«Әле дә син бар әле дөньяда»

«Әле дә син бар әле дөньяда»

– Кияүгә чәй яса, кызым, – диде Мәүлихә әби. Үзе читкә китеп, табынга арты белән борылып утырды. – Мин сезгә комачауламыйм. Икәүләп эчегез. Ә мин дога кылып алыйм, – дигән булды ул, кыстауларга юл куймыйча.

Болай да комачауламас иде инде яшьләргә бу изге зат. Аның белән бергә-бергә утырырлар иде әле гөрләшеп. Ләкин олылар сүзенә каршы килеп кара син! Әйткән-беткән – буйсынудан башка чара юк.

Радиодан җыр агыла. Көтмәгәндә, җырны куәтләп, үтә моңлы тавышы белән егет ялгап алып китә. Өйгә серле, ят та, тансык та халәт тарала:

Күзләремә бер каравың җитә,

Барлык кайгыларым югала.

Әл дә син бар әле бәхетемә,

Әл дә син бар әле.

Ул карашның көйдергәне, бит алмаларының кызарганы… Сөйгән ярың күзләреңә багып шулай җырласын әле. Шаһитлар алдында тагын! Арты белән борылып утырган әби һәм ялт-йолт карангалаган карт мәчесе алдында диген!

Ул кашларның көйгә ияреп дулкынланганы! Куе кара кашлар диңгездәй тирән күзләргә сине мәңгегә алып кереп китәрдәй булып дулкынлана диярсең. Кашлар дулкынланамы, өйме әйләнә. Ярый урындык артлы, бөтен тән йомшап, шул урындыкка сеңеп котыла. Югыйсә, аяк астында җир убылып, упкын йотар иде. Мәхәббәт упкыны!

Кояшта-җилдә каралган егетнең көрәк кадәр учына кыз баланың ап-ак бармаклары кереп югалган. Каушаудан бөтен тәне дер калтырый. Егет исә кызның кулын юри кысып тота, махсус җибәрми. Гомерлеккә тоткан шул ул бу кулны, тормыш юлын бергә узарга сайлаган яр кулын! Ник җибәрсен?! Җибәрсә, үз хисләреннән үзе куркып, хәзер чыгып йөгерә ич бу, чебеш. Үз бәхетеннән качып йөгерер, тиле.

Арты белән борылып утырган Мәүлихә әби ялгыш кына да борылып карамый. Ник караш белән борауларга, күңел күзе ишеткәне, тойганы да мең артык, югыйсә. Җырга кушылып иреннәр дога көйли, күңел түрендәге изге теләкләр дисбегә тезелә.

Тәрәз шакып назлы таң җилләре

Миннән сиңа сәлам китерер.

Тыңла күңел биреп, алар сиңа

Минем сүзләремне җиткерер.

«Теге бала оялып, комачтай кызарып утырадыр инде, мескен. Кызарсын! Янсын әйдә! Моннан ары кызарырлык башка сәбәпкә юл куйма, Раббым. Башка хикмәтләр белән яндыра күрмә җанкаемны. Сөйгәне белән күзгә-күз карашып яшәргә, тигез бәхетләрен пар гомерләренә җитәрлек бир, Раббым. Шатлыкларын күпсенмә бер үк, иншә Алла, артып, ишәеп торсын куанычлары». Үзенә тансык бәхетләрне яшьләргә юрап, алар өчен сөенеп елый күңел. Җырга ияреп, моңыннан тибрәлеп дулкынлана бу күңел. Тормышның ачысын-төчесен тамчысына кадәр татыган, мәхәббәт тәмен, югалту-сагышлар ачысын яхшы белгән күңел!

– Тавышың бигрәкләр моңлы, балам, – диде әби.

– Бигрәкләр сагынып кайттым шул, әбекәй, – дип аклангандай елмайды кияү егете.

– Сине, кызым сагынмады дисеңме?! Төннәр буе табак-табак хатлар язып, рәсемнәр белән сырлый иде шуларны. Шигырьләр яза иде утырып. Сине сагынмаганнар дисеңме?!

– Рәхмәт. Ул хатларны алып укуларның рәхәтен сөйләп бетерә торган түгел, әбекәем. Шигырьләрен җыр итеп җырладым мин, рәсемнәрен кабат-кабат карап хозурландым. Көтә белгәннәргә, ярата, сагына белгәннәргә мең рәхмәт!

– Бәхетле булыгыз, балам! Кулларыгыз – кулга, чәчләрегез чәчкә бәйләнеп, күзгә-күз карашып, бәхетле озын гомерләр итәргә язсын, балакайларым.

Төш булдымы бу, күңелнең чираттагы хыялымы… Бәлкем өндер! Еллар, бик күп көннәр, төннәр артында калган татлы өндер. Җыр сүзләрен, көен ишеткән саен, хәтердә яңара торган тылсымлы бер мизгелдер.

Догаларың, хәер-фатихаң өчен рәхмәт, әбекәй! Әле дә син бар идең бәхетемә, әле дә син бар әле дөньяда!

Альбина ГАЙНУЛЛИНА.

Әгерҗе районы, Кырынды авылы.

Комментарии