«Нишләттең син мине, мәхәббәт?!»

Игътибар, яңа конкурс!

Язгы нурлар күңелләрне иркәләп, яңа хисләр тудырганда, үткәннәрне искә төшереп бөреләр уянганда, конкурс игълан иткән идек. Ул “Нишләттең син мине, мәхәббәт?!” дип аталды. Инде аңа атап язылган хатлар килә дә башлады. Араларында конкурска туры килмәгәннәре дә бар. Билгеле, алар газетабызның “Имәндә икән чикләвек” сәхифәсендә басылыр. Ә конкурс шартлары башка. Мәхәббәт адәм баласын ниләр генә эшләтмәгән. Галиябануы өчен җанын бирергә әзер булган Хәлил, җаныннан артык күргән Дездемонасына кул салган көнче Отелло, мәхәббәтләре легендага әверелгән парлар – Таһир белән Зөһрә, Йосыф белән Зөләйха хакында әле бик күп буыннар тарих битләреннән укыр. Ә арабызда мәхәббәте өчен утка да, суга да керүчеләр никадәр?! Мәхәббәттән күзе томаланып юләрлек эшләүчеләрне дә ишеткәләп торабыз. Менә шул хакта язсагыз иде. Вакыйга үзегез турында булмыйча, якыннарыгыз, танышларыгызның мәхәббәт хакына эшләгән адымнарын да сурәтләргә мөмкин. Исемнәрне үзгәртергә, шулай ук автор исемен газетада күрсәтмәскә теләк белдерергә рөхсәт ителә. Тик редакция өчен тулы адресыгыз булу мөһим.

Хөрмәтле укучыларыбыз, бу конкурска сездән хатлар көтеп калабыз. Аны артык озакка сузмыйча, сентябрь аена тәмамларбыз. Ә хәзер редакциябезгә килгән берничә язманы тәкъдим итәбез.

Сукырайткан мәхәббәт

Бу кадәр күз яше кайдан чыга икән? Битемне пешереп мендәремә төшәләр. Башыма нинди генә уйлар килми. Нигә мондый көнгә калдык без? Бу бәхетсезлекнең башы нәрсәдән, кайдан, кемнән башланды соң? Бәлки, үзем гаепледер. Башка ирләрнең хатыннары шикелле, ул эчеп кайткан саен урамга чыгып кычкырышырга, сугышырга кирәк булгандыр? Ашарына әзерләмәскә, киемнәрен юмаска, ул котырып йоклатмаган төннәрдән соң көне буе йокларга кирәк булгандыр миңа? Кайбер хатыннар шулай итә бит.

Әй, ничек яратышып өйләнештек бит юкса. Ике ел армия сафларыннан көтеп алдым үзен. Аннан 3 ел буе очрашып йөрдек. Әнә шул атнага бер сагынышып очрашканда гына була икән мәхәббәт. Беренче мәхәббәтеңә кияүгә чыгарга кирәкми шул. Матур килеш сагынып сөйләргә генә калсын икән ул.

Бүген тагын көне буе эчеп йөреп кайтты. Кичә дә йокы бирмәде. Кара син моны, күкрәк киереп кайтып керде. Акыра-бакыра ашарга сорый. Кеше ашаган ярамый, аңа башка кирәк. Шапыр-шопыр ашауларына кадәр нервыга тия. Ә телендә җыен шакшы сүз. Мине генә таласа ярар иде, ичмасам, туганнарымны да телгә алып, йөрәгемне телә.

Мин хәзер кеше үтерүчеләрне дә аңлыйм… Кайчак нәрсәдер алып тондырудан нидер тотып кала, Ходай рәхмәте. Сабыр төбе сары алтын, диләр. Бар микән соң ул сабырның төбе? Төпсез бит ул.

Бүген тагын китереп сукты, кара янып чыкмаса ярар иде. Кичә дә диванда утырганда аягымнан тартып төшерде. Елыйм. Еласаң рәхәтрәк булып китә.

Мәктәптән кайтышка балалар пышылдап кына: “Әти исерекме?” – дип сорый. Ходайдан балаларыма бәхет, тәүфыйк бир, дип сорыйм.

Мәхәббәт кешене сукырайта, дип китаплардан укыганым бар иде. Менә хәзер бу сүзләр мәгънәсен тулысы белән аңладым.

Яшь вакытта безгә мәрхүмә әбиебез: “Менә фәлән кеше малаен эләктерегез сез”, – дия торган иде. Без ул вакытта: “Әби, менә хәзер урамга чыгабыз да шул егет узып барганда эләктерәбез”, – дип, чырык-чырык көлә идек. Ә әбиебез тормышны күргән олы кеше. Кемнең кем икәнен, нәселен белгән. Ул вакытта без моны аңлаудан ерак идек шул.

Мәхәббәт, сукырайткансың бит күзләремне. Югыйсә, бер авыл кешеләре. Әти-әнисен дә күреп-белеп үстем бит.

Үткәннәрне уйлап, шыпырт кына күз яшьләре түгеп ятам. Ишетмәсен генә. Әле генә тынычланды. Беләкләремне кысып җилтерәтеп йөртте. Сабантуйларда батыр булып йөргән кеше бит ул.

Көн саен өметләнеп, хыялланып яшим, бәлки, бүген эчмәс, дим. Тик өметем акланмас, хыялым тормышка ашмас шул.

Ә тормыш дәвам итә. Язга чыккач, бакчада эшләргә яратам. Утырткан агачларымның чәчәк атуына куанам. “Аллага шөкер, суык кышларны исән-сау чыкканнар”, – дип. Чәчәкләремнең кояшка үрелеп көн саен үсүен күзәтәм, фотога төшерәм. Төшенкелеккә бирелмәскә тырышам. “Безнең гәҗит”не укып юанам. Анда бит минекеннән дә аянычлырак язмышлар бар.

Җир йөзендәге барлык хатыннарга үземдә булмаган ике нәрсәне телим: сәламәтлек һәм аек ир. Кемнәр бу бәхеткә ия, Аллага шөкер дип яшәгез.

Яшьләргә сүзем шул: өлкәннәр сүзенә колак салыгыз. Мәхәббәт күзләрегезне сукырайтмасын иде.

Адресым редакция өчен генә.

Үбешә-үбешә сайладым

. Язгы кичләрнең берсендә автобуста якын дустымның Идел буендагы бакчасыннан шәһәргә китеп барыш. Көне буе эшләп арыганлыктан, барганда йокымсыратты. Түбә ябу – уен эш түгел. Бераздан шап итеп ишек ачылган тавышка уянып киттем.

Тукталыш икән. Салонга тулы гәүдәле, сары чәчле урта яшьләрдәге ханым керде. Керә-керешкә үк озатучысы белән саубуллашты.

– Кайтып җитүгә шалтыратырмын. Тыныч бул. Чао! – диде дә, кулын изәп, безнең каршыдагы утыргычка килеп утырды. Чибәр үзе. Шулай бер-беребезне күзәтеп барганда, һәрвакытта кызыксынучан, дигәндә тәвәккәллектә тиңе булмаган дустым сорау биреп куймасынмы.

– Шулай бик җылы саубуллаштыгыз, кемегез иде ул?

– Иптәш кызым, заводта бергә эшлибез. Кунакка килгән идем. Үзем Казанда тулай торакта яшим. Фатир ала алганыбыз юк. Бер кызыбыз бар. Күптән түгел генә унтугызы тулды.

– Берәр “текә” югары уку йортында укый торгандыр инде…

– Укыйсы итмәде, курслар тәмамлады да чәчтараш булып эшли хәзер. “Акчагызны әрәм итмим, үзем дә чиләнеп маташмыйм”, – диде. Хәер, бездә акча дигәннең әсәре дә булмады.

Тора-бара дустым “сез”дән “сиңа” күчте.

– Монда йөргәнеңне ирең беләме соң? Кайткач, аның алдында хисап тотасыңмы?

– Әйтеп тормадым. Үзе аракы, сыра эчеп йөргәндә, миңа кайтып хисап тотмый бит. Бер-береңә ышанырга кирәк. Аңа кияүгә чыкканда, 20 яшьтә генә идем. Үзебез гаиләдә дүрт кыз туган. Өчебез кияүдә. Авылдагы сеңлебезгә утыз тулды инде. Һаман чыкмый. Әллә сайлана, әллә язмышы… Сыер сава ул. Яшьтән егетләр белән йөрмәде. Менә мин үзем беренче тапкыр җиденче класста укыганда ук үбештем. Авылда укыганда бөтен егет белән үбешеп чыктым бугай. Гел егетләрне алыштырып торганга, әнием нык орыша иде. Егетләрне үбешә-үбешә сайладым. Иң тәмле, назлы һәм татлы үбешә белгәненә кияүгә чыктым. Үбешү егет белән ятып йоклау дигән сүз түгел бит әле…

Тыныч кына тыңлап барган җирдән, үзем дә сизмәстән, алар әңгәмәсенә кушылып киттем.

– Университетта укыганда, немец студентлары: “Германиядә сафлык билгесе беркемгә дә кирәк түгеллекне аңлата, бездә яшьләр 14-15 яшьтә үк җенси тормыш белән яши башлый”, – дия иде. “Советлар Союзында секс юк” , – дип сөйләнгән заманнар иде ул. Димәк, хәзер безнекеләр дә кимен куймый алайса…

– Хакыйкать никадәр ачы булмасын, әмма бу шулай…

Автобуста шулай шау-гөр килеп сөйләшеп кайтуыбыз башка пассажирларга сәер тоелгандыр. Аннары “Баскет-холл” янында төшеп калдым, ә алар миннән соң да юлларын бергә дәвам иткән. Соңыннан гына белдем, дустым яңа танышыбызны озатып куйган. Очрашырга да сүз куешканнар. Вәт ышан син хатын-кызга. Ир-егет кармагына эләкмәгән хатын-кыз юктыр ул, диюләре хактыр. Бер-береңә ышанырга кирәк, имеш…

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.

районы.

Комментарии