәсә әле табиб, – дим.

– О-о-о! Болай булгач билемне төзәтәчәк. – Без көлештек.

Бу шаярып сөйләшүебез чынбарлык төсен алды. Хезмәттәшем Галия иреннән аерылган. Бер кыз үстерә. Вакыйф шулай ук ялгыз ир-егет, ул да хатыны белән яшәми. Без аның белән хастаханәдә танышкан идек. Ул миңа:

– Әгәр фатирлы ялгыз хатын булса… – дигән иде.

– Бар, – мин әйтәм.

Таныштырырга булдым. Галиягә әйтеп куйдым: «Әлегә ашыкма, төрле яктан өйрән. Әти-әнисе белән таныш. Аларның ризалыкларын алыгыз. Аның турында әллә ни күп белмим, күптән түгел генә таныштык. Эчкече булып чыкмасын, шуннан саклан!»

– Ярар, ярар, Рафаэль абый, киңәшләреңә колак салырга тырышырмын.

Бер айдан миңа Галия шалтырата:

– Вакыйф әлегә миңа ошый. Кулыннан эш тә килә, хуҗалыкта да булыша. Әлегә шөкер, күз тимәсен. Кыскасы, бер-беребезне ошаттык. Язылышабыз, хәзер прописка артыннан йөрибез, – ди.

– Ай, Галия, ашыкмыйсыңмы? Уйлап, сынап бетердеңме? – дим.

– Аллага тапшырдык. Барысы да әйбәт булыр шикелле. Күрәчәк булса, аннан качып булмый. Язмыштан узмыш юк диләр бит…

Галия, кош тоткандай, барысына да килешеп, никахлашуны хәл итте дә куйды. Әлбәттә, мондый җиңел уйлауга мин бик риза булып бетмәдем. Вакыйфка карата күңелдә ниндидер бер шик бар иде. Бәлки, ялгыша торганмындыр? Бәлки, ул чын ир-егеттер? Бәлки, түгелдер…

Бу сөйләшүдән соң мине хатыным белән кунакка чакырдылар. Әлегә без дә яңа гаилә оешуга шатландык. Әмма шатлыгыбыз озакка бармады. Өч айлар узгач, Галия шалтырата:

– Кем белән таныштырдың син мине? Табиб түгел ул, алкаш! Ничә көн эшкә чыкмый инде. Миңа кул күтәрә, төрле сүзләр белән яный. Син аны, Рафаэль абый, алып кит, миңа алкаш кирәкми, берсеннән котылдым, икенчесенә килеп каптым. Гомер буена ирсез яшәсәм дә, миңа андый ир кирәкми. Тыныч тормышымны боздың, – диде дә, телефонны шалт итеп куйды.

Менә сиңа кирәк булса! Үзем дә аптырашта калдым. Шуннан соң бүтән «яучы» булмаска үз-үземә ант иттем. Ләкин вакытлар узу белән танышларымның үпкә сүзләре дә, үз-үземә биргән антым да онытылды. Һәм мин тагын өлкәнрәк яшьтә булган егет белән кызны «таныштыру» эшендә катнаштым. Дөресрәге, яучылыкка хатын күндерде. Чөнки егет хатынның туганы, кыз минем дусныкы. Икесен дә кунакка чакырдык һәм әйттек:

– Без бер якка да катнашмыйбыз, барысы да сезнең эш, әгәр бер-берегезне ошатасыз икән, сезгә яшел ут.

Безнең шуның белән эш төгәлләнде. Кыз белән егет бер-берсен ошаттылар кебек, шаулатып туй ясадык. Бәйрәмнәре бик матур узды, егет белән кыз исеменә бик матур сүзләр әйтелде, аларның уңышлы пар икәне дә кат-кат билгеләп үтелде. Бу никахның мәхәббәт нигезендә төзелүенә берәү дә шикләнмәде. Еллар узу белән яшь гаиләдә ыгы-зыгы башланды. Ир – үзенекен, хатын киресен исбатларга тырышты. Гаилә таркалу чигенә килеп җитте, ә чиген узып киткәч, әлбәттә, гаилә таркалды. Аерылышу кызык түгел инде. Беренчедән, балага читен. Характерлар туры килмәү, ике якның кирелеге тормыш нигезен саклый алмый. Бер-берсенә ачу тотып, кирәкмәгәнне исбатлап вакыт уздыру, яхшылыкка илтми. Ир кеше өйләнүгә көрәп акча табалмый. Әз акчадан, матур торудан башларга кирәк. Гаиләне саклау нечкә эш. Гаилә төзедеңме, бөтен күперләрне чыдамлык белән үтәргә кирәк.

Яучы хезмәте уен эш түгел, бу эшкә уйлап алынырга кирәк.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии