- 03.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №34 (1 сентябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Гаилә бәхете, олы мәхәббәт, гомумән, кешеләрнең эчке кичерешләре турындагы язмаларны укыйм да, күңел тынычлыгымны югалтам. «50 яшькә җитеп, мин нәрсәгә ирештем соң?» – дигән сорауны үз-үземә бирәм. Өч кызым бар. Мин аларның үз язмышымны кабатлауларын теләмим. Тормыштагы иң олы ялгышлыгым мәктәптә укыганда ук үземнән өлкән яшьтәге егет белән йөрүемнән башланды. Аның кочагында мин тере курчак идем. Унынчы сыйныфта укыганда авырга уздым. Мәктәпне ташлап, кияүгә чыктым. Мине кияү йортында 16 яшьлек сабый дип түгел, килен итеп кабул иттеләр. Иптәш кызларым кулларына сумка тотып мәктәпкә барганда, мин берсеннән-берсе зәһәррәк каенана белән каенатага хезмәт иттем. Эш сәгатем иртүк торып сыер савудан, мал өенең миченә ягып җибәрүдән башланды. Аннары елый-елый су ташыйм, күз яшемне башкаларга күрсәтмәскә тырышам. Ирем иртүк фермага терлекләре янына китә. Бөтен бәхетсезлегемне аннан күрдем. Шуңа күрәдер, аңа булган нәфрәтем көннән-көн арта гына барды. Әллә ничә мәртәбә аерылып китеп тә карадым. Тагын әйләнеп кайттым. Мине дә фермага бозаулар карарга чакырып килделәр. Ризалаштым. Көннәр буе карт белән карчыкның хезмәтчесе урынына эшләп, өйдә торып туйган идем. Баштарак эшкә ияләшүе бик авыр булды, яшь бозаулар үлә, зоотехник килеп миңа кычкыра. Фермага кичке эшкә барганда ук аяк табаннарым кыза, беләкләрем өзелеп төшәрдәй булып сызлый. Ничек кенә авыр булмасын, вакыт белән дә исәпләшергә тырышмадым, бозауларны үтермичә тәрбияләп үстерү серләрен өйрәндем.
…Беренче кызым туды. Каенанам белән бергәләп карадык. Илле алты көннән декрет ялым бетте. Акчасыз яшәп булмый, дип эшкә чыктым. Ни сәбәпледер, тәрбия җитмәгәнгә микән, тешләрем коела башлады. Икенче кызымны тапкач, күзгә күренеп чәчләрем юкара башлады. Өченче кызым белән декрет ялына чыкканда авызымда 5-6 гына тешем калды. Әнә шуларны хәзер уйлыйм да, яшьтән кияүгә чыгуның зыяныдыр дим. Яши-яши күп нәрсәләрне аңладым. Әмма терсәк якын, тешләп кенә булмый. Тормышта һәр эшнең үз вакыты бар. Ә мин… әнә шуның белән исәпләшмәгәнмен. Беренче озата кайткан егеткә мөкиббән киткәнмен. Үземне яшьлегемнән мәхрүм итүемне аңламаганмын.
Әле мин тормышымда икенче бер ялгышлыгымны да эшли яздым. Фермада безнең үзара туган көннәрне билгеләп үтә торган йола бар. Ул көнгә терлекчеләр йортын ялт итеп җыештырып чыгарабыз, уртага өстәл сузабыз. Башым мең төрле уй белән тулган көн иде. Ирем эшкә чыкмыйча өйдә эчеп ята. Өч кызны мәктәпкә укырга озатыр вакыт җитте. Аларга китап-дәфтәр алырга да акча юк. Барлык нервларым ярсыган чак. Алдыма куйган бер стакан әчегән балны эчтем дә куйдым. Өстәл артындагыларның берәүләре миңа гаҗәпләнеп карадылар (авызыма да алганым юк иде), ә икенчеләре куандылар гына. Бераздан бөтен тәнем буйлап рәхәт җылылык йөгерде. Баштагы борчулар юкка чыкты, җырлыйсы, биисе килә башлады. Кайтырга дип кузгалышканда, ферма мөдиренең миңа дәшкәнен хәтерлим: «Бер бозавың әллә нишләгән, кереп кара әле», – диде. Торак ишеген бергә ачып кердек. Шулвакыт мөдир: «Ачуланма, ялганладым», – дип колагыма пышылдап, кочаклап алды. Кисәк айнып киттем. Мөдирнең яңагына сугып җибәреп, чыгып йөгердем. Шушы хәлдән соң, кызларымның күзләренә карарга да оялып йөрдем.
Бу вакыйга миңа тагын бер ачы сабак булды. Кайберәүләр әнә шулай кемнәрнеңдер бәхетсезлеккә дучар булганнарын көтеп кенә яшиләр. Тормыш итү өчен көчле булырга кирәклеген аңладым. Тормыш әнә шулай дәвам итте. Кызларымның өчесе дә техникум тәмамлап, эшкә урнаштылар. Аннары үзләре читтән торып югары белем алдылар. Мин үзем яуламаган уңышларга кызларымның ирешүен телим. Әнә шул теләк яшәргә көч өсти.
Барлык кызларга әйтергә теләгән сүзем: иртә кияүгә чыгып, үзегезгә көчегез җитмәстәй авырлыклар тудырмагыз. Егетләрнең үзләре дә аңлап җиткермәгән буш вәгъдәләренә алданып, бер ялгышлык эшләүдән сак булыгыз. Җәмгыять бәхетсезләрне түгел, көчле кешеләрне ярата. Тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр минем сүзләремнең мәгънәсен аңларлар.
Менә минем тормыш мисалым гына да, күпләргә сабак алырлык. Яшьлегем белән башкарган бер хатам өчен мин гомерем белән түлим. Тормыш авырлыгыннан сыгылып төшмәс өчен җаным-тәнем белән көрәшәм…
Рәмзия КОРБАНОВА.
Кияүгә яшьтән чыкмагыз! ,
Комментарии