Оҗмах кошлары

(Балаларның туганнарының хис-кичерешләрен искә алып, геройларның исемнәре үзгәртелеп бирелә.)

– Туйдым бу авыр тормыштан. Берүзем, япа-ялгыз калыр идем дә тынычланып бер сулыш алыр идем. Тиздән тагын бала булачак. Аларны ничек үстерергә инде? – дип Наилә үз-үзенә сөйләнде. Юк, бүген ул үз-үзенә охшамаган, нәрсәдер борчый аны, йөрәге чәнчеп-чәнчеп ала, карынындагы баласы да нигәдер борчыла

Иртәнге якта ана авылга юлга кузгалды. Автобуска кереп утыру белән дә тагын: «Кайчан бетәр икән шушы газаплануларым, йөрәк януларым…» дигән уйлар йөгерде башыннан. Кичә ире кайтып янә тавыш куптарды, янә кемнәндер көнләште, янә хатын пешергән аш ул теләгәнчә булмаган, янә Наилә ире Фаил теләгәнчә аңа карамаган…

Ниһаять, ничә сәгатьтән соң Наилә авылга кайтып төште

– Марат авыл малае булып бетте инде. Иртән торып урамга чыгып китә, кичкә кадәр йөри. Капкалап ала да тагын күрше малайлары белән урамга йөгерә. – Наиләнең сорау тулы карашына каенанасының җавабы шул булды.

– Әни, әле аңа өч кенә яшь бит. Нишләп аны зур балалар белән җибәрәсең? Үзең, карармын, дигән идең. Нишләп өйдә генә карамыйсың соң? – дип борчылды Наилә.

– Мин бит аны бәйләп куя алмыйм. Әйдә, бераз башкалар белән аралашып үссен. Аны кыз бала кебек үстермәкче буласыңмы?

– Соң ул кечкенә бит әле… – дип әйтә генә башлаган иде, ишектән кычкыра-кычкыра ике бала килеп керде. Алар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә нидер сөйләргә, аңлатырга тотындылар. Наиләнең күз аллары караңгыланып китеп, йөрәге сулкылдап-сулкылдап тибә башлады. Эченең авыртуына түзә алмыйча, хатын идәнгә савылып төште. Хәтта янтавы белән өстәл чатына шулкадәр каты килеп бәрелүен дә сизмәде. Шул секунд эчендә ишектән бер авыл агае нәрсәдер күтәреп керде. Наилә яшьләнгән, эче авыртудан атылып чыгып китәрдәй булган күзләре белән ишектән кергән кеше шәүләсенә карады. Аның кулында булган ниндидер әйбердән идәнгә чапырдап су ага иде.

– Бала харап булган бит, язгы суга баткан, боз астыннан алдык, – дип теге агай ярып салды.

Шулчак каенана җан әчесе белән кычкырып җибәрде, баланы үз кулларына алып үкси-үкси күкрәгенә кысты. Наилә идәннән торып басып, каенана кулындагы баланы тартып алды да, бар дөньяны яңгыратып, кычкырып җибәрде. Җансыз гәүдәне әле селкеде, әле кочты, ярсып-ярсып улын яратты… Бераздан соң, йөрәк тибешен ишетмәмме икән дип, башын баласының күкрәгенә куйды. «Юк, исән ул минем улым», – дип, сабыйның нәни кулларын, аякларын җылытырга тотынды. Кабат түзмәде: «Ач инде күзләреңне, улым, тилмертмә, син исә-ә-ән», – дип баласын бар көченә селкетә башлады. Тик баланың куллары, башы җансыз гәүдәсенә буйсына бирде…

Мизгел эчендә яшь ана ике баласын җир куенына бирде. Алар гүя оҗмах кошлары иде. Ире Фаил дә бер айдан соң асылынып үлде. Наилә бу дөньяда берүзе калды. Япа-ялгыз. Инде нишләргә дә белми йөргән Наилә көннәрдән бер көнне иренең гомерен алган бауны табып алды да ире нәкъ соңгы сулышларын алган бүлмәгә таба атлады…

Ләйсән ЯРУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

Комментарии