Гражданлык никахы

«Без өйләнешкәнме соң, әллә болай гынамы?!»

Оят булса да, сөйләми мөмкин түгел! Ерак бер туганыбыз быел кунакка кайтып төште. Өч елга бер кайткалый инде ул. Тормышы җиткән, эше әйбәт, тик менә шәхси тормышы гына… Кайткан саен төрле хатын белән кайта бу. Алты ел элек хатыным дип Гөлия исемлесе белән таныштырды, өч ел элек Оля, ә быел Алсуны иярткән… Барысы да никахлы хатыннары(!). Ерак туганыма инде 30 яшьләр тирәсе, бар хикмәте шунда: өйләнүнең ансат ягын тапкан, гражданлык никахыннан да кулайрак нәрсә юк дип саный… Никах ясап, бергә яши башлыйлар да, бер-ике елдан кайсы-кайда качыша болар. Аннан “иске” хатынны “яңа”сы алыштыра…

“Паспортны штамп белән буяучы рәсмигә алмашка ирекле мөнәсәбәт килә”, – дип, “гражданский брак”ны хуплаучы сүзләр көннән-көн ышанычлырак яңгырый. Ә бу сүзләрне сөйләп йөрүче кешеләр гражданлык никахы дигән сүзнең кайчандыр рәсми, законлаштырылган мөнәсәбәтләргә карата әйтелгәнлеген белә микән?!

Бу сүзне дөрес аңлыйбызмы?!

Тарихка күз салсак, “гражданлык никахы” сүзе XVI гасырлардагы Нидерландка барып тоташа. Дәүләт тарафыннан теркәлүче төрле дин вәкилләре арасындагы никах шулай дип аталган. Дини йолалар буенча өйләнешергә мондыйларга ул вакытта тыелган.

Ә Русиядә XVII гасырда никах һәм мөнәсәбәтләрен “Домострой” көйләгән. Никах һәм балалар тууны мәҗбүри рәсмиләштерүне исә Петр I кертә. Петр I заманында дворяннардан өйләнү алдыннан геометрия һәм арифметиканы белүе турында белешмә булуы таләп ителгән. Ә соңрак, император “фәнгә дә, хезмәткә дә ярамый торган дураклар”га өйләнергә рөхсәт бирми торган указ да чыгара. Бу чорда никахны законлаштыру мәчет һәм чиркәүләрдә, метрика китапларына тамга салып, башкарылган. Мөнәсәбәтләрне теркәү буенча чираттагы кануннар Октябрь революциясеннән соң гына дөнья күрә. “Гражданлык никахы, балалар һәм гражданлык хәле актлары китабын алып бару турында” һәм “ таркалу турында”гы декретлар бу чорда никах мөнәсәбәтләрен көйли. Ә дини никахларны укыту парның үз ихтыярында кала. Беренче чиратта – ЗАГСта өйләнешү тора. Теркәү китабына эләгү өчен кызга 16, егеткә 18 яшь тулу һәм бары 20 сум акча бирү шарт була.

Шартлар бар, өйлән генә…

Бүген өйләнешергә теләгән яшьләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. РФ Гаилә Кодексы нигезендә өйләнешү яше – 18. Аерым очракларда, 16 яшьтән (бу яшьтә өйләнешү өчен район башкарма комитетыннан рөхсәт кәгазе алынырга тиеш), шулай ук 14 яшьтән дә өйләнергә була (бу очракта рөхсәт Министрлар Кабинетыннан алына). Никахсыз балалар тууны дәүләт төрле чаралар белән чикләргә тырыша, тик шулай да никахсыз туган балалар саны арта гына, гражданлык никахлары да бу күренешнең сәбәпчесе булып тора. районында да бу саннар сөендерә торган түгел, агымдагы елның 7 аенда районда 90 бала дөньяга аваз салган. Шуларның 8е, ни кызганыч, тулы булмаган гаиләдән. районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Равия Тимерхановадан гражданлык никахына мөнәсәбәтен сорадым.

– Яшьләр бер-берсен өйләнешер алдыннан сынап карасыннар, мин моңа каршы түгел. Тик араларын законлаштырсалар, яхшырак. Гражданлык никахында яшәүчеләр арасында юридик яктан кыенлыклар еш килеп чыга. Аеруча мондый никахта балалар туган очракта. Шулай ук, ни дисәң дә, милек мөнәсәбәтләрен дә исәпкә алырга кирәк. Тормыш иптәше кисәк кенә үлеп китсә, Алла сакласын, гражданлык никахында гомер иткән хатын-кызның да, баласының да ир-ат милкенә хокукы булмый. Мондый никахның уңайлы яклары никадәр генә булса да, үзем законлаштырылган мөнәсәбәтләр яклы.

Яшәп карыйк башта, калганы – соңыннан…

Гражданлык никахы, җаваплылыктан качу чарасы буларак, күбесенчә ир-атларны кызыксындыра. Ә хатын-кызлар, яраткан кешеләрен югалтудан куркып, мондый никахта яшәргә ризалаша. Әле күптән түгел бер танышымны очраткан идем, кияүгә чыккан икән, “гражданский хатын”… Ник мондый мөнәсәбәтләргә ризалаштың соң, дип кызыксындым. “Нишлисең инде, кызый, бәбием була тиздән, иремнең әти-әнисе шәһәрдә яши, минем өйләренә катышым булмасын өчен шулай эшләделәр, аерылышсалар, йортны бүлдерер, дип, комсызланып шулай эшләделәр. Әле “мать-одиночка” булып теркәлсәң, дәүләт биргән ярдәм күләме дә зуррак икән. Анысын да уйладык инде…” Менә сиңа мә, шундый очраклар да була икән әле…

Кешенең сәламәтлеге өчен дә мондый никахта яшәү бик кыйммәткә чыга, дип исбатлаган табиблар. Статистика күрсәткечләре буенча, ир-ат һәм хатын-кызның гомер озынлыгы турыдан-туры гаиләдәге урынына бәйле. Язылышып яшәүчеләрнең гомере озынрак булуы, гражданлык никахындагыларның хроник стресс, артериаль гипертензия, стенокардия, җәрәхәт һәм бик күп авыруларга тиз бирешүе расланган инде.

Гөнаһ кылудан башлангач…

Әйе, мондый гаиләдә торуның, бәлки уңай яклары бардыр, еш кына гражданлык никахында гомер кичерүчеләр законлы гаилә дә төзи. Тик гөнаһ кылудан, зинадан башланган мөнәсәбәтләр чистара ала микән?! Дөнья диннәре гражданлык никахына каршы чыга. шәһәре “Сәлихҗан” мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев та диненең бу күренешкә каршы булуын раслады:

– Гражданлык никахы, ягъни вакытлыча яшәү, гаиләле уйнап алу сыман гына. Ә һәр уенның азагы бар. Ул чын булмаган, кызык өчен эшләп караган гамәл сыман. Гаилә җәмгыятебезнең иң мөһим бер өлеше, шуның өчен дә динебездә бу өлкәгә зур игътибар бирелә. Аллаһы Тәгалә адәм баласына дөрес юл белән гомерлеккә үз ярын сайлап, матур гомер кичерергә өйрәтә. Шуңа күрә динебездә вакытлыча булган никах төшенчәсе катгый тыелган. Мондый эшне эшләүче – зина кылучыдыр. Ә зина кылу – иң зур гөнаһларның берсе. Бу гаиләдә туган балаларның тәүфыйклы булуы турында сөйлисе дә юк!

Әйе, әби-бабаларыбыз фәкать укыган никах белән генә торганнар, тик ул вакытларда никахка мөнәсәбәт бик җитди булган. Хәзер исә, вакытлыча яшәүче парлар, минемчә, күктә укылучы никахка зур игътибар бирми. Янәсе: “ укып китте, шуннан ни, минем барыбер бернинди җаваплылыгым юк!” Тормыш кору өчен өйләнмисез икән инде, никахның дәрәҗәсен төшермәгез! Никах укыткан кеше тормыш иптәше алдында җаваплылык тота! Никах укылган минуттан, дин буенча, ир-ат хатын-кызны ашау ризыклары, тору урыны, кием белән тәэмин итәр өчен хәленнән килгәннең барын да эшләргә тиеш. Хатын-кыз, шулай ук, ирен тәрбияләргә, йорт эшләрен башкарырга бурычлы. Ир һәм хатын бергәләшеп уртак балаларын тәрбияләргә тиеш була. Бу йөкләмәләргә җавапсыз карап, никах сүзенә тап төшермәсәгез иде!

Миңа калса, гражданлык никахындагы мөнәсәбәтләр каралама сыман. Аңа төрлечә язып карарга була, хаталар җибәрү дә рөхсәт ителә. Ә гаилә, каралама була алмый, ул – ап-ак кәгазь… Кайчан булса да “черновик” чүп савытына ташланачак, ак кәгазьгә исә матур шәмәхә төстәге штамп сугылачак!

Рәфилә САЛИХОВА.

Теләче районы.

Конкурс: “Нишләттең син мине, мәхәббәт?”

Ике ут арасында

(Исемнәр үзгәртеп бирелә)

Барнаул-Мәскәү поезды бүген аз гына соңлабрак килде. Эшеннән сорап кына киткән Галимәнең эче поша башлаган иде инде. Бу юлы да очрашырлармы? Юк, үзе турында түгел, ире Фәнилнең һәм Себер кызы Галинаның очрашуы турында уйлый иде ул…

Мәхәббәт өлкәсендә күп тәҗрибә туплаган чая кыз Галимә, авылдан яңа гына килгән, үзеннән ике яшькә яшьрәк булган Фәнилнең бик тиз башын әйләндереп, үзенә каратып та өлгерә. Ел ярым вакыт очрашып йөргәннән соң, Фәнилне Себердәге Бийск шәһәренә якын булган җиргә армия сафларына алалар. Сагынулы мәхәббәт хатлары кыз белән егет арасында еш йөрсә дә, тора-бара сирәгәя. Фәнил ялга кайткач, Галимәнең биюче егет белән танышканын, инде туйлар хәстәрен дә күрә башлауларын ишетә. Ул, өметен өзеп, яңадан үз частена әйләнеп кайта. Бәгыре каткан була аның.

Шофер булып хезмәт иткән чакта аңа гарнизон тирәсендә урнашкан оешмада практика үтүче күп кызлар белән аралашырга туры килә. Кап-кара күзле чибәр егетне кызлар бик тиз үз итә. Галимә исеменә охшаган Галина исемле аксыл чәчле, озын толымлы кыз аңа Галимәне хәтерләтә. Сүз ара сүз чыгып, алар танышып та китәләр. Татар егете белән рус кызы арасында мәхәббәт хисләре кабына. Атасының нык кисәтүләренә, куркытуларына карамыйча, Галина Фәнилгә кияүгә чыгып, яңа туган баласы белән Казанга кайтып төшәләр…

Тик Галимә генә Фәнилнең китүеннән соң биюче егетнең тәкъдимен кире кагып, кияүгә чыкмаган була. Каравай бистәсендә ике-өч урам аркылы гына яшәгән кешеләр очрашмый тормый, яшьлек хатирәләре аларны тагын бер-берсенә тарта, алар яңадан очраша башлый. Яшь баласы белән өйдә утырган Галина ире артыннан күзәтеп йөрмәсә дә, барын да сизә, түземлеге калмагач, әти-әнисенә хәбәр итә һәм аны кире Себергә алып китәләр.

Галимә теләгенә ирешә, Фәнилне үзенә өйләндерә. Ике ут арасында калган Фәнил ни эшләргә дә белми. Яшь, чибәр Галинаның озын толымнары, үзенә бер тамчы су кебек охшаган кара күзле нәни кызчыгы Розаның кулларын чәбәкләп “әттә”, – дип каршы алулары сагындыра аны. Ул туганнарының адресы аша элеккеге гаиләсе белән хәбәрләшеп тора башлый. Галина белән очрашырга сүз куешалар.

Дәрәҗәле эшен ташлап, Галина Мәскәү-Барнаул поездына проводница булып эшкә урнаша. Казан аша үткән поездда очрашып, бикле купеда алар “Аракчино” тукталышына кадәр бергә булалар. Аерылышу минутларында Галинаның өзгәләнеп, үксеп елавына проводница кызларның күз яшьләре дә кушыла.

Бу яшерен очрашу, озатуларны Галимә почтада эшләгән дус кызы “булышлыгы” белән хатларны ачып укып белеп тора. Белеп торса да нишләсен, тартып алынган кеше бәхете бәхет китерми. Ир дәгъвалап, җәнҗал чыгарып йөрүдән ни файда?! Баланың “әти” сүзенә хакы бар, ике хатынның да ир назына хакы бар. Яшьлек ялгышларымы бу, Ходай язмышларымы? Әллә сабый күз яшьләре аша килгән кайтавазмы? Нишләттең син, мәхәббәт?

Хәмәл апагыз.

Казан шәһәре.

Комментарии