Кем сакласын?!

– Гөлзадә белән без уйнап үстек. Мин авылда, ул район үзәгендә әбисе белән бабасы янында торып укыды. Мәктәпне бер елны тәмамладык, 17 яшь тулар-тулмас Казанга килеп, мех комбинатына эшкә урнаштык. Тулай торакта бүлмә бирделәр. Өч кыз яши башладык. Җәй саен Казанга килеп-китеп йөргәнгәме, шәһәр тормышына тиз ияләштек.

Гөлзадә дустым бик шаян, шук иде. 18 яшь тулган көнен Гөлзадә ресторанда бәйрәм итәргә булды. Шунда ахирәтем бер егет белән танышты. Кайтырга чыккач, теге егет: «Ландыш, сез кайта торыгыз, без Гөлзадә белән бераз йөреп киләбез», – дигән була. Мин каршы төштем. Егет мине юмалапмы-юмалый. Гөлзадәсе дә каршылык күрсәтми, баскан да елмаеп тора. «Кызый сак бул, Казан авыл түгел, кем белән киткәнеңне дә белмисең», – дип кисәтеп кенә кала алдым.

Ахирәтемне кич буе көттем – кайтмады. Таң атканда гына кайтып керде дә караватына барып ауды. Мендәренә капланган килеш үкседе дә үкседе…

Икенче көнне бераз тынычлангач, Гөлзадә теге кич турында сөйләде. Алар егетнең фатирына кайталар. Егет Гөлзадәгә чәй тәкъдим итә. Шул чәйдән соң әллә нәрсә була кызга. Аны йокы баса башлый. Берникадәр вакыттан уянып китсә, үзен егет кочагында күрә.

Гөлзадә егет белән башка очрашмады. Ике айдан соң больницада авырын алдыртты. Бу хәлләрдән соң ахирәтем тормышка башкачарак карый башлар дип уйлаган идем. Ир-атка карата күңелем катты, дигән иде бер сөйләшкәндә. Ул арада мин тормышка чыктым. Бер-бер артлы балалар туды. Фатир артыннан шактый йөрелде. Гөлзадә тулай торакта калды. Соңыннан үзенә аерым бүлмә алды. Яшьлегендә аны рәнҗеткән ир-аттан үч алырга сүз биреп, гаиләле ирләрне юлдан яздыра башлый ул. Тора-бара бу гамәлен кәсеп итә. Фатиры да әнә шул акчаларга алынган иде аның.

Ирле хатыннар – читлектә утыручы хайваннар ул, дип кенә җибәрә икән. Безнең, шөкер, яхшымы-яманмы иребез, балаларыбыз бар. Ә менә аны нәрсә көтә? Кемгә кирәк булыр? Кырыкта бит инде!

Күптән түгел кибеттә очраштык. Сулган, элекке чаялыкның эзе дә юк. Эх теге кичтә нигә шул егет белән калдырдым соң мин аны, дип тә үкенәм инде. Хәер, үзен-үзе сакламаганны кем саклап бетерә алсын, – дип тәмамлады сүзен Ландыш ханым.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Казан шәһәре.

Комментарии