«Мама түгел мин, балам!»

Күңел нәрсә тели, күз шуны күрә, колак шуны ишетә икән. Мәскәүгә килгән елны вокзалда, кибеттә татарча сөйләшкәннәрен ишетсәм, аякларым шул якка тарта, туган телемдә сөйләшкән шул кешеләр янына барасым, хәлләрен сорашасым килә иде. Татарлар күп яши биредә, якынча 900 мең тирәсе, диләр. Шунысы кызык, бу сан Казанда яшәүче татарлардан күбрәк.

Мәскәүдә татарлар бер-берсен ничек таба соң? Моның өчен махсус татарча чараларга йөрергә кирәкми икән (мин элегрәк шулай дип уйлый идем). Татарча сөйләшүчеләрне очратасың да шунда аралашып китәсең: урамда, кибеттә, кайчакта бер өйдә яшәгән булып чыгасың… Бер танышып калгач, аралаша башлыйсың. Аларны елына бер тапкыр Коръән ашына чакыру – биредә «язылмаган закон». Шунда гаиләләр белән танышасың, балалар бер-берсен күрә.

Татар концертлары, спектакльләр еш уза. Мәскәү белән Казан арасы шул кадәр якын хәзер, татар моңына сусап өйдә утыру мөмкин түгел. Тик мондый чараларда бер нәрсә күңелне «чеметә», антракт вакытында ир-атлар белән бергә хатын-кызларның да рюмка тотып эчеп утырулары. Тәнәфестән соң «культурный» ял итәргә килгән халык үзен башкачарак тота инде. Кычкырып та ала, биеп тә җибәрә дигәндәй…

Мәскәүнең төньягында Казан хәләл рестораны – татар милләтендәгеләрнең очрашып-сөйләшү өчен җыела торган яраткан урыны. Татарча сөйләшүче бик очрамаса да, милли ризыклар, милли интерьер күңелгә рәхәтлек бирә. Биредә еш кына «Җәмилә» хатын-кызлар клубы очрашулар үткәрә. Хатын-кызларны борчыган мәсьәләләр буенча белгечләр белән очрашулар, мастер-классларны үз эченә ала ул.

Күптән түгел Мәскәүдә «Шифа» халыкара мөслимәләр дәвалау үзәге ачылды. Биредә бары хатын-кыз мөслимә табиблар гына эшли. Анализлар алудан башлап, көндезге дәвалану бүлеге, бар төр белгечлекләр буенча хезмәт тәкъдим ителә. Мөмкинлеге булмаганнарны бушка карыйлар.

Елның-елында башкаланың зур концерт залларының берсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көне Мәүлид бәйрәме үткәрелә. Соңгы елларда халык бик күп килә, билетлар алдан сатылып бетә. Бу бәйрәм уңаеннан, шигырь конкурсы да уза. Җиңүчеләр өчен кыйммәтле бүләкләр каралган, татар телендә иҗат итүчеләр арасында аерым җиңүче һәм махсус призлар бар.

Мәскәүдә ислам динен тирәнтен өйрәнү өчен махсус мәдрәсәләр дә шактый. Татарлар, үзбәкләр, казахлар, керәшеннәр, чеченнар бергә җыелып дин дәресләрен урыс телендә ала. Күбесендә балалар, хатын-кызлар өчен дә укулар оештырылган.

Рус иленең башкаласында туып үскән татарлар өчен, теләсәң-теләмәсәң дә, туган тел өйдә аралашу теле, авылга кайткач, сөйләшү теле генә булып кала. Шуңа да бу татарлар синең сүзләрне аңласа да, үзе татарчаны «вата-җимерә» сөйләшә. Әти-әнисенә, папа, мама, дип эндәшә. Үзләре белән таныштырганда Наҗия – Надяга, Габделбәр – Генага, Раушания Раяга әйләнә. Кечкенәм тугач, баланың теле татарча ачылырга тиеш дигән максат куйган идем үземә. Өйдә татарча гына сөйләшәбез, янәсе. Тырышам да югыйсә, тик соңгы вакытта улым: «Мама», – дип эндәшә башлады. Балалар бакчасында, уен мәйданчыкларында яшьтәшләре тәэсире күбрәк булып чыга, күрәсең. Күңелгә тия. Безне бит «Әни дия белмәгән бала татар милләтенең дәвамчысы була алмый, ул чын манкорт», – дип үстерделәр, укыттылар. Мин баламны төзәтергә ашыгам: «Мама түгел мин, улым. Кем әле?» «Әни», – дип җавап кайтара өч яшьлек улым.

Энҗе НОГМАНОВА,

Мәскәү шәһәре

Комментарии