100 яшьлек ир-егет

100 яшьлек ир-егет

Бу тормышта күп төрле мәҗлесләрдә катнашырга насыйп булды. Яшь чакта армиягә озату мәҗлесләре, аннан кайткач, туйлар, туган көннәр, юбилейлар, Коръән ашлары… Әле менә шушы көннәрдә генә Казанда яшәүче Салих абыйның 100 яшьлек юбилеенда катнашырга туры килде. Бу турыда «Бер гасырлык гомер» («Безнең гәҗит», ,№13 (30нчы март), 2016) Фәнзилә Мостафина да язып чыкты.

Минем хатыным Гөлшидә яшь чагыннан бирле Салих абый белән «Аэлита» ательесында эшләде. Без аның белән 40 елдан артык танышлар. Салих ага һәрчак шат күңелле, кешелекле, югары категорияле кисүче. Аның бу сәләте нәселдән күчкән. Үзенең дә теләге бик көчле булган. Бала чагында ук атасы белән тегү машиналарын аркаларына асып чыгып китеп, читтә эшләп кайта торган булганнар.«Минем һөнәрем тормышта иң зур байлыгым булды», – дип әйтә Салих абый.

Хезмәттән курыкмыйча яшәгән ачык күңелле Арча районында туып-үскән Салих ага мәҗлестә үзе яраткан «Бу кырлар, бу үзәннәрдә» җырын да җырлап бирде әле. Салих агага шулай шат күңеллелеген югалтмыйча яшәвен, тыныч картлык, сәламәтлек теләп калабыз.

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы,

Осиновка бистәсе

Комментарии