Куркыныч төш кебек

Фәнзия – күптәнге танышым. Аның белән шактыйдан очрашкан юк иде. Ягымлы йөзендә яшьлек матурлыгы сүнмәгән, бары чигә чәчләренә генә ак бәс кунган. Ул минем уйларны укыгандай: “Чәчләремне агартырлык кына түгел, үземне гүргә кертердәй хәсрәтләр кичерергә туры килде”, – дип, бик гыйбрәтле вакыйга сөйләде. Дөресен әйтим, мин аны бөтен җаным-тәнем белән тетрәнеп тыңладым. Хәзер дә куркыныч кебек гел искә төшеп тора. Фәнзия үзе дә: “Бу хакта газетага язсаң да, бик урынлы, башкаларга сабак булыр”, – дигән иде.

Вакыйга болай була. Фәнзиягә авылга күченеп кайтуларын сорап, әтисеннән хат килә. Алар ире белән киңәшләшә дә, Түбән Камадагы фатирларын сатып, күченеп кайталар. Дөресрәге, бердәнбер кызлары да Казанда укый. Аңа да якынрак булырбыз дип уйлашалар. Авылга кайтып бер атна да үтми, Фәнзияне күршеләренә телефонга чакыралар. Трубканың теге башыннан кеше акылы кабул итмәслек, ят сүзләр ишетелә. “Без – наркоманнар, әгәр дә иртәгә 25 мең сум акчаңны алып, авыл башына чыкмасаң, кызыңа укол кадыйбыз. Бу сөйләшүне кемгә дә булса әйтәсең икән, кәфенлегеңне әзерли тор”, – дигән янаулы сүзләрдән тораташ катып кала. Ул әлеге минутларда күршеләренең ни әйткәннәрен дә хәтерләми. Төнне ничек үткәргәнен дә белми. Бары тик баласының исәнлеге хакына наркоманнарга бирергә акча әзерләгәне генә истә. Икенче көнне билгеләнгән вакыттан иртәрәк тиешле урынга бара. Ярты сәгать чамасы көткәннән соң, янына иске генә “Жигули” автомашинасы килеп туктый. Рульгә утырганы, тәрәзә пыяласын гына төшереп, кулын суза. Акчаны алгач: “Кызыңның исәнлеген теләсәң, берәүгә дә ләм-мим”, – дип нурсыз күзен кыса. Фәнзия шул минут машинаның эченә күз салып ала. Арткы рәттә йөзен читкә борып утырган кызның кайсыдыр җире таныш кебек тоела. Чыннан да, кем ул? Бу котсызларны безнең авылга кем алып килгән? Мине ничек таныйлар? Фатир сатуымны да иң якын дустым Хәниядән башка беркем дә белми иде бит югыйсә?

Фәнзия төштән соң, кызының исәнлегенә инану өчен, Казанга китә. Алиянең тулай торагына якынлашкан саен, йөрәге катырак тибә башлый. “Балам, минем бердәнберем, исәнме?”– дип, кызы яши торган тулай торак бүлмәсенең ишеген шакый. Эчке яктан Алиянең тавышын ишеткәч, йөрәге җылынып куя. Һич уйламаганда-көтмәгәндә ишек төбендә әнисен күреп, кыз гаҗәпләнеп тора. Ул: “Әни, синең чыраең качкан, нәрсә булды, әйт тизрәк”, – ди үрсәләнеп. Барысы да тәртиптә икәнен күргәч, Фәнзия үзен кулга ала. Ана кызына: “Бүгенге төндә бик куркыныч төш күрдем дә борчылып синең янга ашыктым. Безнең иң олы байлыгыбыз – син бит кызым. Менә, барысы да әйбәт икәнлеген күрдем, хәзер китсәм дә ярый”, – ди ул. Алия тиз генә өстәл әзерли. Чәй эчкән арада, Фәнзия кактырып-суктырып кызына төрле сораулар биреп карый: “Егетләр бәйләнмиме? Нинди кызлар белән аралашасың?” Кызыннан бер дә шикләнерлек җавап ишетмәгәч, тынычланып кайтып китә.

Ул 25 меңен бер бирдем дә, котылдым дип уйлап, ялгышкан булып чыга. Котсыз йөзләр аны төрлечә куркытып, бер-ике ай эчендә 100 мең сум акча алып китәләр. Фәнзия әкренләп бу хәлләрнең очына чыга башлый. Алия аралаша торган бердәнбер кеше – дусты Хәниянең кызы Гөлнурдан шикләнә ул. Беренче мәртәбә авылга килгән машинаның арткы утыргычында шуңа охшаган кыз утыра иде. Ул, ике да уйлап тормыйча, Түбән Камага юл тота. Барып керсә, Хәниянең йөзен танырлык түгел, кара янган, күзләре шешенгән. Гөлнур да өйдә. Фәнзия берни булмаган кыяфәт чыгарып, нәкъ элеккечә хәл-әхвәл сорашырга керешә: “Гөлнур, синең укуларың ничек? Нишләп Казанда түгел әле син?”– дип, әйтеп бетерергә дә өлгерми, Хәния аны икенче бүлмәгә алып чыгып китә. “Зинһар, сорый күрмә. Син белгән Гөлнур түгел инде ул хәзер, күзләренә игътибар итмәдеңмени? Үзем дә баштарак сизми калдым. Кем уйлаган, шундый акыллы бала упкынга төшәр дип. Шайкаларын эләктерә башлаганнар инде, безнеке качып ята әле. Кайчанга кадәр яшереп яткыра алырбыз, бер Ходай белә. Әле дүрт көн элек кенә, кара көнгә дип саклаган наркотигы булгандыр иңде, үзенә укол кадап утырган вакытында туры килдем. Түзмәдем, әтисенең каешы белән туйганчы бер ярыйм әле, ичмасам, дип уйлап бетерергә дә өлгермәдем, ярсыган эт кебек ташланды үземә. Аңыма килгәндә, менә шушындый хәлгә төшкән идем. Әтисе дә хәзер берничек тыя алмый. Яшәүнең кызыгы, тормышның мәгънәсе калмады”,– дип тирән көрсенеп куйды да кычкырып елап җибәрде. Аның тавышына Гөлнур керде. Мин аның пыялага әйләнгән нурсыз күзенә нәфрәт белән текәлеп карадым. Саубуллашканда: “Җирәнгеч зат, мине ыштансыз калдырдың бит син. Башың төрмәдә чересен”,– дидем. Чыннан да, минем рәнҗүемне Ходай ишетте. Наркоманнарның бөтен шайкаларының кулга алынуын ишеткән төнне тынычлап йокладым. Әмма барыбызга да сабак алырлык вакыйга булды бу…

Гөлсинә ҖИҺАНШИНА

Чечня синдромы

Әле танышуларына бик аз булуына карамастан, малаена кияүгә чыгам дип өйдә гауга куптаргач, (әти-әнисенең теләге, кызлары ашыгып ялгышмасын өчен, ата-анасы белән дә танышып, егетнең дә холкын әйбәтрәк белергә тырышу иде югыйсә) кызлары тәки үзенекен итте: рөхсәтсез-нисез, әти-әнисенең ризалыгын-фатихасын алмыйча, чемоданга өс-баш киемнәрен тутырып, фатирларыннан чыгып киткән иде. Ә менә бүген күз яшьләреннән шешенгән хәлдә төп йортка кайтып керде.

Өйдәгеләр әле күңелләрендә булган үпкә-рәнҗешләрен “онытып”, үзен якты йөз белән каршы алды. Кызлары бит! Менә ниләр сөйли ул якыннарына:

“Беркөнне урын-җирне каккалап җилләтим дисәм, шаклар каттым: мендәр астыннан ике гранат, карават астыннан бер автомат килеп чыкты. Үзләре агачтан бик оста ясалган, металл төсенә буялган. Шулчак йөрәгемә ниндидер шом йөгерсә дә, үзенә сүз катарга базмадым, берни булмагандай, бу коралларны үз урынына куйдым.

Ял көне апаларга кунакка барган идек. Аның туган көнендә шактый шәраб салып утырды. Аннан бик кызмача кайткан иде. Төнлә ниндидер бер кыштырдау тавышына уянып киттем дә “тычкан уты”н кабыздым. Ни күрәм? Сөбханала-машалла, майка-трусиктан минем Эндрюшым кулына автомат тотып, аяк очларында гына басып, сиздермичә әкрен генә качып-посып каядыр китеп бара. Үзенең күзләре йомык.

Тиздән ул автоматын җилкәсенә асты да диварга менә башлады. Карап торуы сәер бер тамаша иде: үзенең аяк-кул хәрәкәтләре буенча аның биек кыя тауга менеп баруын абайладым. Вәт сиңа, мә! Аның Кавказга барып, Чечняда сугышып йөрүләре акылына зыян китергән бит, лунатик бит бу, дип уйлыйм эчемнән генә. Мондый кешеләрне йокысыннан уятырга ярамавы турында ишеткәнем бар иде. Тау башына менеп җитүгә, автоматын кулына алып атарга кереште, үзе кычкыра: “Палундра! Братцы! Банзай! Тра-та-та-та!…” Куркуымнан урындыгымнан егылып төшә яздым. “Братцы, хатынымны пленга алганнар, коллыкка алып китәләр! Тизрәк барысын да “урабыз”! Шуннан мине дошманнардан коткарып, ике кулы белән күтәреп алды да караватка сузып салды, үзе дә янәшә ятып, янә йокыга китте…

Үзем бөтенләй калтырый башладым. “Бу хәл ешрак кабатлана башласа, инде ни эшләрмен? Әллә ташлап китәргәме үзен? “Мине аңа бирмәсәгез, башка берәүгә дә чыкмыйм!” – дип бигрәк каты әйткән идем шул. Нишләргә дә белмим…

Менә ничек ярты миллион акча эшләп кайткан икән бу мур кыргыры Кавказ тауларында?! Кайту белән фатир сатып алган, кыйммәтле чит ил машинасына ия булган. Яшәргәме? Әллә китәргәме? Китәм дисәм, йөрәгем түрендә уртак җанкисәгебез җитлегеп килә…”

P.S. Бер танышымның кызы менә шундый гадәти булмаган хәлгә тарыган. Бүгенге көнгә тормыш алдына куйган сорауларга җавап таба алмый аптырый ул. Бу очракта нишләргә? Бала хакына язмышка буйсынып, төнлә үзен-үзен белештерми теләсә ни кылырга мөмкин булган кеше янында гомер итәргәме, әллә тормыш сукмагыннан ялгызына китәсеме… Бу хакта ни уйлыйсыз? Киңәшләрегезне бирсәгез икән.

Рамил ӘБДЕЛМӘНОВ.

Түбән Кама районы, Шәңгәлче авылы.

Сафлык йөрәктән беленә

“БГ”да (14 гыйнвар, 2009 ел) Әлфинур апа Гыйлаҗеваның “Бер калыпка салмагыз” исемле язмасын укыгач, җавап кайтармыйча булдыра алмадым. Шушындый кырыс тормышта үз балаларын кешелекле, инсафлы һәм дә акыллы итеп тәрбияли алганы өчен, авторга рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки хәзерге яшәеш һәм халкыбыз менталитетыннан чыгып карасаң, бу – сирәк күренеш, әлбәттә.

Әлфинур апаның “Әхлаксыз кызлар да, егетләр дә бар” дигән сүзләре белән килешмәүчеләр бик сирәктер. Кеше яхшы гына да, начар гына да була алмый. Һәр индивидта язмышын үзенчә генә кабул итүе, төрле хәлләргә, төрле ситуациягә үз фикере, карашы бар. Кемдер йомшаграк, кемдер бөтенләй явыз. Кешенең кыланмышлары, алда ясаячак адымнары аның йөрәгендә булган кичерешләреннән чыгып эшләнә.

“Сафлык – кыз баланың визит карточкасы”, – дигән сүзләр дә йөрәгемә ятып калды. Дөрес, хәзерге заманда боларга көлеп караучылар да җитәрлек. Чөнки Америкадан Русиягә “секс революциясе” килеп кергәчтен, моңа әһәмият бирү бетте. Телевизорны кушсаң да, радио кабызсаң да, газета-журнал алсаң да, турыдан-туры җенси мөнәсәбәтләрне рекламалау барганда, ничек калсын да һәм кемдә генә булсын, ди, ул сафлыкка карата хөрмәт. Бу кешелекне, бигрәк тә яшьләрне ачыктан-ачык зомби итүнең бер кисәге…

Кыз баланың сафлыгы кирәкме икән соң ул? Әгәр үзен-үзе хөрмәт итә, исеменә кара тап төшерәсе килми икән, ул сафлыгын кияүгә чыкканчы саклаячак. Ни генә дисәң дә, ирләр учагын сүндермичә тота торган хатын, сау-сәламәт балалар тудырырдай әни итеп саф кызларны сайлый да инде. Чөнки биш минутлы к рәхәтлек өчен гыйффәтлеген югалтырга әзер булган кыз ничек итеп ирен ир итеп күрсен дә баласын әхлаклы итеп тәрбияләсен?!

“Бери от жизни все” дигән рекламалар карап үскән егет-кызлар бу дөньяда күпчелек ләззәт, кәеф артыннан чаба. Шуннан чыга да инде һәр төн саен “жертвасын” алыштыручы егетләр һәм партнер сайлап йөрүче кызлар. Яшерен-батырын түгел: ир-ат өчен җенси мөнәсәбәтләргә күп тапкырлар керү дәрәҗә өсти, дигән сүзләр йөри.

Егетләрне 3 төркемгә бүлеп карарга була. Беренчесе – балигъ булган яшеннән башлап көн саен яңа хисләр, маҗаралар эзләп, бик күп кызлар белән булып, саф, тәртиплесенә өйләнүчеләр. Икенчесе – оялу, кызлар белән аралаша алмау сәбәпле, дуслар, яучылар аркылы үз яртысын табучылар. Өченчесе – берәүгә гашыйк булып, озак очрашканнан соң өйләнүчеләр. Болардан тыш, бик кәттә төркем – “ловеласлар”, ягъни бабниклар бар. Бу егетләрдә инде хатын-кызга карата бернинди дә хөрмәт калмаган. Алар кызларны кәеф алу объекты итеп кенә күрә. Менә шулар бик күп яшь йөрәкне яралый да инде.

Язылганнарның берсе дә саф кызлар кирәкми, кемгә өйләнсәң дә барыбер дигәнне аңлатмый. Чөнки мин аңлыйм: аннан да дәрәҗәлерәк, якынрак – хатын, аннан да күбрәк мәхәббәткә лаек әни юк бу дөньяда!

ЗАХРИ

Комментарии