- 03.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №30 (30 июль)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Мин авылдан килеп укып шәһәрдә урнашып калдым. Үз серемне һәм шатлыгымны «Безнең гәҗит» белән уртаклашасым килде дә, сезгә язарга булдым. Әлбәттә, күпләр мине җилбәзәклектә гаепләр. «БГ» га язылган хатлардан аңлашылганча, андыйлар, бу газетаны укучылар арасында күптер. Әмма мин җилбәзәк түгел. Өлкән буын вәкилләреннән дә бик еш ишеткәнем бар. Элек тә кызлар егетләр алай ук әүлия булмаганнар. Туйда көмәнле килеш утырган кәләшләр бик күп булган, һәм аларга беркем дә гаҗәпләнмәгән. Дусы, дошманы бер гайбәт чәйнәп алганнар да, тормыш дәвам иткән. Никахка кадәр үк бергә булган парларның үзләренең балалары үсеп җиткән, хәзер бу әти-әниләр, үзләренең яшьлекләрен онытып, яшьләргә акыл сата.
Мин дә «җитлекмәгән» бала: туйдан соң 5 айдан туганмын. Миннән кечкенә энем бар. Никахка кадәр үк яралган булсам да, бик яхшы гаиләдә тәрбияләндем. Әле дә әти-әнием үрнәк булып тора. Шуңа күрә кешенең үз акылы үзе белән диләр, күңелең бозык булмаса, акыл белән эш иткәндә, бар да ярый, дим мин.
Миңа күз ташлаучылар җитәрлек. Үземнең генә башымны югалтып кемгәдер гашыйк булганым юк. Мин таяныч булырдай ипле, әдәпле кеше эзлим. Әлбәттә, үзенә җәлеп иткән кеше белән генә якыная алам. Ә тормышта таяныч булырдай кешене ничек сайларга соң? Ысулын таптым. Егетләремә үземнең авырлы булуым турында әйтәм. Бик үтемле чара булып чыкты бу. Кемнең кем булуы бик ачык күренә: әле генә сандугачтай сайраган егетем өнсез кала. Кемдер ык-мык итеп, әле вакыты ул түгел, бераз соңрак, мең дә бер сәбәп таба… Икенчесе һөҗүмгә үк күчә: янәсе, әле исбатларга кирәк, бала аныкы микән?! Янымда 2 ай бөтерелгән бер егетем үземне үк аяктан ега язды. Ул өйләнгән булган икән, хатыны белән аралары суынган да, ярны читтән эзләгән. Мин аңа вакытлыча гына кирәк булганмын. Инде хатыны белән аралары якынайган. Шулай 4 егетемнән колак кактым инде. Ә менә бишенчесе аптырамады да, гаҗәпләнмәде дә, хәбәремне ишетүгә авызы колагына җитте һәм нишләргә белми, мине күтәреп алды… ЗАГСка кайчан гариза бирәбез, дип планнар ук кора башлады.
Үземнең дә күңелем аңа тартылган кебек иде. Бу хәлдән соң ул бөтенләй якынайды. Тик сынавым аркасында үзем ике ут арасында калдым. Кемдер авырга узуы белән кара кайгыга бата, ә мин бала булмауга хәсрәтләнәм. Аңа чын дөреслекне ничек әйтергә?! Белсә, гафу итәрме? Аны югалтасым килми… Ходайдан инде хәзер үзем авырга узуымны сорый башладым. Шулай ут янып йөргән арада, үземдә үзгәрешләр сиздем. Аптекага кереп тест алдым, һәм үземнең чынлап та авырлы булуымны белдем…
Туй, улыбыз туу мәшәкатьләре белән 2 елга якын вакыт үтеп тә китте. Мин иремне сагынып көтеп алам, ул ашкынып кайтып керә, улыбыз яныннан китми. Әгәр вакытында хәйләли белмәгән булсам, бәлкем, башканы сайлаган булыр идем. Ә ул җаваплылыктан кача торган куркак җан булып чыгар иде. Азмыни бүген хатыннары җилкәсендә аркаланып ятучы ир кисәкләре. Шулай итеп кешенең башында тараканнар бармы-юкмы икәнен дә белеп була икән. Бу хатымны, ысулым кызларга ярап куя алыр, дип яздым.
Зәлия.
Комментарии