Бердәнберем!

Мәхәббәтнең аңлаталмаслык зур көчкә ия булуын вакыт көннән-көн яңа мисаллар белән исбатлап тора. Уйлап карасаң, бөтенләй чит ике кешенең, ниндидер бер мәлдә очрашып, бер-берсеннән башка яши алмаслык, төрле могҗизалар гына түгел, акылсызлыклар ясарлык дәрәҗәгә җитүе – искитәрлек хәл.

Шулай да гашыйк булу – бары тик уңай эмоцияләр бирүче, тормышның нинди дәрәҗәдә матур икәнен һәм ничаклы чиксез мөмкинчелекләргә ия булуын ачып бирүче позитив күренеш. Ә ярату, гомумән, ярата белү – Ходайның кешелек дөньясына биргән иң олы бүләкләрнең берседер, мөгаен. Бер-берсен чынлап яраткан ике кеше янында күзгә күренмәгән, әмма күңелгә җылы бирә торган сихри нур бар. Гафур белән Алсинә арасында булган мөнәсәбәтләр моның ачык мисалы булып тора. Беренче очрашудан ук әлеге пар үзләрен әйләндереп алган гармония һәм бердәмлек белән игътибарны җәлеп итә. Алар бер-берсен тулыландырып тора, аерым-аерым күз алдына китерүе дә кыен бу парны.

Гафурга 28 яшь. Түбән Камадан килгән. югары уку йортларының берсен уңышлы тәмамлагач, башкаланың матурлыгына, кешеләрнең мөлаемлыгына гашыйк булып, монда калырга уйлый. Тырышлыгы, акылы, белеме ярдәмендә эш, торырга фатир таба. Язмыш аңа нинди бүләк әзерләве турында күз алдына да китерә алмый егет. Алсинә белән ул уйламаганда, очраклы таныша. Әмма бу очрашуның тормышта сирәк очрый, гомер агышын тамырдан үзгәртер көчкә ия булуын ул күңеле белән шул вакытта ук сизә.

– Ул башкалардан аерылып тора иде. Күз карашымы, елмаюмы – төгәл генә әйтә алмыйм. Әмма кай ягы беләндер сихерләндем. Яныннан китә алмадым. Башта бераз каушасам, уңайсызлансам да, Алсинәнең ачык йөз белән гади итеп сөйләшүе мине әсир итте. Шуңа да бик кыска вакыт эчендә аны күптән белгән танышым кебек кабул итә башладым. Икебез ике төрле булсак та, шул көннән бер-беребездән башка яши алмыйбыз, – дип, Гафур Алсинәгә карап елмайды. Янында утырган хатынның оялчан җылы күз карашыннан ук сөйгәненең сүзләре белән килешүе күренеп тора иде.

Әллә, чынлап та, плюс белән минус кебек, капма-каршылар бер-берсенә тартыла микән? Алсинә Гафурдан күпкә олы, аңа 45 яшь. Белеме гуманитар юнәлештә. Холкы да иптәшенең кыюлыгы, терелеге янында бик тыныч булып күренә. Әмма аңа карамастан, аларның уртак яклары да бар икән: икесе дә тырыш, тормышка җаваплы карыйлар. Алларына максат куеп, бернинди киртәләргә бирешмичә, шуңа таба барып, үзенекенә ирешәләр. Нәкъ менә шушы сыйфатлар бу парга юлларында очраган авырлыкларны үтеп, аларга ышанмаган, каршы чыккан бар кешегә, шул исәптән туганнарына, дусларына да, хисләренең чын икәнен исбатларга, үз бәхетләре өчен көрәшергә ярдәм иткәндер.

– Безнең мөнәсәбәтләргә каршы чыгучылар күп булды, – дип дәвам итте Алсинә. – Минем белән бу хакта сөйләшмәгән бер танышым да калмагандыр, мөгаен. Тыныч кына да нидер аңлатырга тырыштылар, орышып та карадылар. Әмма, белгәнегезчә, йөрәккә әмер биреп булмый. Тормышыма кысылганнары, үз карашларын тагарга маташканнары өчен кайчак ачуым да чыкты. Әмма аларның миңа бары яхшылык кына теләп, арабызда чын мәхәббәт булганын ахыргача күреп бетермәгәнлектән борчылуларын аңлап сүрелә идем. Нәрсә генә әйтсәләр дә, мин Гафурга, никтер, беренче очрашудан ук ышандым.

Гафурның Алсинәне әнисе белән таныштыруы да бик авыр була. Ул улыннан күпкә олырак хатынны итеп күрергә теләми. Башта үз гаиләләренә кабул итәргә каршы чыкса да, Гафурның аның белән никадәр бәхетле булуын күргәч ризалаша. Менә инде биш елдан артык Алсинә белән Гафур бергә яши. Элек каршы чыккан таныш-белешләре бүген аларга сокланып туя алмый. Бу вакыт аралыгында фатир мәсьәләсен дә чишәләр – ипотека буенча өч бүлмәле фатир алалар. Тулы булып яшәр өчен, аларга бала гына җитми. Ходайның тагын бер сынавыдыр инде, хәтта чагыштырмача озак дәваланудан соң да табиблар Алсинәне өметләндерергә кыймый.

– Башта бик борчылдык. Һәрбер ир-ат, эштән кайтканда, өендә яраткан хатыны гына түгел, ә балаларының да “Әти!”, дип каршысына йөгереп чыгып каршылауларын телидер. Без ике бала турында хыялландык. Табибларның безнең анализларга ясаган нәтиҗәләрен ишетү икебезгә дә авыр булды. Алсинә, никтер, үзен гаепләде. Аның күз яшьләрен, эчтән янып, үзен ашавын күрү миңа икеләтә авыр иде. Аны тынычландырырга, күңелендә өмет уятырга тырыштым. Әмма урамда әти-әнисен җитәкләгән балалар, коляска этеп баручы бәхетле парны күргәндә, ул шунда ук моңсулана иде. Мин аны көлдерергә тырыштым. Әмма күңелеңне: “Без беркайчан да әти-әни булу бәхетен татып карамабыз микәнни?” – дигән сорау тырмап торганда, моның ничаклы читен икәнен үзем генә беләм. Мондый вакытта Алсинәне күкрәгемә кысып, чын күңелдән барысы да яхшы буласына ышандырасы килә иде.

– Мине очраклы рәвештә ишеткән бер сүз таң калдырды. Алай гына да түгел, әйтерсең, күптән белгән хаклыкның чын мәгънәсенә әле генә төшендем. Һәм бу ачышым белән күп сорауларыма җавап, мине борчыган мәсьәләгә чишелеш таптым, – дип, Алсинә дәвам итте. – Балалар чит булмый! Дөньяда берни дә болай гына түгел, берәр вакыйга килеп чыга икән, димәк, башкача була алмый. Аның мәгънәсе шулкадәр олы ки, без аңлар дәрәҗәдә түгел. Бер Ходай гына белә һәм без моны рәхмәт белән кабул итәргә тиеш. Җир шарында күпме нарасый әти-әни назына, мәхәббәтенә тилмереп, “ятим” дигән авыр, җан әрнеткеч исем күтәреп яши. Көннәрен күңел җылысына сусап үткәрә. Бәлки, безгә Аллаһы юкка гына бала бирмичә калмагандыр? Безнең очрашу, бер-беребезне табып, сөеп-сөелеп яшәвебез дә нәкъ менә шундый “ялгызлык” дигән фаҗигагә очрап, әрнеп яшәгән бер сабыйга тулы мәгънәсендә гаилә бүләк итеп бәхет бирүдәдер? Бала бит бернидә дә гаепле түгел. Әгәр без бер гаилә булып яшәп, бер-беребезне бәхетле итә алабыз икән, нигә әле моны эшләмәскә? Бу фикеремне Гафур сөенеп кабул итте. Бүген балалыкка алырга кирәкле документлар җыю белән шөгыльләнәбез. Барысы да яхшы булуына, Ходайның безнең бу изге эштә ярдәм итәчәгенә бер тамчы шигебез юк. Үзең бәхетле булганда, бөтен кешене дә бәхетле итеп күрәсе килә дип әйткән сүз дөрес икән ул. Бөтен кешегә дә чын күңелемнән тормышта үз урыннарын, күңел тынычлыгын табып, яшәүнең матурлыгын, тәмен күреп, барысы өчен дә Ходайга рәхмәтле булып яшәүләрен телим.

Нәрсә соң ул бәхет? Ярата белү һәм, бернигә дә карамый, йөрәгеңдә бу саф, изге хисне саклап, аны якын-тирәдәгеләргә бүләк итеп, аз гына булса да бәхетле итү түгелме?…

Ләйсән ГАБДРАХМАНОВА.

Казан.

Комментарии