Гаиләсе – почет тактасы

Гаиләсе – почет тактасы

Көне-төне акча артыннан куып, тормыш арбасыннан төшеп калмыйм дип чабып, күпләребез чыннан да кадерле, тормышыбыз өчен бик кирәкле булган кыйммәт сыйфатлар турында әкренләп онытып барабыз бугай. Хатын ирне ир дип белми, ир хатынны санламый, балалар ата-ана тәрбиясе күрми (чөнки аңа вакыт юк, «мөһимрәк» нәрсәләр бар бит). Гаиләдәге җылы мөнәсәбәттән, балаларның шатлыклы тавышлары белән тулып торган йорттан кадерлерәк нәрсә бар икән? Әлбәттә, юк. Шундый гаиләләр белән танышкач, моңа тагын бер кат инанасың. Шушы урында хөрмәтле гәҗит укучы: «Бу турыда күпме язылды, һаман бер балык башы», – дияр, бәлки. Ә мин бу укучыга: «Язмышлар кабатланмый, укы, гыйбрәт, сабак ал», – дияр идем. Сүзем Арча шәһәрендә гомер итүче Люция апа һәм Әнвәр абый Кәлимуллиннар гаиләсе турында. Аларның тормыш коруларына 29 ел. Әнвәр абый күп еллар тракторчы булып хезмәт куя, хәзер сакчы булып эшли. Люция апа Арчада училище тәмамлап, озак еллар штукатур-буяучы хезмәтен башкара. Кияүгә чыгып, Наласа авылында кайната-кайнана йортында сигез ел бергә яшәгәндә фермада сыер сава. Озак кына урын өстендә яткан кайнанасын да тәрбияли ул. Кабат Арчага кайтып, төзелештә эшли башлаганда өч кызлары була аларның: Лилия, Гөлия, Гөлүсә. Беренче баласына 14 яшь тулганда тагын өч кыз алып кайта Люция ханым. Минем, шаяртып: «Әнвәр абыйның малай алып кайттырасы килгәндер әле», – дигәнемә, «Юк, бер дә әйтмәде», – дип тыныч кына җавап бирә Люция апа. Чынлап та алты кызы – алты горурлыгы Әнвәр абыйның. Гаилә фотолары белән тулы диварга күрсәтеп: «Бу безнең почет тактасы», – диде ул елмаеп. Олы кызлары, әниләре кебек, төзелеш училищесын тәмамлый, хәзер инде үзләре әни. Ә кечкенәләренә килгәндә, Лиана – быел сигезгә, Алсинә – алтыга, төпчекләре Әлфинә икегә бара.«Әлфинә инде беренче сыйныфтан ук дүрт тел: урыс, татар, гарәп, инглиз телләрен өйрәнә», – ди әниләре. Лиана Гөлүсә апасы шикелле шигырь язу белән мавыкса (аның шигырьләре «Арча хәбәрләре»ндә басылып та чыккан инде), кечкенә ике кызлары биюгә мөкиббән. Алсинә һинд, көнчыгыш, татар, испан, чегән биюләрен өйрәнгән. Әлфинә әнисе тектергән костюм белән башкорт биюен бии. «Аңа гел беренче булырга кирәк, балалар бакчасыннан ук шундый», – ди төпчеге турында Люция апа. Алсинә «Мөмкинлекләре чикләнгән – талантлары чиксез» бәйгесе дипломанты, Әлфинә «Киртәләрне җимереп» бәйгесендә катнашып, дипломант исемен алган. Бөтен кыйммәтле костюмнарны да үзләре тектергәннәр. «Менә ике костюмны прокатка биреп тордык әле, – ди Люция апа. «Ана капиталы» акчасына Субаш Аты авылында дача өчен йорт-җир алдык. Үткән атнада бәрәңге чүбе утадык әле. Кызларым да: «Әни, аннары йоклыйбыз без», – дип, өчтән торып эссегә кадәр тырышып эшләделәр. Интернет аша күп бәйгеләрдә катнаша кызларым», – ди әни кеше. Интернетка куйган биюенә сокланып, Арчага концерт белән килгән Зинира һәм Ризат Рамазановлар бик матур курчак бүләк иткәннәр Алсинәгә. Хыяллары да бар кызларның: Лиана – укытучы, Алсинә – массаж ясаучы, Әлфинә «няня» булырга уйлый. «Кыен түгелме соң, барына да акча җиткереп буламы?» – дип сорадым хуҗабикәдән. «Җитә, Аллага шөкер, балалар бөтен нәрсәне аңлыйлар, иркә түгелләр», – ди ул.

Изображение удалено.Бу гаиләдә мин бер зарлану, канәгатьсезлек сүзе ишетмәдем, булганына шөкер итеп, тормыштан ямь табып яши алар. Кызларның үзара аралашулары сокланырлык. Берсе: «Миңа булыш әле!» – дигән иде, икенчесе «Әлбәттә, хәзер!» дип йөгереп тә килде. Бу гаиләнең татулыгын, бердәмлеген аңлау өчен башка бер сүз дә кирәкми иде.

Менә шундый тәрбия дәресе, укучым. Ә синең гаиләңдә хәлләр ничегрәк?

Миләүшә ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Арча районы

Комментарии