ӘСТӘГЪФИРУЛЛА!

ӘСТӘГЪФИРУЛЛА!

Күршебезгә Мәскәүдән кунак кызы кайтып төште. Минеке белән яшьтәш булу сәбәпле, тиз арада дуслашып та киттеләр. Бер атна чамасы шәһәр карап, кинәнеп ял иткәннән соң, Гөлгенә, төнге клублар белән танышырга теләге барлыгын да белдерде. Каләм иясе булгач, әлеге тема мине дә кызыксындырды. Киттем тегеләргә тагылып, төнге клуб дигәннәренә. Башта шәһәр үзәгендәгеләрнең берсенә юнәлдек. Биредә безне ишек төбен саклаучы егетләр эчкә уздырмады: киемнәребез артык гади булып чыкты. Киенү рәвешебез теге «дресс-код» дигән таләпләргә туры килми икән. Бу хәлгә әллә ни аптырамый, шунда ук «Арена» клубына юл алдык. Монда да теге «дресс-код» дигән нәрсәгә бәйләнеп, тикшереп кенә уздыралар. Бу юлы уңдык: җиңел генә клуб эченә уздык. Талгын гына уйнап каршы алган музыка кәефебезне күтәреп җибәрде, шундук ритм агышына бирелеп биергә дә тотындык. Биредә, нигездә, яшьләр, студентлар ял итә. Бар да рәхәтләнеп бии, күңел ача. Почмак саен сыра чөмерүчеләр, тәмәке көйрәтүчеләр белән очрашасың. Керү бәясе бушка булгангадыр күрәсең, биредә алма төшәр урын юк. Аның каравы, сыра, кабымлык, башка эчемлекләр бәясе бик кыйммәт.

Бер заман сәхнәгә бәйрәмне алып баручылар чыкты, төрле уеннар, ярышлар башланды. Яшьләр аларда бик теләп катнашты. Менә сәхнәгә егет белән кыз чыгып басты, ике арада ярыш башланды: болар чиратлап чишенергә тотынды. Тирә-юньдәгеләр кычкырып, сызгырып, акырып аларга «көч» биреп торды. Колак барабаннарым тетелә, дип торам. Ярышып чишенү галәмәте шулкадәр кызды ки, стеналар җимерелеп төшәр дәрәҗәгә җитте. Бар да конкурсның ахырын, тегеләрнең шәрә тәнгә калуын, җиңүчене көтә. Кызый трусигына җиткәч, тукталып калды, ә егет кисәге эшне ахырынача җиткерде: анадан-тума сәхнә уртасында сикереп, акырып, беренчелеккә чыгуын бәйрәм итәргә тотынды. Шәп-шәрә килеш сәхнә уртасында кыенсынмыйча басып торган «җиңүчене» шампан шәрабе белән бүләкләделәр. Халык аны алкышларга күмде. Тирә-юнь теге «егетне» мактау сүзләренә күмде, сүгенүләрдән күңел болгана башлады. Хәтта алып баручылар да тайчынмый шакшы сүзләр куллануны кулай күрде. Бу хәлгә тәмам күңелебез төшеп, кайтыр юлга кузгалдык. Урамда бер төркем егет-кызларны күреп, әңгәмәләшеп киттек:

– Ошыймы сезгә биредә? – дип сүз башлады Гөлгенә.

– Ошамаганга күрә чыгып тайдык бит инде клубларыннан, – дип сүзгә кушылды Айдар исемле егет.

– Отстой клуб бу, бер дә кызык түгел монда. Керү хакы бушка булганга гына килгән идек. Башка аяк та атламаска булдык. Бүтән клублар да бетмәгән ич!

– Бигрәк оятсыз кыланалар да инде! Төнге клублар репертуарын бөтенләй тикшерүче юк, ахрысы. Ни теләсәләр шуны кылып, мыскыл итеп яталар.

– Төнге клубларга бит эчеп ял итәр өчен җыелыша күбесе. Аларга төшереп алгач барыбер бит инде. Әнә ич, тегеләр чишенгәндә кинәнеп кул чабып, көч биреп тордылар бар да!

– Мондый төр мәхшәр оясына йөреп бозылып бетә инде яшьләр. Авылдан китүгә, әти-әни канаты астыннан котылуга, «текә» булырга теләп, харап була яшьләрнең күбесе. Төнге клубларда еш кына наркотиклар сатып алырга да була. Кешедән калышмаска тырышып, эт артыннан бет чаба, дигәндәй, анысын да татып карыйлар. Иң дөресе – төнге клубларга бөтенләй йөрмәскә кирәк ул! Башка төрле күңел ачу чаралары да бетмәгән ич шәһәрдә. Хәлемнән килсә, һәрберсен яптырып бетертер идем мин аларның.

– Башка клубларда да шундый ук хәлмени? – дип сүзгә кушылды Мәскәү кунагы Гөлгенә.

– Бар инде ул яхшырак клублар да. Тик аларны дөрес сайлый гына белергә кирәк. Әнә кварталда урнашкан «Латино»да һәрвакыт күңел булып кайта. Без хәзер шунда юнәләбез. Әйдәгез, теләсәгез сезне дә ияртәбез, – дип тәкъдим ясагач, шунда барырга булдык.

КЛУБЛАРДА КУНАКТА

Мәскәү кунагы гади кыз гына түгел, ул «акташлыда» журналист булып эшли. Максаты – үз газетасында Казанда күңел ачу проблемаларын яктырту. Өстәвенә, кызыйның биисе бик килү сәбәпле, «Латино» клубына юнәлдек. «Дресс-код» тикшерүләре, капшаулар аша узып эчкә үттек. Бар тирәсендә, өстәлләр артында инде шактый кеше ашап-эчеп, күңел ачып, «җылынып» өлгергән. Клуб уртасындагы мәйданчыкта яшьләр бөтерелә. Бию көйләре бар да латин ритмнары, бик матур җырлар яңгырый. Шунда ук котыртып, өндәп торучы, яшьләр телендә «гоу-гоу» дип аталып йөртелүче, ярым шәрә кызлар да шәп кенә маташтыра. Клуб шыгрым тулы. Кемдер бии, кайсылары өстәл артында төрле тәгамьнәр янында рәхәтләнеп аралаша. Ял итәргә урын сайлаганда, курыкмыйча әлеге клубны исемлеккә кертергә була. Берәр сәгатьләп биредә күңел ачканнан соң, Гөлгенәнең башка клуб эшчәнлеге белән дә танышасы килде. «09» хезмәтенә шалтыратып, берничә төнге клуб номеры соратып алдык. Киров районында урнашкан «Клуб тормышы үзәге» дип аталып йөртелгәненә киттек… Монда да безне иләк аша уздырып, ныклап капшап, эчкә уздырдылар. Керү бәясе кеше башына 250 сум тора.

Җомга көн булганлыктан, биредә 80 еллар дискотекасына туры килдек. Башкаларыннан аермалы буларак, төрле яшьтәге кешеләрне очратырга була. Күңелгә якын моңнар агышында биючеләр мәйданны шыплап тутырган, залда алма төшәр урын да юк. Клубның ике катында да эшләүче бар тирәсеннән кеше өзелеп тормый. Халык рәхәтләнеп күңел ача, теләгәннәргә икенче катта да бию мөмкинлеге бар.

Икенче бер почмакта, шактый иркен залда, яшьләр телендә «психоделка» дип аталып йөртелүче музыка көйләренә биючеләр дә шактый. Әлеге төр көйләрне яратучылар ут борчасыдай бөтерелә. Арада аеруча оста биюче пар игътибарны үзенә тарта. Ирина белән Юра бергә эшлиләр, һәр атнаны клубларда ял итүне кулай күрәләр. Төнге клубларның барысы хакында да хәбәрдар алар. Музыка юнәлеше күңелләренә хуш килгәнгә, биредә бик еш булалар.

– Шушында тәртипле, итәгатьле алып баручылар, иркен зур заллар, ял итүчеләрнең күплеге үзенә тарта. Дөрес, Таулар бистәсендә яшибез, такси тотып кайтырга туры килә. Тик мондагы мохит бернигә алыштыргысыз. Күңел күтәренкелегенә ирешәбез монда. Шуңа күрә, ерак булса да, бирегә килергә тырышабыз, – дип уй-фикерләре белән уртаклашты яшьләр.

Бераз һава суларга чыккан Гөлгенә эчкә, шатланып, дулкынланып килеп керде:

– Кызлар, биредә стрип-бар якында гына икән ич, әйдәгез әле шунда да кереп чыгыйк, – дип ай-ваебызга карамыйча «Мурена» төнге клубына алып китте. Киров районының «Мәктәп» тукталышында урнашкан әлеге клубка сиртмәле баскычлар аша икенче катка күтәреләсе. Зал әлләни зур түгел, аерымлап бүленгән өстәлләр артында нибары утызлап кеше. Барысының да күзе сәхнәдә: анда трусик-лифчиктан гына ике кыз тимер таяклар тирәсендә бөтерелә. Котырткыч хәрәкәтләр ясый-ясый, кызлар дәртле бию көйләренә кушылып, чишенә үк башлады. Бермәлне бөтенләй шәрә калдылар. Шулчак күзем залда ял итүчеләргә төште. Берничә ярым шәрә кызыкай ирләр итәгенә утырып, адәм ышанмаслык хәрәкәтләр ясап, аларны ымсындырып маташа. Шулчак бер ир-ат чибәркәйләрнең берсен җитәкләп ияртеп алып китте. Кызыксынып, янымдагы кызларның берсенә сорау бирдем:

– Болар кая китте инде парлашып?!

– Монда «приват-бүлмә» дигән урыннар бар. Шунда юнәлде алар. Кызыкай нәзберек, ымсындыргыч, нәзакәтле хәрәкәтләр аша хәзер ул иргә ләззәт ирештерәчәк. Бүлмәдә алар икәүдән-икәү генә. Теге ирне курчак урынына әйләндерә, тулгандыра, капшый, уф, әллә нишләтә инде ул хәзер. Монда каралган тәртипләр нигезендә кызый белән клиент арасында секс булырга тиеш түгел. Бу хәлне хуҗалар белсә, чибәркәйне эштән куачаклар. Алдап котылып булмый: һәр бүлмәдә камералар куелган. Теге ярым шәрә кызларның монда тагын бер вазыйфалары бар әле. Клиентларны «стрип-коктейльләр» сатып алырга «кодаларга» тиеш алар. Ә аларның бәяләре, ай-һай! Төшереп алган ирләргә диңгез тубыктан бит, матур кызлар ымсындыргач, сатып ала инде алар анысын да. Ә алар гади коктейльләрдән әллә ни аерылып тормый. Монда бичара ирләрне шактый һәйбәт «чишендереп» җибәрәләр… Төнге клублардан арып-талып, алҗып, иртәнге биштә ятакка кайтып түндек…

БЕЗНЕҢ НАРИМАН

Иртәгесен Гөлинәне ял итәргә, рәхәтләнеп биеп күңел ачарга үзем дәштем. Гаврилов урамына урнашкан кафеларның берсенә ияртеп алып киттем. Әлеге кафеда эшләүче ди-джей Нариман теләсә кемнең кәефен күтәрергә сәләтле. Бөтерчектәй җитез, җиңел сөякле, мөлаем, һәрчак елмаеп торучы Нариман – әлеге кафеның ышанычлы нигезе. Ничә мәртәбә сынаган бар, Нариман эшләмәгән көннәрдә әлеге кафе «йокыга» тала. Берән-сәрән халык аның юклыгын күрүгә, хәтта эчкә дә узып тормый.

Без килгәндә Нариманның көр, көчле тавышын ерактан ишетеп, шатланып куйдык. Димәк, ялыбыз, чыннан да, барып чыгачак!

– Хуш, киләсез, кадерле дуслар дип! – татарча каршы алды безне ди-джей егетебез, татарчалап әйтсәк, алып баручы була инде.

Татарча-русча җырлап кинәндерде сандугачыбыз Нариман. Озаклап үзебезчә биетте, 80 елларга алып кайтып куандырды. Ял итүчеләр теләкләрен дә искә алып, алар күңеленә хуш килгән җырларны да башкарырга өлгерде. Мәйдан уртасында үзе биеп һәм биетеп күңелләрне күтәрде. Пародияләргә дә оста булып чыкты алып баручыбыз: Салават булып кыланып, эчләрне катырып бетерде. Читтән тыңлаучылар арасында әлеге кафеда Салават ял итә икән, дип уйлап, кызыксынып кереп карап чыгып китүчеләр дә булды. Башка артистларга ошарга тырышып җырлаулары да уңышлы килеп чыкты, аеруча Боярский ошады миңа. Үзебезчә рәхәтләнеп биеп, җырлап, кинәнеп ял иттек «Нариман» кафесында. Хәтта Мәскәү кунагыбыз Гөлгенә дә бик ошады! Мәскәүгә кайткач, бездәге ялы хакында газетасында нәрсәләр хакында бәян иткәндер, ә мин күргәннәремне яздым…

R.S. Интернетта казынып утырганда күзем бер таныш фотога төште: Нариман булып чыкты ул! Нариман дигән егетебез Ирек Галиев икән ич!

Мәдинә НУРУЛЛА.

ӘСТӘГЪФИРУЛЛА! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии