Догам булып барсын

Догам булып барсын

Әй яратасың да без – каенаналарны, яраткан гәҗитебез «Безнең гәҗит». Безнең турыда язып кына торасыз. Шөкер, әле бу юлы рәсемебезгә уклау тоттырмагансыз, рәсем генә ерта. Хәзерге заманда рәсемне кире ябыштыру да зур проблема түгел инде. Аерылышу каенанага гына бәйле түгелдер инде ул, ялгыз яшәүчеләр дә аерылыша. Киленнәр дә безнең заманныкы кебек түгел, хәзер каенаналар үзләре килен ролендә. Баштагы елларда бер-береңә җайлашу авыррак була шул. Каенана бит ул синең туганың да, күршең дә түгел, җиде ятка әни, безнеңчә, әнәй, дип ярарга тырышып яшисең. Ярый әле ирең белән алдан йөреп, яратышып килгән булсаң, үзеңне көтеп алып гаиләгә ияләштерергә тырышсалар. Чит йорт, чит туганнар…

Инде син шул йортта гомер итәргә, балалар үстерергә килгәнсең икән, йомшак телең белән каенанаңның күңелен яуларга тырыш. Кайнанаңа дорфа кыланып, иреңнең дә күңелен төшерергә тырышма. Аңа икегез дә газиз. Берең – газиз анасы, икенчең – газиз баласының анасы һәм тиздән үзе дә каенана буласы кеше. Кызлы кешегә рәхәт әле ул, кыз баланың күңеле йомшак була.

Мин көтеп алынган килен булып килмәдем, язмыштыр инде. Күктә укылган никахны җирдә туктатып булмый ул. Бер авыл кешеләре булгач, шаярып кына сөйләшеп, өйләнешеп куйдык, никахыбыз гына гомерле булмады. Ә каенанам белән бик тату 30 ел яшәдек. Ирем үлгәч, үземнең әни дә безгә килде, ирсез ике хатын бертугандай дус яшәделәр. Мин аларны икесен тиң яраттым.

Инде үземнең каенана статусын алуыма да 16 елдан артык, әле каенанам исән чагында ике килен белән бергә яшәдек. Зур улымның хатыны Лилия йөкле чагында алма яратты. Йөкле хатын алма ашаса, бала матур була, дигәнне ишеткәнем бар иде, шуңа гел алма алып кайтып тордым. Бервакыт кайнанам әйтә, Динә, алмаңны ераграк куй, ашап бетерә, тереләй ашый, ди. Лилия көлә, әйтәм гел карап тора, ди. Без инде, кыз булса иде, дибез. Каенанам әйтә, юкны сөйләмәгез, малай кирәк, Рафаилга «помог» – ярдәмче, ди. Тик үзенә турунын күрергә генә насыйп булмады. Инде «помог»ыбызга 14 тулды. Бергә җыелганда гел шуны искә алып көлешәбез. Алар да авылда, бездән аерым яшиләр. Янымда кече улым гаиләсе, әле ярый син бар, диләр. Шуңа шатланып яшим. Бар теләгем, балаларым шул никахлары белән тигез гомер итсеннәр. Улың хатынлы булса, анага бәхет, күңел тынычлыгы ул. Мин алар тормышына тыкшынмыйм, хәлемнән килгәнне эшлим, аш-су пешерү минем өстә. Алган әйберләренә шатланам, барасы җирләренә барсыннар, гомер бер генә килә. Ялларында балалары белән чит илгә дә бардылар, әле быел барасылары килмәде, куркынычлар булып тора бит.

Килен-каенана мәңгелек проблема инде. Татулыкка ни җитә. Әле бит улларыбыз гына түгел, оныкларыбыз да без үстерешкән, аларның да рәхәтен күрәсе килә.

Бу язмам өч баламны үстереп кеше иткән каенанама догам булып барсын.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии