Гел чиста гына яшәп булмый

«Пөхтәлегем аркасында утырып калдым» («Безнең гәҗит», 2014, №29 (23 июль) дигән язманы укыдым да җавап язарга булдым.

Хөрмәтле туташ! Минем сиңа киңәшем шул: аз гына булса да сиңа үзгәрергә кирәк. Чисталыкны кем яратмый инде аны. Менә мин дә чисталыкны бик яратам, булдыра алганча сакларга тырышам.

Менә күз алдына китереп карыйк әле, син кияүгә чыктың ди. Балаң туды. Ул үсеп җиткәнче, аның артыннан сиңа җыештырырга туры киләчәк. Тәпи йөри башлагач бигрәк тә. Балалар актарырга, туздырырга, урамда пычранып керергә яраталар. Ашаганда да түгәләр, чәчәләр. Бөтен идән тула. Алар күтәреп ашап йөрергә дә ярата. Менә бу кырыйда ипи валчыгы чәчелгән, әнә тегендәрәк баллы су түгелгән… Бу вакытта нишләрсең? Шуңа күрә кайбер нәрсәләргә кайвакыт күз йомарга да өйрәнергә кирәктер дип саныйм.

Аннары ир кеше хатынының колак төбендә һаман мыжгылдап торуын, гел-гел кисәтүләр ясавын, ник бу болай, ник бу тегеләй дип торуын яратмый. Андый хатын ирне туйдыра гына.

Картлык көннәремне уйлыйм да өшеп китәм, дигәнсең. Ә син үзеңә туры килгәнрәк төпле, акыллы, яхшы ир-егет белән тормыш кор. Тормыш иткәндә дә өйрәтеп буладыр инде ул кешене тәртипкә, чисталыкка. Менә минем фикерем шул. Ә әти-әниләр артыннан җыештырып йөргән өчен без уфылдарга тиеш түгелбез. Әти-әниләргә уф дип тә әйтергә ярамый. Без алар алдында бик бурычлы. Ә ишектәге үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен алып ат. Килешми. Туганнарыңның сүзенә дә колак сал.

Чулпан.

Саба районы.

Комментарии